Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Озак яшәүнең сере нидә?

    Ул – хезмәт ветераны, аның илле ел хезмәт стажы бар

    Минем Рәшидә әбиемнең апасы Разыя Мостафинага 94 яшь. Узган гасырның 50нче елларында ул Пермь өлкәсенең Кизел шәһәренә китә, чөнки монда күмер шахталары тулы куәткә эшли торган була. Апабыз икмәк пешерү комбинатына урнаша. Шунда тормышка чыга, өч малай табып үстерә. Ул – хезмәт ветераны, аның илле ел хезмәт стажы бар. 

    Разыя апа әле дә үз көчендә. Ашарына да үзе пешерә, миченә дә утын ягып, өен җылыта, керләрен дә кул белән юа, хәтта безгә җылы оекбаш-бияләйләр дә бәйли әле ул. Җәй көне чеби, каз бибиләренә инештән кычыткан белән әрекмәннәр дә җыеп кайта.

    Реклама

    Мин еш кына аннан: “Разыя апа, өйрәт әле, ничек итеп синең кебек таза булып, озын-озак яшәргә?” - дип сорыйм. Аның җавабы мондый: “Аллаһы Тәгаләдән сора, ул кушканны үтә, тыйганнан тыел. Вакытында аша, эшлә, эшләп, кеше үлми, намус белән яшәргә кирәк!”

    Апабыз бервакытта да ашыкмый. Ул һәр эшне тәртипләп эшли, чисталыкны, пөхтәлекне ярата. Һәр елны уразасын тота, биш вакыт намазын калдырмый. Шушы сыйфатлары өчен без гаиләбез белән аны яратабыз, хөрмәт итәбез, тагын озак еллар безнең арада яшәвен телибез.

    Ришат ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, 6 сыйныф укучысы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: