Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үткән гомер - үзе бер китап

Алар кечкенә генә пыяла табып, өч иптәше белән качар өчен бер ел буе бәдрәфтән чокыр казыганнар.

Авылыбызда яшәүче әби-бабайларның һәрберсеннән үткән тормышы хакында сөйләтсәң, бик калын романнар язарлык тарих ишетер идек. Бүгенге көндә Саба районының Завод-Нырты авылында яшәүче Нурзидә апа Сафинаның да үткән гомере – үзе бер китап.

Ул 1934 елны Красноярск өлкәсенең Перов районындагы Кучиха авылында туган. Ата-бабалары – Түбән Арбаш авылы кешеләре. Нурзидә апаның әнисе ягыннан бабасы сәүдәгәр булган. Аларны “кулак” дип репрессияләгәннәр. Әмма авыл кешеләре, җыелыш җыеп, бабайларын алып калган. Ул бик гыйлемле кеше булган, никахлар укыган.

Нурзидә апаның әтисе килешү нигезендә Тәкәнештән Красноярск өлкәсенә киткән. Башта алтын приискасында эшләгән, соңрак үзе оештырган “Кызыл маяк” колхозында рәис булган.

Нурзидә апалар гаиләдә 8 бала үсәләр. Өч абыйсы – Дәүләт, Сәет, Мөхәммәтгәрәй, бер апасы Фәйрүзә Түбән Арбаш авылында туган. Абыйлары Әхәт, Зиннур, сеңлесе Разыя һәм Нурзидә апа Красноярск өлкәсендә дөньяга килгән.

Аның ике абыйсы, яшьләре тулмыйча, сугышка бармый кала. Сугыш башланганда, Әхәт 13-14 яшьлек була, ул ат белән җир сукалый. Еракта заимкада кунып йөри. Бервакыт аты, бәйләп куйган җиреннән ычкынып, дегет чыгара торган чокырга төшеп үлә. Шушы хәлдән соң өйләренә милиция килеп,  сыерларын алып чыгып китә. Судта Әхәт аклана, ә чокырны капламаучылар гаепләнә.

Сугыш вакытында Нурзидә апаның үзенә 8-10 яшьлек иптәшләре белән  бәләкәй балаларны карарга туры килә. “Безгә ботка пешереп китәләр иде. Башта конторада, аннан мәктәпнең бер бүлмәсендә карадык, - дип сөйли ул. - Әнием Әминә бик тырыш хатын булган. Ул станокта сугыш күлмәкләре тегә иде. Без җитен чәчтек. Электр да, керосин да юк, зур мичнең учагыннан төшкән яктылык кына. Урмандагы агач төпләреннән утын кисә идек. Шул ут яктысында йон җегерләдек. Судан балык сөзеп алып кайтканым хәтердә. Ач булмадык. Сугыш вакытында кычыткан ашлары ашадык. Безнең әни помидорга хәтле утырта иде. Иң олы абыем тууга, басуда эшләгәндә күзенә башак кереп, бер күзе сукырайган”.
Дәүләт абыйсы сугышта командир булган. Ул 1944 елны Казан госпиталендә яткан, аның дуслары, шәфкать туташлары белән төшкән фотосурәтләре сакланып калган. Сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калганда, 1945 елның апрель аенда аның үлеме турында  хәбәр алынган. Ул Польшада җирләнгән.

Икенче абыйсы Сәетнең сугыштан ике генә хаты килгән. Ул әсирлектә булган. Алар кечкенә генә пыяла табып, өч иптәше белән качар өчен бер ел буе бәдрәфтән чокыр казыганнар. Аларны бик азаплаганнар, кыйнаганнар, аркалары тимгел-тимгел булып беткән, бик ябыкканнар. Казыган тишектән чыгып, бер басуга кадәр барганнар, хәлләре беткән. Бәдрәф аша чыккангадыр инде, этләр дә эзләп таба алмаган. Алар төнлә барганнар, яктыда ятып торганнар, шулай помидор басуына килеп чыкканнар. Тамак туйдыргач, бераз хәл кергән. Бер авылга килеп, берничә көн бер өйне күзәткәннәр. Анда әби-бабай гына яшәгәнлеген белгәч, аларга үзләренең кем икәнен аңлатканнар. Шул өйдә ашаганнар, юынганнар, хуҗалар аларга чиста киемнәр биргән.  Аннары фронт линиясен кичеп, Кызыл Армиягә кушылганнар, Белоруссиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар.

Сәеткә җиңүне каршыларга насыйп була. Ул Татарстанга кайтып, ун еллап яшәп, Шепшеңәр авылы зиратына күмелә.

Өченче абыйсы Мөхәммәтгәрәй элемтәче булган. Аның хатлары Сталинградтан килгән. Әмма ул хәбәрсез югалган. “Кызганычка каршы, без аның турында башка мәгълүмат белмибез”, - ди Нурзидә апа.

Сугыштан соң Әхәт – агач остасы, ә Зиннур, апасы Фәйрүзә һәм сеңлесе Разыя укытучы булып эшләгәннәр. Нурзидә апа үзе телевидение хезмәткәре булган. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

Авылыбызда яшәүче өлкәннәр белән аралашу, алардан сугыш чоры хакындагы истәлекләрне белү кирәк. Үткән тормышны кино карап, китап укып кына түгел, арабызда яшәүче өлкәннәр белән күзгә-күз очрашып, аралашып та өйрәнсәк иде.

Әнисә АРИКЕЕВА,  
Саба районының Завод-Нырты урта мәктәбе укытучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk