Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тынгысызлык "чире" эләксә...

    ...Хезмәт юлын терлекчелектә әтисенә булышып, атлар көтеп, май заводына сөт ташып, аннан учет эшен алып барып башлаган егет-малайны 18 яшендә сөтчелек фермасына мөдир итеп билгелиләр.

    Моннан ике ел элек Байлангар авылы тарихына багышланган “Бай угланнар китабы” дигән җыентык дөнья күргән иде. Шушы көннәрдә аның дәвамы булган икенче китабы басылып чыкты. “Кеше үзенең кыска гына гомерендә барына да өлгерергә: эшләргә, иҗат итәргә, балалар үстерергә, иң мөһиме – үзе турында авылдашларына, киләчәк буынга якты истәлекләр калдырырга тиеш”, - диелгән җыентыкның кереш өлешендә. Китап авторы Рафаэль Ярмиевның үзе турында да әйтелгән кебек бу сүзләр. Ул да - гомерен туып-үскән төбәгенә багышлаган, матур гаилә корып, акыллы балалар үстергән, ә хәзер, олыгайган көннәрендә, туган ягы, якташлары турында истәлекләр туплап, аны киләчәк буыннарга мирас итеп тапшыру өчен янып-көеп йөргән шәхес.

    ...Хезмәт юлын терлекчелектә әтисенә булышып, атлар көтеп, май заводына сөт ташып, аннан учет эшен алып барып башлаган егет-малайны 18 яшендә сөтчелек фермасына мөдир итеп билгелиләр. Җитәкчелек сәләте шунда ачыламы, әллә армия сафларында хезмәт итү, Воркута шәһәрендә шахтада эшләп алу, Чувашстан совет-партия мәктәбендә уку, агроном-оештыручы булып эшләү чыныктырамы  –  хезмәт баскычыннан ул гел югары күтәрелә. “Маяк” күмәк хуҗалыгының партия оешмасын, аннан ун елдан артык колхозның үзен җитәкли. Яхшы оештыручы гына түгел, башкалар белән уртак тел таба белүче, хезмәт иясенең кадерен белүче, кайгыртучан, гадел җитәкче иде ул, диләр аның турында шул чор кешеләре.

    - Ул елларда төзелешләрнең гөрләп барган чагы иде: машина-трактор паркы, ындыр табагы, нефть базасы, фермалардан тыш, хуҗалык исәбе белән 90 урынлык балалар бакчасы, укытучылар өчен торак йорт һәм башка социаль объектлар сафка басты. Терлекчелектә һәм игенчелектә җитештерү артты, хезмәткә түләүнең яңа тәртибе кертелде. Хуҗалыгыбызның алдынгылар рәтенә чыгуында җитәкчелекнең генә түгел, белгечләрнең,  үз эшенең остасы булган бик күп тырыш колхозчыларның көче керде, - дип искә ала үткән елларны Рафаэль Камал улы.
    Егерме ел дәвамында Байлангар авыл советын җитәкләгән чорны да җиңел, мәшәкатьсез узган дип әйтеп булмый. Шушы елларда йортларга һәм социаль объектларга табигый газ кертелә. Бу эш эчендә кайнамаган кеше генә аның никадәр катлаулы, җаваплы, авыр булганын аңламыйдыр. Мәктәп, клуб, балалар бакчаларыннан тыш, зират, чишмә, күперләрне карап-ремонтлап торуны оештыру, авылларда тәртипкә күзәтчелек итү, күпсанлы комиссия эшләрендә катнашу, кыскасы, халык белән турыдан-туры эшләүче җитәкченең мәшәкатьләре тавык та чүпләп бетермәстәй күп була.

    Хезмәт чорында моның кадәр көч- энергия түккән кешенең, лаеклы ялга чыккач, өендә тыныч кына картлыгын кичерүе дә бик табигый булыр иде. Ләкин әлеге сүзләр Рафаэль абыйга кагылмый. Күңелеңә бер тынгысызлык “чире” салынса, битараф була белмәсәң, бу сыйфат сине гомер азагына кадәр озата бара икән. Хәзер дә авылның мактаулы кешесе, үз сүзен өздереп әйтүче, киңәш бирүче, кирәк булса, эшне оештыручы да әле ул. Укырга беркайчан да соң түгел, дигән гыйбарәдән чыгып, биш ел мәдрәсәдә дини гыйлем туплаган. Мәчеткә дә йөри, авылларында үткәрелгән чаралардан да читтә калмый. Кайда - сүз, үгет-нәсыйхәт белән, кайда - шәхси үрнәк белән, ул һәрчак яшьләргә тәрбия бирергә, өлкәннәрне актив тормышка тартырга тырыша. Югарыда телгә алынган китапларга материал туплауны оештыру, нәшриятта бастыру, тарату өчен дә күп көч, вакыт сарыф итте ул.

    Реклама

    - Бездән соң килгән буын да үз авылларының тарихын, аның гореф-гадәтләрен онытмасын, туган ягын, халкын яратып, хөрмәт итеп яшәсен иде. “Бай угланнар китабы” шул максаттан язылды, - ди аксакал, берничә еллык эшкә йомгак ясап.

    Кече ватанының бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә мөһим аңа. Чөнки ул – фидакарь хезмәтнең күркәм нәтиҗәләрен таныткан, Хәдичә ханым белән ярты гасырлык тату гаилә тормышы бүләк иткән, өч балага гомер биреп, аларны олы юлга чыгарган, дүрт онык белән сөендергән җир, кендек каны тамган туган җир...

    «Һәр кеше үз гомеренең бер чорында үткәннәргә әйләнеп карый. Берәүләр иртәрәк, икенчеләре соңрак, кайберәүләр соң, бик соң. Без кемнәр? Нәсел-нәсәбебез, ыру-кардәшләребез, әби-бабаларыбыз кемнәр булган, ничек көн күргәннәр? Кайда безнең чишмә башыбыз?»

    “Бай угланнар китабы”ннан

     


    фото: гаилә архивыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: