Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тынгысызлык - аның хокында

    Фәиз Вәгыйз улы Кәримуллинны тәүге күрүем 1981 елда районда беренче тапкыр үткәрелгән комбайннар парадында булды. Ул елны КПСС райкомының авыл хуҗалыгы буенча секретаре Абдулла Җиһангир улы Баһаветдинов, каяндыр ишетепме, үзе уйлап чыгарыпмы, уракка төшү алдыннан техниканың әзерлеген җентекләп тикшерергә тәкъдим итте.

     

    Һәр колхозда парад үткәреп йөреп булмый, якын-тирә колхозларны бер хуҗалыкка җыярга уйладылар. Шуларның берсе “Коммунизмга” колхозында үтте. Олыяз белән Зур Сәрдек арасы турыдан 3-4 чакрым гына. Әмма җир сазлыклы булганлыктан йөрерлек түгел. Ураллылар комбайннарын олы юлдан Янсыбы аша алып килергә мәҗбүр иделәр. Әлбәттә, парад башланырга тиешле вакытка килеп җитә алмадылар, бераз соңардылар.

    Минем игътибарны комбайннарны ашыкмый-кабаланмый гына бер рәткә тездереп йөрүче тәбәнәгрәк буйлы, тыгыз гәүдәле, җитез хәрәкәтле кеше җәлеп итте. “Урал” хуҗалыгының баш инженеры Фәиз Кәримуллин икән ул. Майланган кулларыннан, эш киеменнән үк техника янында гына басып тормаганлыгы күренә. Ул елгы парадта техникаларына нинди бәя бирелгәндер, хәзер хәтердә калмаган. Начар бәяләнмәгәндер, шуннан соң Фәиз Кәримуллинның исемен районда уңай яктан еш телгә ала башладылар.

    Бер-ике ел уздымы икән, мин эшләгән КПСС райкомында, Фәиз Кәримуллинны “Маяк” колхозына җитәкче итеп куялар икән, дигән хәбәр таралды. “Маяк” районда иң соңгылардан булмаса да, телгә алып сөйләрлек уңышлары юк иде.  Монда Фәиз нишләр икән, дигәннәрдер ул вакытта.

    Әмма шикләнүләр юкка булган. Әлеге колхоз тиздән район маягына әйләнде дә куйды. Уңышка ирешүнең сәбәбе дә бик гади икән, югыйсә: бары тик хезмәт кешесе турында кайгыртырга гына кирәк. Колхозның дүрт авылына да районда беренчеләрдән булып газ, су кертте, ут баганаларын алыштыртты. Байлангарны районда иң зурлардан булган мәдәният йортлы итте, торак йортлар төзетте, чишмәләр төзекләндерелде, Сазтамакка балалар бакчасы – мәктәп комплексы корылды, фермалар, машина-трактор паркы, ындыр табагы яңартылды, биналар төзелде. Игенчелектә яңа сортлар белән эшләүгә, терлекчелектә нәсел эшенә игътибар артты, азык базасы ныгыды. Сыер савучылар, механизаторлар да башкалардан ким түгел икән – игеннәр мул уңыш бирә башлады, ит-сөт җитештерү туктаусыз арта барды.

    Уңышка ничек ирешелгәнен шунда эшләгәннәр яхшырак белә. Мин күргәне – күңел биреп эшләгәнгә кулын сузды, эшләргә әвәс булмаганны үз тирәсендә тотмады ул. 

    Ниндидер җыелыш бара. Иркен мәдәният йорты залы шыгрым тулы. Әллә тәнәфестә, әллә җыелыш беткәч, рәискә ияреп, мин дә көйрәтеп алырга клуб каршына чыктым. Бераз салган бер абзый алай-шалай килергә өлгерә алмый калды, Фәиз аны иңеннән кочты да:

    - Фәлән абзый, беләм нәрсә әйтәсеңне. Син бар, кайтып ял ит инде, аргансың бит. Беркөн утын кирәк дигән идең, иртәгә капка төбеңә китерелгән булыр яме! - дип озатып җибәрде. Аннан миңа борылып өстәп куйды:

    - Начар кеше түгел ул, эшли белә. Кемдә дә бер начар гадәт була инде ул...

    Хезмәтенә хөрмәтен күрсәтсәң, гадел хезмәт хакы түләсәң, кем әйтмешли, Әнди анасы Мәнди дә эшләр. Бу – мәңгелек хакыйкать!

    Узган гасырның туксанынчы елларында Фәиз Вәгыйз улы районның “Сельхозхимия” оешмасын җитәкләде. Ул чор оешма өчен яңарыш чоры булды дисәк тә ялгыш түгел. Җитештерү базасы яңартылды, колхозларга хезмәт күрсәтү төрләре, күләме артты.

    Тырыш, намуслы хезмәтне республика җитәкчеләре дә күрә белде. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем, “Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗә  бирелү, хөкүмәтнең дистәләгән югары бүләкләренә лаек булу шул турыда сөйли.

    Реклама

    Минем, район мәдәният бүлеген җитәкләүче буларак, якташыбыз, язучы Мәгъсүм ага Насыйбуллинның юбилеен үткәрү мәшәкате белән йөргән чак иде. Кунакларны каршы алырга, (язучы үзе генә килми бит инде), тантаналы кичә оештырырга, бүләкләр хәстәрләргә һәм соңыннан банкетын да үткәрергә кирәк. Берничә оешмадан “Ярар, уйлашырбыз, җиңел заман түгел, үзең дә беләсең” дигән коры вәгъдәләр белән чыккач, “Сельхозхимия”гә юнәлдем. “Маяк”та эшләгәндә Мәгъсүм аганы күп хөрмәтләгән Фәиз Вәгыйз улы бу юлы да булышмый калмас әле...

    - Сиңа күпме кирәк? - дип башлады ул сүзен.

    - Мең ярымлап булса җитәр, әле башкалар да ваз кичмәсләр, - дим.

    - Кеше бирсә - сораганда ук бирә, син буш өмет белән йөрмә, - диде дә тиз генә бухгалтерын чакыртты. - Син хәзер Азат Фатыйховичка мең ярым сум акча керт. Теге суган саткан акчадан.  Иртәгә сөйләшеп бетерербез...

    Мин акчаны кесәгә салырга да өлгермәдем – ул “кантур” кызларына кабат дәште:

    - Бу акча белән генә берни эшли алмый ул. Сез, кызлар, үзара җыешып булса да, тагын шуның кадәр кертегез инде. Иртәгә аңлашырбыз.

    Бер уйлаганда, мин аңа кем инде? Бар булган яхшылык итүем концертка чакыру кәгазе генә бирү бит, югыйсә.

    Пенсиягә чыккач та, өендә кул кушырып, телевизор карап кына ятмый ул. Әйтергә ярый микән, юк микән: районда иң уңышлы эшләүче фермер хуҗалыгы да аларныкы. “Минеке түгел, кияүнеке” дияргә яратса да, аның киңәше, булышлыгыннан башка гына эш бармыйдыр.

    Үзе туып-үскән Югары Казаклар авылының төп иганәчеләреннән дә әле ул. Мәчетне төзекләндерү, яңартуга да үзеннән саллы өлеш кертте. Быел авыл халкы, күмәк хуҗалык ярдәме белән үзара салым акчасына зират коймасын яңарттылар. Бу эшләрне дә, нигездә, ул оештырды. Аның фикере белән авылга нигез салучы “Хәлфә бабай” кабере тирәсе төзекләндерелде, мемориаль такта, эскәмияләр куелды. Туган авылы турындагы китап та әзерләнеп бетү алдында.

    Алмас-талмас көч-куәт, тынгысызлык, фидакарьлекне Фәиз Вәгыйз улына Ходай мулдан биргән. Инде без дә аның балалары, оныкларының бәхетле булуларын тоеп, тормыш иптәше Гәүһәрия ханым белән бергәләп озын гомер кичерүләрен телибез.

    Азат САБИТОВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: