Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әсән-Елга авылыннан Салих Шәрәфиев язны 44 тапкыр кырда каршы алган

Газетабызның яшьтәше, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе янында булып кайттык.

...Капка төбендәге яшел чирәм арасында үскән чәчәкләргә соклана-соклана, ялт итеп себерелгән ишегалдына үтәбез. Яше шактый зур булгач, күбрәк өй эчендә генә кыштырдыйдыр инде бу бабай дим, як-ягыма каранып. Тик сәламәтлекләре булганда тәрәз аша гына урамны күзәтеп утыра торган буынмы соң алар?! Юк, билгеле. Ишек тоткасына үрелергә дә өлгермәдем, каралтысыннан: «Сарыкларыма бәрәңге турый идем, бик яратып ашыйлар», - дип, Салих абый үзе килеп чыкты.

- Без биш бала үстек. Әтиебез бик акыллы, тырыш кеше иде. Ул озак еллар колхозда өлкән ат караучы булып эшләде. Тормышлар авыр булса да, башкалар шикелле ачлыктан тилмермәдек, әти онын тапты, әни шуннан умач пешереп ашатты, - дип искә ала ул балачак елларын. - Сугыш башланганда мин әле 11 яшьлек кенә идем. Шуның өчен авылдан кемнәрнең яу кырына киткәнен, аларны ничек озатканнарын бик яхшы хәтерләмим. Ә хезмәт юлым 12 яшемдә башланды. Иң башта – ат белән, аннары үгезләр җигеп басу сукаладык. Колхозның бик егәрле, зур мөгезле биш үгезе бар иде. Шулар белән кыр эшләрен башкарганыбыз истә.

Берничә ел колхозда эшләп шактый ныгыган, чыныгу алган егетне Усад тракторчылар әзерли торган мәктәпкә укырга җибәрәләр. Кулына йөртү таныклыгы ала, беренче тапкыр хуҗалыкның өр-яңа ДТ-54 тракторын иярли ул.

 - Тәҗрибәле тракторчылар иң элек миңа ышанмадылар. Яшь бит әле, моннан рәт чыкмас, дигәннәрдер инде. Бервакыт берсенең тракторы ватылды. И, озаклап маташтылар инде, кабыза гына алмыйлар бит. Читтән күзәтеп йөргәннән соң, яннарына бардым да: «Берни эндәшмәгез, якын килмәгез, үзем төзәтәм», - дим, җиңнәремне сызгана төшеп. Миңа укыганда сынау вакытында нәкъ шундый бирем туры килгән иде. Бар белгәнемне башымда бер җайга салдым да төзәтеп куйдым. Пускачны бер тартуым булды – трактор гөрелдәп эшләп тә китте. Шуннан соң минем механизаторлар арасында абруем шактый артты. Күңелем күтәрелеп, тагын да яхшырак эшләргә тырыштым. Һәрчак төзеклеген карап, тиешле детальләрне майлап торгач, үземнең трактор ватылып тилмертмәде, - дип хәтерен яңарта Салих абый. - Остазым Арпаяз авылыннан Билал абый иде. Ул гомер буе ЧТЗ тракторында эшләгән. Аны сугышка да тракторы белән алалар. Аэродром чистартуда хезмәт куеп, исән-имин туган якларга кайткан якташым бик хөрмәтле механизатор булды. Соңгы көненә кадәр аның белән аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп яшәдек.

Салих абыйга ДТ-54, «Алтай», ЧТЗ тракторларында эшләргә туры килә. Үз җирлегендә генә түгел, Кукмара, Кәчимир, Түбән Өскебаш, Олыяз якларында да юллар салуда зур хезмәт куя ул. «Әсәнбаш» хуҗалыгында берьюлы дүрт чәчкеч белән сабан орлыгы чәчкән вакытлары да онытылмаган.

 - 4 чәчкечнең киңлеге 15 метр иде. Мин басу-кырларны иңләп йөргәндә машинада баручылар туктап карый торган булганнар. Язгы чәчү вакытларында бигрәк күңелле бит ул: трактор тавышына язгы сабан тургайларының сайравы да кушыла. Үҗәтлегем, тырышлыгым аркасында кыр эшләре вакытында районда беренче-икенче урыннарны бирмәдем, - ди ул. - Слетларда урыным һәрчак түрдә – президиумда, район җитәкчеләре, хуҗалык рәисе янында була торган иде. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да алдым. 45 ел берөзлексез тракторда эшләдем, шуның 44 елын чәчү чәчтем. Пенсиягә чыккач та, тагын биш ел тракторымнан аерылмадым.

Салих абый Шәрәфиев 1978 елда Советлар Союзының дәүләт бүләге – Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була. Аны Казан Кремлендә тапшыралар.

- Казанга кәчтүм-чалбар, ак күлмәктән барганым истә, - ди ул. - Кремльгә кергәнче бик дулкынландым, беренче тапкыр бит. Җылы каршы алдылар, тантаналы төстә күкрәгемә орден тактылар. Тик менә кем тапшырганын гына хәтерләмим. Өйгә кош тоткандай канатланып кайттым. Эшләгәндә тагын берничә дәүләт бүләге бирделәр әле. Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан чыгарылган медальләрем дә әллә ничә.
Алдынгы механизатор белән хезмәт турында гына түгел, тормыш хәлләре, гаиләсе турында да сөйләштек. 1959 елда бер авылдашына кунакка кайткан Адай кызы Гөлчирә белән тормыш кора ул. Озаклап очрашып та йөрми яшьләр, эштән бушаган арада трактор янында бер-ике авыз сүз алышалар да парлашып өйгә кайтып китәләр.  

 - Ул вакытта башка чыгып, авыл очындагы йортта берүзем яши идем. Гөлчирә бусагадан аяк атлап кергәч, өемә нур иңгәндәй булды, яктырып китте, - ди ул. - Бер-беребезне хөрмәт итеп, санлап  61 ел бик яхшы гомер иттек, бәхетле картлык кичердек. Абзар тулы мал-туар асраган, хәтта икешәр-өчәр сыер малы тоткан вакытлар да булды. Бакчабызда күпләп бәрәңге, яшелчә үстердек. Ир-ат, хатын-кыз эше дип бүлмәдек, барысын да бергәләп башкардык. Гөлчирәне ярым итеп сайлаганга беркайчан үкенмәдем.

Салих абый белән Гөлчирә апа өч ул, ике кызга гомер бирә. Кызганыч, бер уллары яшьләй фаҗигале төстә вафат була. Калган балаларының, шөкер, тормышлары яхшы. Быелның кышында йорт хуҗабикәсе генә мәңгелеккә күзләрен йома. Бүгенге көндә Салих абый Сәүбән исемле улы белән яши. 20гә якын сарык малы бар, ишегалдын тутырып тавыклары кыткылдый. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип, көннәр буе шулар белән кайнаша ул.

«Хезмәт даны» газетасының яшьтәше быел көз көне 90ны тутыра. «Бик күп еллар район газетасына язылабыз. Хәзер дә һәр җөмләсенә кадәр укыйм, - дип сөендерде ул. - Телевизордан – республика яңалыклары, ә гәҗиттән җирле хәбәрләр белән танышам. Күз күргәндә, колак ишеткәндә барысын да белеп торасы килә».

«Хезмәт даны» газетасы, 1978 ел, 25 февраль:

  • «Әсәнбаш» колхозында үз эшенең чын остасы булган механизаторлар күп. Алар техникадан югары җитештерүчән файдалану үрнәге күрсәтәләр. Салих Шәрәфиев, мәсәлән, былтыр Т-4 тракторы белән ике мең эталон гектарга якын эш башкарды. Тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде. Узган ел иптәш Шәрәфиевка хезмәттә ирешкән уңышлары өчен СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсенең бронза медале тапшырылды.

 

 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk