Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аяк киеме таймасын дисәгез

Кышкы аяк киеме тайса, төрле имгәнүләр булырга мөмкин. Моның өчен өй шартларында бу хәлдән чыгуның берничә юлы бар.

Кыш башланганда, һава температурасы бер җылыту, бер суыту нәтиҗәсендә, юллар, тротуарлар бозлавыкка әйләнә. Кышкы аяк киеме тайса, төрле имгәнүләр булырга мөмкин. Моның өчен өй шартларында бу хәлдән чыгуның берничә юлы бар.

1. Киезнең бер кисәген итек табанына “Момент” клей белән ябыштырыгыз. 1-2 атна курыкмыйча йөри аласыз.

2. Наждаклы кәгазь дә киез кебек үк клей ярдәмендә ябыштырыла. Тик аның файдасы 3-4 атнага җитәргә мөмкин, ул чыдамрак.

3. “Супер” клей белән чиста, коры итек табанына бизәкләр ясагыз һәм киптерегез. Мондый алым бозлавыкта 1-2 атна йөрергә булыша.

4. Лейкопластырь ярдәме 1-2 көнгә җитә. Лейкопластырьны 3-4 сантиметр озынлыгында кисеп алып, аяк киеме табанына берничә урынга ябыштырыгыз. Аның файдасы кышкы салкын көннәрдә генә сизелә, ул җепшектә тиз куба.

Әлеге ысуллар ярдәм итмәсә, аяк киеме ремонтлаучыга барып, сапоги үкчәсенә полиуретан набойка суктырсагыз, күпкә отышлырак булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X