Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хуҗабикә булып өйдә генә утырган хатын, өч баласын кочаклап, минут эчендә ирсез генә түгел, өйсез дә кала

Өлкәнәя барган саен, балачак ешрак сагындыра, үткәннәр кабат-кабат искә төшә башлый икән. Бала чагыбыз җылы өйдә, сыйлы өстәл артында, ата-ана назына күмелеп узды дип әйтә алмыйм. Сугыштан соңгы елларда тыныч илдә дөньяга килсәк тә, язмыш безне – сеңлем Фәния белән икебезне – шактый сынады.

Кечкенә вакытта ныклы кулга тотынып йөри алмадык: Сталин заманының сугыштан соңгы кырыс кануннары әтиебезне аз гына ялгышлык өчен дә зинданга илтеп тыкты. Әниләрнең җырларда җырлана торган җылы кочагында да озак иркәләнә алмадык. Өченче баласын көткән әниебез, бу кайгыдан айный алмыйча, энебезгә гомер биргәндә вафат булды. Шулай итеп, без, дүртенче һәм өченче яше белән баручы ике кыз, Тәзкирә әби белән Муса бабай кулында калганбыз.

Бәхетебезгә каршы, бу вакытта әби белән бабайның кече кызлары Маһиназ апа кияүгә чыкмаган була әле. Менә ул безгә, оясыз калган ике ятимәгә, әти дә, әни дә булды. Апамның сугыш елларында узган бала чагын, аның кебек балалыктан туп-туры өлкәннәр тормышына аяк баскан яшүсмерләрне, шуларның авыр хезмәтләрен күз алдына китерәм дә уйлап куям: көн-төн эштән башы чыкмавы өстенә тагын ике балага җитәрлек күңел җылысын кайдан алды икән? Бу игелекле җан иясе белән сезне дә таныштырып китәсем килә.

Ул Балыклы авылында, Тәзкирә һәм Муса Усмановларның күпбалалы гаиләсендә туган. Сугыш башланганда, уникенче яше белән барган кызга мәктәп сукмагын онытырга туры килә. Ул елларда апам кебекләрне колхозда дистәләгән эш көтә. Әниләренә ияреп эшләп йөргән бу балалар сугышның иң авыр, авылның иң ач елларында колхозның төп эшче көченә – “эш атлары”на әйләнәләр. Язгы суларны тишек чабата белән ерып, олылар белән беррәттән Кукмарадан чәчүлек орлык күтәреп кайткан япь-яшь кызлар шул уңышны җыеп алганчыга кадәр кырдан кайтып кермиләр. Кырларга кар төшүгә, эшнең икенче төрлесе көтеп тора: аларны урман кисәргә озаталар. 1948 елда “1941-1945 еллардагы фидакарь хезмәт өчен” медале юкка гына бирелмәгән аңа.

Мин үзебезнең ятим икәнлекне бераз аңларлык яшькә җиткәндә, Маһиназ апабыз, Янил МТСында укып чыгып, бертуган абыйсы Шәмсехәмәт белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли иде инде. Ул елларда комбайннар колхозларга чиратлап йөри, Шәмси абзыебыз белән бергә хезмәт куйган апабызны эзләп, урак өстендә кырга да бара идек. Тимер тәгәрмәчле ул комбайннарны күз алдына китерсәгез! Шул комбайн янында йөргән апабызга күтәрелеп карарга да курка идек. Ә ул, безне күрүгә, шунда ук йөгереп килеп күтәреп ала да кысып-кысып кочаклый башлый. Бу кочакта эрибез дә бетәбез, әмма апабыз, көлә-көлә тимер баскычтан менеп, шул ике катлы өй биеклегендәге калтырча комбайнның тимер бункеры өстенә безне утыртып та куя. Уракны туктатырга ярамаганга күрә, дер-дер килеп торган тимер тавына утырып йөрибез. Миңа кызык, тамчы да курыкмыйм, ә сеңлем миннән кечкенәрәк булгангамы, куркуыннан кычкырып елый башлый иде. Апамнар ерак кырларда эшләгәндә иртә таңнан китәләр дә караңгы төшкәнче эшлиләр, мин аны сагынып бетәм. Күрәсем килеп йөрим-йөрим дә: “И Ходаем, бүген яңгыр яуса гына ярар иде”, - дип тели башлыйм.

Сталин үлеп, бераз вакыт үтүгә, әтием кайтып та җитте, әниебез генә кире кайта алмады. Ә киң күңелле апабыз безне кайгыртуын һаман дәвам итте.

Яшьлек мәхәббәтенә еллар буе тугрылыклы калып, шәхси бәхетен сабырлык белән көтеп алган кеше ул апам. Авылдагы бик күп егетләр белән беррәттән, ФЗОга озатылган сөйгәне Мансур абый Хаҗиев Кемерово шахталарыннан әйләнеп кайтканчы шактый еллар үтә. Якын тирәдәге егетләргә күтәрелеп тә карамый, әйтелгән татлы сүзләрне ишетми, сөйгәнен беркемгә дә алыштырмый: биргән вәгъдәсендә тора апам. Бәхетле, бик бәхетле булып яшәп китәләр алар. Шахтада шартлатучы һөнәрен үзләштергән Мансур җизнине Кукмара янында урнашкан таш карьерына бишкуллап диярлек эшкә алалар, торак урынын да бирәләр. Апам өч малайга ана булырга өлгерә. Эштән китеп, чакыру белән Красноуфимск шәһәренә күчәргә җыенган җизнәбез көтмәгәндә фаҗигагә юлыга. Хуҗабикә булып өйдә генә утырган хатын, өч баласын кочаклап, минут эчендә ирсез генә түгел, өйсез дә кала, чөнки ул елларда фатирлар эшләгән вакытка гына биреп торыла. Боларны искә алам да апамның сабырлыгына, тәвәккәллегенә, батырлыгына тагын бер тапкыр сокланам.

Туганнар булышлыгы белән Кукмарага күченеп кайткан апама күптөрле эш тәкъдим итәләр. Ул кечкенәдән бик сәләтле, кызыксынучан, тырыш булып үсә. Үзлегеннән укыган китаплары, шул китаплардан җыйган белеме белән институт бетергән кешеләрдән бик калышмагандыр дип уйлыйм. Апам гап-гади җыештыручы булып эшкә урнаша. Тиз генә эшкә барып кайта да көне буе өендә, малайлары янында булырга тырыша иде.

Мин ул чакта Маһиназ апам белән яшәгәнлектән, аның кибеттә бүлек мөдире, склад мөдире булырга әйтелгән күп тәкъдимнәрне кире кагуын аңлый алмый идем. Хәзер генә төшендем: апам аналар гына булдыра ала торган бик зур батырлык кылган икән бит! Ул көннән-көнгә, айдан-айга, малайларын күз уңаеннан югалтмыйча, аларны тәрбияләгән, әнинең икеләтә кирәк булуын аңлаган, гел яннарында булган. Апамның тырыш хезмәтен һәрвакыт югары бәяләделәр, Мактау кәгазьләре дә, күкрәк билгеләре дә күп аның. Әмма иң зур горурлыгы – үзе үстереп тормыш юлына бастырган өч улы.

Әтисез ир баланы тәрбияләү җиңел түгелдер. Маһиназ – ай кебек чибәр, назлы дигән сүз. Менә шушы чибәр апам эчендә наз ташып торса да, күпвакыт үзен балалары белән шактый коры тота, бер сүзне ике тапкыр кабатламый, бик таләпчән иде. Искиткеч егетләр үстерде ул! Еллар үткән булса да, апамның бер серен ачмыйча булдыра алмыйм. Менә шушы кырыс апам, малайлары йокыга китүгә, нечкә күңелле, йомшак куллы, назлы әнигә әйләнә: аларның һәркайсының янына килеп, башларыннан сыйпый, кул-аякларын үбә, мендәрләренә башын салып, борынын аларның чәчләренә батырып, балаларының исләрен исни, яңакларыннан сыйпый иде. Менә шушы мизгелләрне күзаллыйм да апам бик дөрес яшәгән икән дигән уйга киләм. Чөнки чын күңелен салып тәрбияләгән өч улы да Кукмарада, үзе белән янәшәдә – Кәрим һәм Сәлимә, Шамил һәм Диләрә үз йортлары белән торалар, кече улы Илдус һәм килене Рузалия, Маһиназ апамны кайгыртып, аның белән бергә гомер итәләр. Уллары, киленнәре, оныклары белән бик матур яшиләр. Телефоннан сөйләшкәндә: “Рузалиям өйдә юк әле, аны көтәм. Аннан башка чәй дә тәмле түгел”, - дип әйтә икән – димәк, апам бу дөньяда бәхетле; димәк, үз яхшылыгы кире әйләнеп кайткан; димәк, юкка гомер кичермәгән. 

Сиңа ихтирам белән үзең үстергән бала – Казанда яшәүче сеңелкәшең  Рәзилә ХӘБИБУЛЛИНА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk