Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Клавдия Афанасьева: Тормышымдагы иң тәмле ипи иде ул

    Ул Иске Кенә-Юмья авылында туган. Балачагы барлык сугыш чоры балаларыныкы кебек авыр булган.

    Барчабызны дулкынландыра торган бәйрәм – Бөек Җиңү көне якынлаша. Ел саен без зур сагыш белән сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен югалта барабыз. Минем күршем, 1933 елгы Клавдия Афанасьева  тыныч тормышның һәр мизгеленә сөенә, шушы көннәргә кадәр яши алганына Аллаһка рәхмәт укый. 

    Ул Иске Кенә-Юмья авылында туган. Балачагы барлык сугыш чоры балаларыныкы кебек авыр булган. 4 сыйныфны гына тәмамлый алган. Әнисе Анна Андреевна ат җигеп эшләгән, җәен колхозда хезмәт куйган, кышын задание буенча урманнан бүрәнәләр ташыган. Өч баланы ялгызы тәрбияләгән. Әтиләре, 1906 елгы  Степан Михайлович 1942 елда фронтка киткән, соңгы хатын шул ук елны алганнар. Окопта ятам, чыга алмыйм, төрле яктан аталар, дип язган. “1943 елда  безнең солдатлар килде, аларны һәрбер өйгә урнаштырдылар,  40 градуслы суыкларда безнең авыл тирәсендә окоплар казыды алар. Хәтеремдә  әле: аякларында - юка ботинкалар, өсләрендә иске шинельләр иде”, - дип сөйли күршем.
    Клавдия беренче тапкыр колхозга эшкә сигез яшендә чыккан. Уңышны җыйганнан соң калган башакларны чүпләп, амбарга илткәннәр, шуның өчен һәрберсенә 200әр грамм кара ипи бирелгән. Бу икмәк тәме әле дә хәтердә, минем истәлекләремдә яши, тормышымдагы иң тәмле ипи иде ул, ди Клавдия әби.

    Балачагы турында сөйләгәндә, мин гаҗәпләнүле күзләрем белән аңа тын гына карап тордым. Алар ничек яшәгәннәр дә, хәзер безнең балалар ничек яши, дип уйладым.

    Реклама

    - Мәктәптән һәрчак салкын, ягылмаган өйгә кайтып керә идек. Башта утын кисәбез, чөнки әзер утын юк һәм җитми иде. Мичне ягып җибәргәч, уен белән онытылып, утын тыгарга онытып җибәрәбез һәм ул сүнә, әни эштән кайткач, шуның өчен ачулана иде. Элек һәр мичнең уртасында чуен казан булды. Миңа тугыз яшь, чуенга буем җитми, урындыкка басып, ашарга әзерлим, чөнки әни без йокларга яткач кына кайта иде. Көн саен бәрәңгене кыргыч белән кырабыз һәм он белән болгатабыз, әни бу катнашмадан ипи пешерә иде.

    1956 елда Клавдия  Балды-Кенә егетенә кияүгә чыга. Башта колхозда төрле эшләр башкара, аннары 26 ел буе дуңгызлар карый. Өч баласы туа. Шулай туры килгән инде: үзе әтисез үскән, балалары да аның язмышын кабатлаганнар. Аларны ялгызы тәрбияләп аякка бастыра, чөнки гаилә тормышы барып чыкмый. “Без артык төрле идек, шуңа күрә килешмәдек, ярату булмагандыр, мөгаен”, - дип авыр сулап куя Клавдия Михайловна. Әмма бернигә дә үкенми, лаеклы гомер кичергән ул. Кызы тәрбиясендә, оныклары, оныкчыкларының кайгыртуын тоеп яши.

    - Иң мөһиме – Аллаһка ышанырга, вакыт тапсак, дога кылырга кирәк, ул чакта Аллаһ җавап өчен вакыт табар, - дип йомгаклады ул әңгәмәбезне.

    Айна ПАВЛОВА, 
    Балды-Кенә

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: