Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мабугат ветераны: Үзем турында үзем

    Үзең турында үзеңә караганда да күбрәк белүче юк бит инде ул. Шул хакта уйладым да, үземнең кемлегем, кайчан дөньяга килеп, ничек яшәвем хакында бераз гына язып китәргә булдым. 

     

    Гомернең күп өлеше Кукмарада узса да, Казан, Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләрендә һәм авылларында да яшәп алырга туры килде. Кукмарадагы ГПТУ-39да эшләгәндә укучылар белән Мәскәү, Краснодон, Ростов-на-Дону, Баку, Таллин шәһәрләрендә экскурсияләрдә булдык. Күңелле, матур илләр, җирләр бик күп. Тик үз туган ягыңа җитми шул.

    Диңгез буйларында басып торуы гаҗәеп тә серле, ләкин үзебезнең кечкенә елгаларыбыз гүзәлрәк. Матур таулы илләр күп, тик алар безгә чит. Минем җаныма туган ягым таулары кереп урнашкан, уйларым-хисләрем, балачак эзләрем – һәммәсе дә туган як инешләре, чишмәләре, елга-әрәмәлекләре, урман-кырлары белән бергә берегеп үскән. Авыл баласы, тәпи баскан көннән алып, җирдә актарына, шуннан нидер табарга тырышып яши башлый.

    Мин туганда табигатьнең иң матур вакыты – чәчәкле яз иде. 1949 елның 15нче мае. Әле дә хәтеремдә: бу дөньяга килеп, күзләремне ачып карасам, тирә-юнь шау чәчәктә, кош-кортлар, бөҗәкләр – һәммәсе җырлый:

    Алмагачлар чәчәк ата
    Майның унбишләрендә.
    Матур малай кайтты безгә
    Алтын бишекләрендә...

    Ул җыр әнә шулайрак башлана иде.  Дөрес, хәзер бераз үзгәребрәк китте. Табигать тә үзгәрде бит. Без картайгач, чәчәкле язлар соңлабрак килә башлады. Нәкъ менә 15 майда тормыш иптәшем Зинаида Александр кызы минем туган көнемә олы улыбыз Алмазны алып кайтты. Аңа хәзер 47 яшь тулды. Шулай итеп без икебезнең дә туган көнебезне бер көнне билгеләп үтәбез.

    Дөнья буйлап 
                    таралышкан дуслар,
    Ил буенча яши туганнар.
    Туган җирләр тарта,
    Картайгач та кайта
    Еракларда тормыш корганнар.
    Бәхетлеме алар? 
                  Безме бәхет таптык,
    Гомер буе җирдә черәшеп?!
    Һаман, кирәк, диеп!
    Һаман, булсын, диеп,
    Хәерчелек белән көрәшеп.
    Чит илләрдән дуслар 
                         җирсеп кайта,
    Биргән гомерләре бетмәгәч.
    Без белмибез: 
                      кайда икән бәхет.
    Без белмибез: 
                        илдән китмәгәч.
    Шушы җирдә тормыш
                        тамырыбыз,
    Яшәү җепләребез кипмәгәч.

    Мин гомерем буе яздым. Әле көндәлекләр, әле шигырь, язмалар, хәтта пьесалар да язгаладым. Аның кайберләре мәктәптә, авыл клубы сәхнәсендә уйналды. Хезмәт юлым Көмеш Күлдә клуб мөдире буларак башланып китте. Аннары Мамадышта күчмә клуб мөдире булып эшләдем. Кукмара, Мамадыш, Алабуга, Питрәч, Чаллы районнарында мин концертлар куймаган авыллар аз калды. Саба, Арча якларына да баргаладык. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт университетына кердем. Без укыганда ул Ленин исемендәге данлыклы бердәнбер уку йорты иде. Университет тәмамлагач, укытучылык эшенә, комсомолның хыялый, яшьлек диңгезенә чумдык. “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә эшләгәндә дә, мәдәният йорты, ГПТУ-39да да гаять акыллы, кешелекле кешеләр белән аралашып яшәргә туры килде миңа. Вагыйз Хәсәнов, Альберт Фәтхуллин, Расим Ризванов, Әнәс Әхмәдиев, Назыйр Фәйзрахманов инде мәрхүмнәр булса да, һич онытылмыйлар.

    Җитәкчеләрем булган Фәһим Сөләйманов, Гөлсинә Мөбарәкшина, Марат Фәйзрахманов һәм башка бик күпләр эшләгән кешенең кадерен белеп яшиләр иде.

    Кеше үзенең хезмәтеннән тәм, ямь табарга тиеш. Ә ул бик авыр. Моны эшләмәскә этәрүче кире факторлар бик күп. Болар, бердән, җитәкче органнар булса, икенчедән, синең эш урының һәм, өченчедән, син үзең. Эшеңдә коллектив оешкан, ярдәмчел булмаса, яныңда бер-береңне аңлаучы, белемле, талантлы кешеләр булмаса, кеше күпме генә тырышса да, әллә ни майтара алмый. Эш урыннарымда мин мондый хәлләр белән еш очраштым. Хезмәттәшем Рәшит Минлегалиев белән район мәдәният-ял паркына җан өрдек. Атна саен кичке уеннар, бию, төрле аттракционнар һәм башкасы гөрләп торды. Биеклектән Кукмараны да күзәтә ала идек. Язгы-көзге агитбригадалар күп еллар хезмәт куйды. Концерт-спектакльләр еш булды. Бу эшләремдә минем иң актив гармунчылар – Алик Макаров, Фәрит, Дамир Рафыйков, Файзелхак Гарифуллин (җырчы), Дамир Галиәхмәтов (җырчы), Рәшит Бакиров (биюче), Илгиз Зарипов (баян остасы), Рамил Сәлахетдинов һәм Римма Богданова кебекләрне бик уңай яктан искә аласым килә. Байтак еллар элек арабыздан киткән Шамил Әхмәтшин (ул курсташым, дустым иде) Кукмара радиосы тапшыруларын алып барды. Аның “Тыңлагыз, Кукмара сөйли” дип башланучы ягымлы тавышы әле хәзер дә колакта яңгырый сыман. Хезмәт юлым шулай узды кебек. Шушы көннәрдә Казанда “Сөеник бәхетле көннәргә” дип исемләнгән матур китабым дөнья күрде. Бу китапта зур күләмдә шигырьләр-истәлекләр тупланган. Кызыксынучылар район китапханәсеннән алып укый алачак.

    Сезгә төрле елларда язылган шигырьләремне тәкъдим итәм.

    Булмадың да кебек 
                             син, яшьлегем!
    Сизмәдем дә кебек узганың.
    Күпме чаптым, 
                       күпме кактым икән
    Гомер юлларымның тузанын?!
    Яши кеше: “Инде егерме, - дип, -
    Кырык, илле, 
                 алтмыш җитә”,  - дип.
    Килә беркөн, ятып уйланасың:
    - Бәрәкалла! 
             Җитте җитмеш тә, - дип.
    Бу җитмеше 
                    нигә кирәк тагын!?
    Торсак иде һаман алтмышта.
    Йөрмәс идек “а-як, би-лем!” диеп,
    Барлык  чирне язып язмышка.
    Туганнарым, дус-ишләрем белән
    Яши алсам иде, гөр килеп.
    Яши алсак иде, авырмыйча,
    Елмаешып һәрчак, гел көлеп.

    Тормыш ул табышмак икән

    Тормыш тоташ җыр икән лә,
    Шаулый да китә икән.
    Моңнары йөрәк кылларын
    Туктаусыз чиртә икән.
    Тормыш гөрләвек икән бит
    Ялантәпи чабарга.
    Гомер буена чабасың
    Юк бәхетне табарга.
    Тормыш бер давыл икән лә,
    Котырынган, дулаган!..
    Явыз дию пәриеме
    Яшьлегеңне урлаган?!
    Көйсез, моңсыз бер җыр икән,
    Гомер буе борчыган.
    Шул җырны көйгә салам дип,
    Син бер юлчы-йончыган.
    Тормыш бер табышмак икән.
    Чишәргә дә чишәргә.
    Хәрефләре ялгыш китсә,
    Ул вакытта нишләргә?!

    Мәңгелектән килдек тә...

    Мәңгелектән килдек тә без
    Мәңгелеккә китәбез.
    Бу дөньяда, бу тормышта
    Бер тукталып үтәбез.
    Бу тукталыш – зур тукталыш,
    Күрсәтергә үземне.
    Кем идең син? Кем булдың син?
    Ач халыкка йөзеңне!
    Килдең шәрә, киттең шәрә,
    Тик бер җәймә өстеңдә.
    Бар эшләгән, бар тапканың
    Шушы инде бу җирдә.
    Максатыбыз тик бер генә:
    Килгән икән - китәсе.
    Тик киткәнче, газап чигеп,
    Бер саплам җир үтәсе.
    Мәңгелектән киләбез без
    Әллә аз, әллә күпкә.
    Әллә җиргә, әллә күккә
    Китәбез мәңгелеккә.

    Туй күлмәге

    Май аеның  хуш исләргә чумып,
    Алсу гөлләр белән тулган бер мәле.
    Табигатьнең бүген үзе булып,
    Кигәнсез сез ак туй күлмәге.
    Туй күлмәге, аһ, туй күлмәге!
    Йөрәкләрнең шашып сөю теләп,
    Бәхет тулып ташкан көннәре.
    Һәр яфрактан, Һәр гөл чәчкәсеннән
    Ямь эзлисең, тәмен тоясың.
    Бәхет күлләренә чумып туймый,
    Төннәрнең дә чиген җуясың.
    Туй күлмәге, аһ, туй күлмәге!
    Йөрәкләрнең шашып сөю теләп,
    Бәхет тулып ташкан көннәре.
    Һәр таҗыннан чәчкә-гөлләрнең,
    Сөю эзләп, чыклы таңнарда
    Каен кызларыннан көнли-көнли,
    Гашыйк булып йөрдек талларга.
    Бөтен дөнья сихри нурга чумган,
    Һәр тарафта җырлый май ае.
    Бар галәмне бүген туйга дәшеп,
    Ярсып сайрый сабан тургае.

    Елмай әле!..

    Елмай әле, көнгә елмай,
    Елмай нурлы кояшка!
    Елмай әле, көл дә елмай,
    Елмай hәммә танышка!
    Таныш түгелгә дә елмай!
    Елмай hәрбер үткәнгә!
    Җир баласы бәхетле ич,
    Сөеп гомер иткәнгә.
    Елмай әле! Елмаюың -
    Саф дуслыкның өлгесе.
    Син елмайсаң, мин елмайсам,
    Бу - тынычлык билгесе!
    Елмай, дустым, елмайсыннар
    Безгә карап гөлләр дә!
    Елмаешып яшәсеннәр
    Җирдә барлык илләр дә!

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: