Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кәчимирдән Салих Шәрипов ел саен дистәләгән төп агач утырта

    Чын ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Салих абый Шәрипов боларның барысын да үтәгән.

    «Салих абый - үзенең туган авылы, аның төзеклеге, матурлыгы өчен янып-көеп йөри торган өлкәннәрнең берсе, - ди Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина. - Аның башлангычы белән Кәчимирдә бик күп эшләнде: чишмәләрне төзекләндерү, зират өчен кирәк-яраклар булдыру, балалар уен мәйданчыгына үз куллары белән ясап, атынгыч, карусель, аккош, самавырлар урнаштыру, авыл турында видео төшерү, музейга экспонатлар туплау... Саный китсәң, бик күп. Агачлар утыртудан да читтә калмый Салих абый. 60 яше тулу хөрмәтенә йорты тирәсенә, кибет янына да агач үсентеләре утырткан иде. Алар инде хәзер зур агачлар. Ел саен Яңа ел алдыннан ул чыршыларга гирляндалар эләләр, кичке якта җемелдәшеп торучы утлар тирә-якка үзгә бер ямь бирә. Быел язын Лесхоздагы питомниктан да 170ләп төп агач үсентесе алып кайтып биргән идек. Барысын да үз җае белән утыртып чыкты ул. Аның кебек патриотлар җирлектә күбрәк булсын иде». 

    Агач утырту – изге гамәл, дип юкка әйтмиләр. Тик менә күп кеше моның асылына төшенми, юкка вакыт сарыф итү дип уйлый. Салих абый да шуңа борчыла. 

    «Һәр хуҗалык елга бер төп агач утыртса да, авыл инде күптән яшеллеккә төренгән булыр иде. Авылдашларга әйтеп-әйтеп карыйм да күбесеннән: “Үсентесен каян алыйк соң?” – дигән сүзләрне ишетәм. Урманда, посадкаларда беткәнмени ул кәлшә?! Моңа бары тик күңел итү генә кирәк. Аннары үзең утырткан агач кадерлерәк тә була ул. Аны кемнәндер сындыртасы, йолкытасы да килми. Шулай ук яшь парлар өйләнешкәч, бала дөньяга килгәч тә агач утырту турында планлаштырган идек. Анысы да сүздә генә калды. Юкса, авылда яшьләр аз түгел, шөкер, бәбәйләр дә туып тора, - ди ул. – Хәзерге вакытта да исән-сау, яше 90га җиткән күршем Шәрифулла Абдуллин белән кайчандыр, аның мотоциклына салып, пилорамадан юкә агачлары алып кайтуыбыз, кабыгыннан мунчала ясап, яшь агачларны шуның белән бәйләп, карап-тәрбияләп үстерүләр бүгенгедәй хәтеремдә. Хәзер көтү дә чыкмый, агач-куакларны мал-туар да кимерми, тик менә кешедә теләк юк!»

    Салих абый Шәрипов яз көне яңа һәм иске зиратларга, су буйларына 170 төп нарат үсентесе утыртып, казыклар каккан.

    «Быел хатыным белән тормыш итүебезгә 55 ел туласы иде. Шул хөрмәттән 55 агач утыртырга ниятләдем. Чынлыкта исә ике тапкыр күбрәк килеп чыкты, - ди авыл патриоты. – Авылыбыз кызлары Сәрия, Минҗиһан, Әлфия, Гөлфияләр белән бергә ташлар тезеп язылган “Кәчимир. Хуш киләсез” дигән язуны да гел тәртипләп, үләннәрдән чистартып торабыз. Алар бер эштән дә читтә калмыйлар. Рәхмәтем чиксез үзләренә. Авылда иске зират бар. Яшьләрнең күбесе аны мәңгелек йорт дип белмидер дә. Шуның өчен мин моннан 20 ел элек ул җиргә кабер ташы, чардуган ясап куйган, баганага иске зират дигән язу беркеткән идем. Быел зиратны кабат яңа үсентеләр белән баеттым. Яңа зиратта да агачлар шактый. Ун ел элек утыртылган 80 төп нарат кәлшәсе инде хәйран күтәрелеп килә. Яз-көз айларында зират территориясендә өмә оештырылган вакытта аларның төпләрен чистартабыз, йомшартабыз, казыкларын яңартабыз. Күпер янындагы өрәңгеләр киселгәч, анда буш урын барлыкка килде. Ул җирдә дә тиздән наратлар шаулап үсәр дип ышанам».
     

    Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: