Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Олыяз авылыннан Әминә һәм Равил Ибраһимовлар: Бәхетле картлыгыбыз өчен Раббыбызга шөкер

    Гомерләрнең көзе, дибез... Ә нинди соң ул гомер көзе? Әлбәттә, тигезлек белән, бер-берсен хөрмәт итеп, яшәүнең тәмен белеп, куанычлы картлыкка парлап килеп җитүдәдер, мөгаен.

    Әниебез Әминә белән әтиебез Равил Ибраһимовлар тумышлары белән Олыяз авылыннан. Бер чишмә суын эчеп, сабый вакыттан ук бер-берсен белеп, күреп, яратышып өйләнешә алар.

    Гомерләрнең көзе, дибез... Ә нинди соң ул гомер көзе? Әлбәттә, тигезлек белән, бер-берсен хөрмәт итеп, яшәүнең тәмен белеп, куанычлы картлыкка парлап килеп җитүдәдер, мөгаен.

    Сугыш чоры балалары диюгә, авылымның һәрбер йорты, һәр капкасы ачылган саен шушындый ачы язмышлы, михнәт, ачлык-ялангачлык күреп яшәгән авылым халкы күз алдына килеп баса. Нужа арбасы аларның барысының да иңнәренә баскан. Һәр нигездә берәр китап язарлык хатирәләр саклана.

    Сугыш. Нинди дәһшәтле һәм аяусыз ул. Күпме сабыйларның түгелгән күз яше, ятимлек ачысы... Әти-әниләребез дә ил белән шушы газаплы көннәрне кичергән. Әтигә – 12, әниебезгә 7 яшь чагында сугыш башлана. Әти олы бала булганлыктан, тормыш авырлыгы әби белән икесенә төшә. Сабыйга колхоз бозауларын карау, җәйләүдә көтү көтү, ат җигү йөкләнә, көченнән килгән бар эшне дә башкара. “Әнием минем өчен кызармасын, мине хурламасыннар дип тырыштым”, - ди әтиебез.
    Әнинең әтисе дә сугышка алына. Ул аны гомере буе көтеп яши. Якын-тирәдә кеше юк чагында “әти” сүзен гел кабатлап йөри. Сеңлесе Хәтимә дә: “Әти нинди була соң ул?” - дип еш сорау бирә. 9 яшьтән колхоз яшелчәсенә су сибү, басуда чүп утау, ындыр табагындагы эшләр шушы сабый бала кулына күчә. 13 яшеннән үсмер кыз фермада бозау карый. “Кияүгә чыкканчы хезмәтемне тырышып башкардым, чөнки мин Миңнехан кызы идем. Шуңа да горурланырлык исемемне саклыйсым килде”, - ди әниебез.

    Реклама

    Әти әнине кечкенә чагыннан ук, тәрәзә төбендә утырып торган вакытыннан белә. Үсеп буй җиткәч, җәйнең матур бер көнендә алар гаилә коралар. Тормыш арбасын да икәү бергә җигелеп тарталар. Эшләмәгән эш калмады, ди әниебез. Ул заманнарда авыл халкының төп кәсебе итек басу белән шәл бәйләү була.

    - Бер читне бәйләп бетермичә йокларга ятмадым, ә әтиегез мин бәйләгәнче, мунчада итек басар иде, - дип сөйли.

    Әйе шул, мәхәббәт җимешләре булган сигез баланы аякка бастырырга кирәк. Ике кыз туганыбыз нарасый вакытта ук дөньядан китә. Ә алтыбыз бүгенге көндә исән-сау. Элек әнинең нәрәте кичтән әзер була иде. Йортны карау, безне барлау абыйга йөкләнде. Кемдер бәрәңге пешерде, кемдер малларга коедан су ташыды, кайсыбыздыр каз бибие саклады... Менә бу эшләр көн саен чиратлап эшләнелә иде. Без әти-әни сүзеннән бер дә чыкмадык. Әниебез безгә карата бик таләпчән иде, аны бер күз карашыннан ук аңладык, ә әтиебез, киресенчә, сабыр, йомшак булды. Безне менә шулай эш сөючән, кешеләргә карата мәрхәмәтле, әйбәт мөгамәләдә булырга өйрәтте алар. Бу тормышта һәммәбез дә үз юлыбызны таптык, аларның йөзенә кызыллык китермәдек. Хәзерге көндә әти-әни биргән дөрес тәрбия белән гомер кичерәбез. Олыларның киңәшен тоткан – бәрәкәтле тормышка ирешкән, дигән сүзләр хак. Үзебез гомер уртасыннан узган булсак та, әти-әни белән әле дә киңәшләшәбез.

    Алар туган нигезебездә энебез Рамил һәм киленебез Гөлчәчәк тәрбиясендә гомер итәләр. Яннарында ике кызлары – оныклары да әби-бабай дип бөтерелеп йөри. Оныклары табиб вазыйфасын да төгәл башкара. Кан басымын үлчәп, кирәкле дару төймәләрен бирү дә  – алар вазыйфасында. Ә киленебез турында аерым бер язма сырларлык. Ул – Югары Казаклар авылы кызы. Һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, безне мул табын белән каршы ала. Кайтмый калган бер генә атна юктыр. Бөтенебез Коръән ашларына, бәйрәмнәргә җыелышсак, кимендә 35-40 кеше булабыз. Әти-әни өчен шушыннан да кадерле мизгелләр бар микән! Алар тормышларыннан бик канәгать. Бер-берсен ялантәпи вакыттан белеп кавышулары, һәр аткан таңга сөенеп, шөкерана кылып, кендек каны тамган туган авылыбызда шушы көнгә хәтле парлы булып, туган нигезнең кадерен белеп, гомер буе “Әртил” чишмәсенең суын эчеп яшәүләре – нинди олы, бәһасез байлык.

    Альбина ШӘРӘФЕТДИНОВА,
    Кызыл Алан

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: