Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мин аларның дәртле чыгышларына сокланам

Сүзем "Баламишкин" ансамбле турында

Район Мәдәният йортында 2000 елдан ук 4-5 кеше белән башланган, хәзерге вакытта 20ләп кешене берләштергән “Баламишкин” гармунчылар ансамбленә йөрүчеләр районыбызның һәрбер бәйрәмендә диярлек үзләренең дәртле, моңлы көйләре белән халыкны шаккатырып килә. Шушы ансамбльне оештыручы, аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бихисап шигырьләргә көйләр тудырган композитор Илгиз Зарипов. Аның тарафыннан туган матур көйле җырларны танылган артистлар башкаруында зур сәхнәләрдән ишетергә мөмкин. Ләкин бик күпләр Илгиз Зариповны Илгиз Закиров  белән бутыйлар шикелле.

Ансамбльнең төп составы пенсионерлардан тора, җитмеш, сиксән яшьлекләр дә бар. Алар үзләренә җайлы вакытта репитицияләргә йөриләр, осталыкларын арттыралар.

- Яшегез дә бар, ерак юлларга еш чыгасыз, армыйсызмы соң? - дигән сорау бирдем үзләренә.

- Бер дә армыйбыз дип әйтеп булмый. Автобуста җырлап барабыз, җырлап кайтабыз. Ә менә концерт куеласы җиргә килеп җитеп, кулыбыздагы гармунны сузып җибәргәч, барлык арыганнар көй белән бергә еракларга тарала, - дигән җавап ишеттем.

- Бер сәфәр кылып кайтсак, күңелләребез яшәрә, яшәргә дәрт өстәлә, - дип өстәп куйды Назир абый Барыев.

Алар – Казахстан, Мәскәү, Курган өлкәсе, Свердловск, Чиләбе, Мордовия Сабан туйларын тальян моңнарына күмгән осталар. Киров өлкәсендәге “Татар фестивале” көннәре алардан башка узмый, бу бәйрәмгә ел саен чакыру алалар. 2018 елда Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар фестивалендә I дәрәҗә дипломга һәм лауреат исеменә лаек булдылар. Казанда үтә торган бик күп чараларда чыгыш ясыйлар.
Универсиада уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашкан өчен Мактау кәгазе һәм медаль белән бүләкләнүчеләр, Казанда су төрләре һәм футбол буенча  дөнья чемпионаты вакытында килгән кунакларга зур концерт программасы күрсәтүчеләр дә алар. Бу ансамбльнең чыгышын халык ярата, алар белән горурлана, район җитәкчелеге даими булышып тора, тальяннар алуда да матди ярдәм күрсәткән.

Мин үзем концертларда аларның дәртле чыгышларын тын да алмыйча карыйм, талантларын югары бәялим. Биергә яратучы буларак, алар белән бергә биеп китәсем килә.

Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk