Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сазтамактан Рәшит Хаҗиев: Синнән башка кайтмыйм!

    Алда әле зур сынаулар көтеп торган бу гаиләне. Хәер, кемнең генә тормыш юлы шома була икән?

    Сазтамак авылы егете Рәшит Хаҗиев, Саба районының Мишәбаш авылы кызы Миңнуриянең кулын сорап килгәч, әнә шундый шарт куйган. Әйтергә генә ансат: ул вакыттан бирле 32 ел гомер үтеп киткән. Тормыш юлында төрле авырлыклар сагалап торган булса да, хисләрен сүндермәгән бу парның: бер-берсенә әле дә наз тулы күзләр белән карыйлар.

    Беренче хатыны белән аерылганнан соң, сигез ел буе бер хатын-кызга да күтәрелеп бакмаган Рәшит абый, бу хәлне авыр кичергән. Ниһаять, күкләрдән вакыт җиткәндер, насыйп яры табылган: Миңнурия апа белән таныштырганнар аны. Бер күрүдә күңеленә кереп калган бу кыз. Аның эш сөючән, кече күңелле булуы турында  кешеләрдән дә күп ишеткән.

    - Мәрхүмә әниемнең  кырыгына багышлап, Коръән мәҗлесе үткәргән көн иде. Кунакларыбызның: “Әйдә, киленне алып кайт”, - дип кыстаулары кыюлык бирде. Тәвәккәлләп юлга чыктым, - дип елмая Рәшит абый, ул чакларны хәтереннән кичереп. - Икенче көнне үк никах укыттык. Шулай итеп, әнисез ятим калган өебезгә ямь керде.

    - Икебез дә читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыган булсак та, бер-беребезне күрмәгәнбез. Язмыш урау юллар аша кавыштырды. Рәшит мине, яратып, “Урман кызы” дип йөртә, чөнки туган авылым урманнар уртасында урнашкан, - дип сүзгә кушылды Миңнурия апа.

    Әнисе аны 1948 елда, ачка шешенгән хәлдә тудырган. Әтисез тормыш аеруча авыр булган, шуңа күрә әнисенә булышу өчен кыз инде унике яшеннән фермада эшли башлаган. Колхозда бер эштән читтә калу булмаган: чалгы белән борчак, люцерна чабарга да, бәрәңге һәм  чөгендер эшкәртергә, уңышын җыярга да чыгарга туры килгән. Утыз яшендә ферма мөдире итеп куйганнар үзен.

    - Элеккеге мөдирдән 800 баш дуңгыз кабул итеп алдым, - дип сөйли ул. - Бар эш кул көче белән башкарыла иде. Суны көянтә-чиләк белән инештән ташыдык, кышларын бәке тишә идек. Онлы капчыкларны, хәтта дуңгызларны күтәреп күчерү, дисеңме. Аяклардан бутый төшмәде. Ферманың  хәле исә шәптән түгел иде. Аның эшен ничек тә алга җибәрергә, үрчемне арттырырга кирәк булды. Мин ана дуңгызларны тур ысулы белән балалатуны керттем. Шулай итеп, малларның санын өч мең ярымга җиткерә алдык. Нәтиҗәдә фермабыз Татарстан буенча социалистик ярышта беренче урынны яулады.

    Кызның активлыгы җәмәгать эшләрендә катнашуында да чагыла. Байтак еллар авыл советы депутаты, колхоз идарәсе әгъзасы булып тора, партиянең район, өлкә комитетлары әгъзасы итеп сайлана. 1986 елда Казанда узган хатын-кызлар съездына, төрле конференцияләргә делегат булып бара. “Хезмәттәге аерымлык өчен” медале белән бүләкләнә. Фотосурәте исә районның Мактау тактасын бизи.

    Сазтамакта үз гаиләсен коргач, биредәге дуңгыз фермасында аз гына эшләп ала да декрет ялына китә. Өйләренә нур өстәп, уллары дөньяга килә. Исемен дә Райнур дип кушалар. Әмма алда әле зур сынаулар көтеп торган бу гаиләне. Хәер, кемнең генә тормыш юлы шома була икән?

    Реклама

    - Әтием сугыштан аягын югалтып кайткан. Шуңа карамастан, олыгайган көннәрендә дә эшсез торганы булмады.  Гомеренең соңгы сигез  аен урын өстендә үткәрде. Миңнурия  аны авырсынмыйча тәрбия кылды. Әти аңа бик рәхмәтле булды, яратып, “кызым” дип  эндәшә иде, - ди Рәшит абый. Сүзне җәмәгате дәвам итә:

    - Моннан тыш, үз әнием алты ел буе сукыр калып яшәде, аны бирегә алып килеп карадык, ул да сигез ай буе урын өстендә булды.

    Әйе, авыру кешене карауның ничек авыр икәнен үз башына төшкәннәр генә белә. Өстәвенә шул елларны Рәшит абый үзе дә, сәламәтлеге какшап, өч ел буе кайтып-китеп  Казан дәваханәсендә яткан.  Әмма тормыш сикәлтәләре  ир белән хатынның рухларын сындырмаган. Кыенлыкларга бирешмичә яшәргә тырышканнар: күпләп мал-туар асраганнар, бервакыт нәселле таналар үрчеткәннәр, ит-сөт сатып, әзме-күпме табыш алганнар. Уллары да булышып үскән. Рәшит абый гомере буе колхозда эшләгән, берара Байлангар авылындагы ферманы җитәкләгән.

    - Хәзер, көчтән килгәнчә, бер сыер белән бозау гына асрыйбыз, - диләр ир белән хатын. – Саулык-сәламәтлек элеккечә түгел инде. Ярый әле улыбыз кайтып ярдәм итә. Ул Казан федераль университетын тәмамлады, Италия фирмасының Казандагы филиалында эшли. Моннан тыш, музыка белән шөгыльләнә, җырларга аранжировкалар ясый.

    Сәламәтлек дигәннән, Миңнурия апага операция һәм инсульт кичерергә туры килсә, Рәшит абый, аягы сынып, байтак айлар буе урын өстендә ятарга мәҗбүр булган.

    - Беренче тапкыр аягына басканын күргәч, сөенечемнән елап җибәрдем, - ди Миңнурия апа, хискә бирелеп. - Аңарчы ризыкны караваты янына китергән булсам, инде хәзер кара-каршы утырып, бергә чәй эчә алуыбыз – зур бәхет, дим. Раббыбыз тигезлектән аера күрмәсен.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: