Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Уразай авылыннан Фәйзуллинар гаиләсе: Усаллык түгел, яхшылык җиңә

Мәхәббәтен тапканнар – бер бәхетле, илле ел буе шуны саклый белгәннәр икеләтә бәхетле шул

Якыннан аралашып яшәгәч, алар турында язарга җиңел булыр дигән идем. Юк шул, Уразай авылында гомер итүче Нәҗибә апа белән Нурислам абый Фәйзуллиннарны бөтенләй белмим икән мин.

Бердәнбер бала булган Нәҗибә апаны бәхетле гаиләдә үскәндер дип уйлый идем. Кая инде 1941 елда туган бала бәхетле була алсын...

Ирен сугышка озатканда, Бибизәйнәп апа 8 айлык кызы Нәҗибә белән авырлы кала. Ул вакыттагы сынауларга ничек түзгәнен яшь хатын үзе генә белгәндер. Ачлык-ялангачлыкны, сугыш китергән ачы хәсрәтне җиңәргә, кечкенә баласын тәрбияләргә янындагы кайнанасы – Маһиҗиһан апа ярдәм итә. Нәҗибә авыр эшләрдән курыкмый торган бик тырыш, эшчән бала булып үсә. Дуңгыз фермасында да эшләргә туры килә аңа. Уразай авылына килен булып килгәнче, күп еллар Вахит фермасында сыерлар сава. Максатчан кызны күреп алып, район советына депутат итеп сайлыйлар. Кызын тәртипле гаиләгә кияүгә бирүенә ана сөенеп бетә алмый. Бердәнбер баласы өчен аның күңеле тынычлана.

Рәхимҗан абый белән Мәсүпә апаның бишенче – төпчек балалары Нурислам абый, чыннан да, ил тоткасыдай кеше булып чыга. Маһиҗиһан апа белән Бибизәйнәп апаны ташламыйлар алар. Булдыра алганча, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп яшиләр. Ни кызганыч, тормышлары көйләнә башлагач кына, 102 яшьлек кайнанасын ялгыз калдырып, 59 яшендә Бибизәйнәп апа фаҗигале төстә дөнья куя. Шул вакытта Нурислам абый, ике дә уйлап тормыйча, карт әбине үзләренә алып кайта. Дүрт ел яшәп, 106 яшендә Маһиҗиһан апа, бу гаиләнең барчасына хәер-фатыйхасын биреп, якты дөньядан китеп бара...

- Гомерлек юлдашым, кирәк чакта киңәш бирүчем, борчылганда тынычландыручым, күңел төшкәндә юатучым, шатлыкларым булганда, миңа кушылып куанучым ул Нәҗибәм. Инде бергә тормыш корып, уртак ояда сайрашып, куанып яшәгәнгә, башларыбызны бер мендәргә салып йоклаганга да илле ел икән, - дип сүз башлады Нурислам абый. - Без инде аерылмас бер җанга, бер тәнгә әверелдек. Максат-бурычларыбыз да уртак: балаларны, оныкларны кайгыртып яшәү. Без Нәҗибә белән Вахит авылында яшәүче туганнарыбыз аша таныштык. Озак очрашып йөрмәдек, кушылып та куйдык. Бу 1969 елның 6 марты иде. Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, дигән әйтем белән һич тә килешәсем килми. Илле ел буе иңне-иңгә куеп яшәп тә, каршы килеп бер сүз әйтмәгән, тузынган     чакларымда түзеп калып дәшмәгән, арадагы матур мөнәсәбәтне бозарга теләмичә сабыр итә белгән хатынны ничек инде мактамаска мөмкин. Мин аңа бик рәхмәтле. Олы яшьтәге әти-әнине тәрбияләү дә, балалар карау да аның өстендә иде. Төп йорт булгач, бездән кунак өзелмәде. Ул көн саен диярлек мич әйберсе пешермичә калмады. Шуның өстенә бөтен хуҗалык эше аның җилкәсенә йөкләнде. Колхозга төрле эшкә дә йөрде. Мин балаларның ничек үскәннәрен белмим, дисәм дөрес булыр. Безнең заманда бер көн колхоз эшеннән каласы түгел иде бит.

Нурислам абый мәктәпне тәмамлаганнан соң, Үрнәктә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, гомер буе диярлек тракторда эшли. 1980 елда ВДНХның бронза медале белән бүләкләнә. Күп мәртәбәләр социалистик ярышларда җиңүче була. Хезмәт юлының 12 елын газовик булып эшләп тәмамлый. Лаеклы ялга  чыккач, аның хезмәтен төпчек улы Нурсил дәвам итә. Нәҗибә апа белән Нурислам абый өч балага гомер бирәләр. Олы кызлары Әлфия Чишмәбаш авылында кияүдә, уртанчы уллары Фәнис үз гаиләсе белән шушы авылда башка чыгып тора. Яннарында төп ышанычлары – Нурсил. Укытучы киленнәре Энҗе дә хезмәт сөючән, тәмле телле, гади икән.

- Киленебезнең – “әти-әни”, оныгыбыз Алиянең “әби-бабай” дип йөрүенә, йорт җиребезне балкытып яшәүләренә сөенеп бетә алмыйбыз. Балаларның үзара дус-тату, туганчылыклы мөнәсәбәттә булуларына, хәләл көч белән көн күреп яшәүләренә күңел куана. Бүгенге көндә шушындый мул, бәхетле, тигез тормышта яшәвебезне әти- әнинең, карт әбинең хәер-фатыйхасыдыр дип уйлыйм. Бу куанычлар гомерлек булсын иде. Бәхетле картлык кичерергә 6 онык, 5 оныкчыгыбызның да ярдәме бик зур, - дип елмаеп куйды Нурислам абый.

- Илле ел буе көн дә күрешеп торгач, бер-береннән туймый микән кеше дигәнең? Аннан ярты гасыр тигез тормышта яшәүнең сере нидә дип уйлыйсыз? - дидем дә икесенә дә сораулы карашымны төбәдем. Тыныч кына безнең сөйләшүне тыңлап утырган Нәҗибә апа:

- Тормыш юлын бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә таянып һәм сыенып үттек. Яшь чагында авырлыгы да булды инде. Әмма алар үтә икән. Ел арты еллар узган саен, яшәүнең яме парлы булуда икәненә төшенәсең. Ә менә тигез яшәүнең сере бик гади: усаллык түгел, яхшылык җиңә, - диде ул, җылы карашын иренә төбәп.

- Дөньяда иң кызганыч ир – үз хатынын югалткан кешедер. Карчыгы ахирәткә алдан киткән картларны күреп, йөрәгем сыза. Ялгыз калырга язмасын. Аннан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Тигез яшәү өчен үзең яхшы булырга кирәк, - дип җавап бирде Нурислам абый.

Аларга карап, мәхәббәтле гомернең ямьле дә, бәрәкәтле булуы да бәхәссез, дип уйлап куйдым.

Гаиләдә килен һәм ана бурычын намус белән үтәп, иренә ярты гасыр тугрылыклы хатын булып яшәгән Нәҗибә апа турында Нурислам абыйның яратып, хөрмәтләп сөйләвенең асылы – мәхәббәт.

Мәхәббәтен тапканнар – бер бәхетле, илле ел буе шуны саклый белгәннәр икеләтә бәхетле шул.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk