Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашларыбыз Фәрит Муллануров белән Азат Галиевларның эшләнмәләре күз явын алырлык

Алар "Наз" үзәгендә сәйлән белән үрү серләренә өйрәнгәннәр һәм бүгенге көндә дә бу эшне дәвам итәләр

Сәйлән белән үрүче кешеләр турында күп ишеткән бар, бигрәк тә гүзәл затлар үз итә бу шөгыльне. Әмма ир-атлар арасында да әлеге вак хезмәтне яратып, күңел биреп башкаручылар бар икән. Мәсәлән, райондашларыбыз Фәрит Муллануров белән Азат Галиевларның эшләнмәләре күз явын алырлык. Ак кәүсәле яшел каеннар, аллы-гөлле чәчәкләр, кызарып пешкән җиләкләр, зәп-зәңгәр сулы елга... ниләр генә юк анда. Әлеге гүзәллекне тудыру өчен күпме тырышлык, сабырлык, игътибарлылык һәм үҗәтлек кебек сыйфатлар кирәк бит!

Бу төр иҗат күзләрне генә иркәләми, ә сәламәтлеккә дә файдалы, диделәр “Наз” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә.

- Хезмәт белән дәвалау авыруларны тернәкләндерүдә мөһим һәм нәтиҗәле алым булып тора. Ул өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә мөстәкыйль тормыш алып барырга, дөньядан ямь-тәм табарга ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә алар үзләренең әйләнә-тирәдәгеләргә файдалы һәм кирәкле булуларына инаналар, - диде “Наз” үзәгенең директоры Гелүсә Әхәтова. – Сәйлән белән үрү исә сәламәтлек ягыннан нерв системасын ныгыта, кул, бармак моторикасын, тоемлау сәләтен үстерүгә этәргеч ясый һәм, әлбәттә, сокландыргыч эшләр, кешеләрнең күңелен җылытып, күтәренке рух өсти.

Фәрит Муллануров һәм Азат Галиевлар менә берничә ел инде әлеге үзәккә сәламәтлекләрен ныгытырга йөриләр икән. Шунда алар сәйлән белән үрү серләренә өйрәнгәннәр һәм бүгенге көндә дә бу эшне дәвам итәләр.

Фәрит абый тумышы белән Манзарас авылыннан, хәзерге вакытта Кукмарада гомер кичерә. Ул кырык өч ел буе шофер булып хезмәт куйган, МСОда, район газ оешмасында эшләгән.

- Моннан берничә ел элек сәламәтлек белән бәйле авырлыклар килеп чыккач, социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөри башладым, быел өченче тапкыр киләм инде, - диде ул. – Бик күңелле биредә: дәвалану да узасың, үзара аралашасың, күңелеңә хуш килгән хезмәт белән дә шөгыльләнәсең.  Тәүге тапкыр сәйлән белән үрергә Ләйсән Кәбирова өйрәткән иде. Шуннан бирле калдырган юк, кыш көннәрендә тагын нишлисең инде?!  Хәзер үзем дә “Наз”га килүчеләргә әлеге шөгыльне үзләштерергә ярдәм итәм. Миннән күреп, апам Рәйсә Сәлахова да сәйлән белән үрергә өйрәнде, хәзер мине уздыра инде, эшләнмәләре искиткеч матур. Вак эш булса да, кызыклы үзе, тынычландыра да. Сәйләннәрне килограммлап сатып алам. Мәсәлән, бу кышны биш-алты килограмм кулланганмындыр. Кукмарада сәйлән сатыла торган берничә сәүдә ноктасы бар. Казаннан сеңелкәшләр дә алып кайта.

Фәрит абый, узган ел Кукмара районы командасы составында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырылган “Абилимпикс” милли һөнәри осталык республика чемпионатында катнашып, өченче урынны яулаган. Ул анда үзенең хезмәтләреннән күргәзмә тәкъдим иткән. Катнашучылар бик күп, әмма ир-атлардан берүзем генә идем, ди ул. Ул күбрәк композицияләр ясарга ярата. Аларны үзе уйлап чыгара, төрле җанвар сыннары куеп, тагын да җанландырып җибәрә. Эшләнмәләре өйләрен генә бизәми, балаларына, оныкларына да бүләк итә.

Сәйләннән төрле эшләнмәләр ясаучы икенче райондашыбыз – Зур Кукмара авылыннан Азат абый белән дә якыннан таныштык. Ул хуҗалыкта электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән, нефтебазада да хезмәт куйган, ә сәламәтлеге какшагач, җиңелрәк эш сайларга туры килгән һәм каравылчы булып урнашкан. Ә хәзерге вакытта өйдә торам, эшләргә саулык юк, ди ул. Каты авырудан соң, “Наз” үзәгенә йөри башлаган.  Монда килгәч, Фәрит абыйның сәйләннән үрелгән ак кәүсәле зифа каенын күреп бик ошаткан һәм үзе дә ясап карарга булган. Билгеле, беренче вакытта тыңламаган кул белән эшләве авырга туры килгән. Әмма тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди бит халык мәкале. Азат абый да бирешмәгән һәм берсеннән-берсе матур иҗат эшләре дөньяга килгән.

- Бирегә табиблар киңәшен тотып килдем. Алар, кулларың тик тормасын, һәрвакыт хәрәкәтләндерергә тырыш, диделәр. Монда исә төрле дәвалау курслары үтәбез. Коллектив та бик ягымлы, ярдәмчел. Күпме кешеләр белән таныштык, үзе бер күңелле, -  диде ул. –  Әлбәттә, сәйлән белән үрә башлаганда бик авыр булды. Ул чакта бер кул бөтенләй йөрми, бармакларны кымшатып та булмый иде. Менә, Алланың рәхмәте, шифасы сизелә: акрынлап, кул күтәрелә, бармаклар селкенә башлады. Аннан соң бу эш карта уены белән бер: тизрәк эшләп бетереп, нәтиҗәсен күрәсе килә. Әмма артык озак утыру шулай ук ардыра. Хатыным Венера да “матур чыга” дип канатландырып тора, кул тыңлап бетермәгән җирләрен, чәчкәләрнең таҗларын, яфракларын төзәткәләп тә куя.

Азат абый хәзерге вакытта миләүшә чәчәкләре үрә икән. Эшләнмәләрне сат дип сораучылар булса да, күңел биреп ясаган матурлыкны читкә җибәрәсе килми, ди ул.

Талантка чикләр юк, диләр бит. Фәрит һәм Азат абыйларның булдыклылыгына һәм алар тудырган гүзәллеккә сокланып бетеп булмый. Алга таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын райондашларыбызга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk