Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Каян килгән аңа шул кадәр көч һәм энергия?

Җүәйрә Хантимерова 44 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган

“РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, 44 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, шуның 25 елында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкарган, Кәркәүч авылында гомер итүче Җүәйрә апа Хантимерова, лаеклы ялда булуына карамастан, тик торуны белми. Каян килгән шуның кадәр көч һәм энергия дип, аңа сокланып, туган якларымда кунакта булып кайттым.

Җүәйрә апа – тумышы белән Янил авылыннан. Биш балалы гаиләдә дөньяга аваз сала ул. Әтисе Габдуллаҗан – МТСта баш инженер, аннары механик, әнисе Бибинур почта начальнигы булып эшли.

- Кечкенәдән укытучы эше белән кызыксынуымны күреп, әти-әнием минем холкыма туры килә торган һөнәрне сайларга киңәш бирделәр. Мөгаллимлек юнәлешеннән китсәң, дөрес юлдан барырсың, диделәр. Сеңлем Равия дә минем эзне дәвам итте, ул 40 елдан артык математика фәнен укытты, - дип башлады сүзен остаз.

Җүәйрә апа урта мәктәптән соң, ике дә уйламыйча, Буадагы берьеллык педагогик курсларны тәмамлый. Соңыннан Кәркәүч мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә, бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт педагогика институтында белем ала. Кыз бала кая эшкә барса, шунда кала, диюләре дөреслеккә туры килә: яшь белгеч тә шушы авыл егете Фаиз белән тормыш корып җибәрә. Ире ферма мөдире, механизатор булып хезмәт куя. Кайнанасы Минзифа белән дус-тату гомер итә алар.

Нык ихтыярлы Җүәйрә апа гомере буе үз һөнәренә тугрылык саклый, бөтен вакытын мәктәп эшенә багышлый. Укучыларны төрле шәһәрләргә – Севастополь, Волгоградка, Кара диңгезгә экскурсияләргә дә алып бара. Әңгәмәдәшем хәтерендә уелып калган, сәяхәт белән бәйле бер вакыйганы исенә төшерде:

- Севастопольгә автобус белән барабыз шулай. Берзаман шофер бөтенләй әкренәеп бетте. Нишләп тизлекне киметтегез диюемә ул: “Юлга ком белән вак таш җәелгән. Балаларны сикертмәсен өчен акрын барам”, - дип җавап кайтарды. “И-и-и, безнең шоферларны китерәсе калган монда, алар кирпеч өстеннән дә тиз генә чыгып китәләр”, - дидем мин, шаккатып.

Мәктәптән тыш мөгаллимәгә комсомол сәркатибе, агитатор, лектор буларак өстәмә эшләр йөкләнә. Барысын да яратып, җиренә җиткереп башкара ул. Лаеклы ялга чыккач та, өйдә генә утырмый: Кукмара мәдрәсәсендә дини белем ала. Ярдәм сорап килгән укучыларын да кире бормый. Аларга рус теленнән инша язарга булыша, материаллар да табып бирә, барысын да аңлата. Ул шулай ук спортны да үз итә икән.

- Без 3 еллап скандинавия йөрүе белән мавыгабыз. Кич белән сәгать дүртләр тирәсендә 6-7 кеше җыелышып, кулга таяклар тотып, күрше Салтык-Ерыклы авылына таба кузгалабыз. Бу күркәм бер гадәткә әверелде, көн саен әллә ничә чакрым юл үтәбез, бер көн дә калмаска тырышабыз. Урамга чыккач, икенче төрле шул. Рәхәтләнеп саф һава сулап, аралашып, ял итеп кайтабыз, гел өйдә бер мохиттә утырсаң, тормыш авыр бара. Сәламәт булыйм дисәң, спорт белән дуслашырга, вакытны файдалы үткәрергә кирәк, - диде укытучы, елмаеп.
Исемегез үзенчәлекле, бик сирәк очрый, кем сайлаган, дип кызыксынмыйча кала алмадым.

“Элек Җәваһирә Сәлахова исемле җырчы бар иде. Әтием әнигә шуның исемен кушарга тәкъдим иткән. Алар бераз үзгәртеп, миңа Җүәйрә дигән исем биргәннәр”, - дип җавап кайтарды ул.

Гаилә хәленә килгәндә, алар Фаиз абый белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Гөлшат – колхозда бухгалтер ярдәмчесе, гаиләсе белән күршедә генә яши. Гөлназ – Адай килене, район-үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ә уллары Фәргать, төп йортта калып, әнисенең һөнәрен сайлаган: бүгенге көндә авыл мәктәбендә физик культура, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укыта. Мәктәптә пешекче булып эшләүче тормыш иптәше Гөлфия белән ике балага гомер биргәннәр. Кызлары Айгөл – бухгалтер, Казанда яши, ә Айнур Мәскәү шәһәрендәге Президент полкында хәрби хезмәт үтә.

- Шушы нигезгә килен булып төшкәнемә дә 26 ел узып киткән, - дип сүзгә кушылды Гөлфия апа. - Әни белән гел аңлашып яшәдек, балаларны да бергә-бергә үстереп аякка бастырдык. Ул безгә һәрвакыт файдалы, төпле киңәшләрен бирә.

Ире Фаиз абый авырса да, Җүәйрә ханым төшенкелеккә бирелми, аны кадерләп тәрбияли. Алар бүгенге көндә балаларының, онык һәм оныкчыкларының игътибарын, хөрмәтен, яратуын тоеп гомер кичерәләр.

Равия ГАЛИМУЛЛИНА, сеңлесе, Кукмара:

Апа танылган укытучы, җитәкче генә түгел, бәхетле әни, яраткан тормыш иптәше, сөекле дәү әни дә. Ул бар яктан үрнәк, уңган, сабыр, үзенә күрә таләпчән дә, бик аралашучан, кешенең җаен таба белә, укучылары белән әле дә араларын өзми. Апа гомере буе халыкка хезмәт итте, хәзер дә дин өлкәсендәге белемнәре белән ярдәм күрсәтә. Мин аның белән, чын мәгънәсендә, горурланам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X