“Карчык, йортны ташлап чыгып китмә. Балаларда үз өең булмый ул”
Өч ир-ат мине су буйлатып, күбәләктәй очыртып, булачак иремнең өенә алып кайтып та куйдылар. Үзем елыйм, үзем: “Әти белсә, кирәгегезне бирә, ул мине барыбер килеп алачак”, - дип такмаклыйм.
- Шушы көнгә кал инде: үзем ямьсез, үзем таякка таянган...
Үрәсбаш авылында яшәүче Прасковья апа Куртаева, юбилее белән котларга килгәч, безне әнә шулай көрсенеп каршы алса да, сөбханалла, һич кенә дә 90ны бирерлек түгел әле аңа. Күзләре күрә, зиһене ачык, хәтере дә яшь кызларныкы сыман тишек иләк түгел, бер дә белмәгәне юк!
- Колакка сагаеп китү, аяклар бераз “тыңламау” – өлкәннәрдә була торган хәл, шуның өчен бер дә борчылма, - дип, үзебезчә әбине тынычландырып, аның яшьлегенә юл тоттык...
18 яшьлек кыз үзен клубка уенлыкка чыккан җиреннән урлап кайтырлар дип уйлап та карамагандыр, мөгаен. Кемгә диген әле, кырык ягына таба авышкан, сугыштан соң Донбасс шахталарында эшләп туган ягына кайтып төпләнгән баһадир ир-егеткә бит!
- Авылдашлар булсак та, минем Иванны күзгә-башка күргәнем, аның белән аралашканым юк иде. Яшьлегемнең иң матур, чәчәккә бөреләнгән чагында карт егет миңа нәрсәгә, янәсе... Әмма күрәчәкне күрми, гүргә күреп булмый икән ул. Өч ир-ат мине су буйлатып, күбәләктәй очыртып, булачак иремнең өенә алып кайтып та куйдылар. Үзем елыйм, үзем: “Әти белсә, кирәгегезне бирә, ул мине барыбер килеп алачак”, - дип такмаклыйм. Төне буе елап чыксам да, язмышыма буйсынырга туры килде. Иртәгесен әтиемнең: “Үз яшеңдәгеләр беткәнмени, нәрсәгә сиңа минем кыз, бөтенләй сабый бит әле ул”, - дип ачулануы да юкка булды, Иванны кире күндерә алмады. Мине урлап кайтканы өчен иремне беркайчан ярата алмадым. Әмма аның миңа карата мәхәббәте көчле булды. Тырнак очы белән дә чиертмәде, бер тамчы авыр сүз әйтмәде, соңгы көненә кадәр һәрчак яклап-саклап, кадерләп яшәде. 60 ел бергә дус-тату гомер иттек, балалар үстердек, - ди юбиляр.
Прасковья апа күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Иван абый белән биш балага гомер бирә алар. Өлкән уллары Николай бүгенге көндә – Балык Бистәсендә, Анналары – Мәскәүдә, Виктор һәм Любовь Кукмарада яшиләр. Тик менә төпчекләре, кара кыйгач кашлы, кара күзле чибәр кызлары – 19 яшьлек Валентинаның гына гомере иртә өзелә. Машинадан егылып төшә ул.
- Әни Валябызны аеруча ярата иде. Бер көн дә аны искә төшермичә калганы юк. Бала хәсрәте бигрәк ачы шул ул, дип бик еш елый, - ди хәзерге вакытта Прасковья апаның иң зур таянычы һәм терәге булган, күп вакытын аның янәшәсендә уздыручы кызы Люба ханым. – Әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп, “картым”, “карчыгым” дип кенә яшәделәр. Әни бик тырыш иде. 7 ел буе авыр хәлдә урын өстендә яткан кайнанасын тәрбияләп, соңгы юлга озатты, күп итеп мал-туар асрады. Безне, кызларын, тегү-чигү, бәйләү эшләренә өйрәтергә, аш-су серләренә төшендерергә дә вакыт таба иде. Үзебез чиккән кашагаларны, өстәл япмаларын бүген дә кулланабыз. Әтиебез исә алтын куллы агач остасы булуы белән тирә-юньдә дан тотты. Остаханәсендә тыныч кына көннәр буе нәрсәдер ясап утырыр иде ул. Аның тегү машинасын капчык белән аркасына асып, авыллар буйлап кирәк-ярак тегеп йөргәнен бүгенгедәй хәтерлим. Әтиебезнең тырышлыгы аркасында без беркайчан авырлык күрмәдек, муллыкта яшәдек. Әти белән әни умарта да тоттылар. Аларның чөкердәшә-чөкердәшә бал аерганнарын, аннары зур тубалдан кашык белән каерып алып, ап-ак икмәк өстенә бал сылап ашаганыбызны һич онытасым юк. Эх, истәлекләр... Әтинең вафатына да быел унике ел булды. Әнинең дә яше һаман алга тәгәри. Инде үзем әби булсам да, әни дип, аның янына ашкынып кайту шундый рәхәт. Аның иңнәремә кагылып, башларымнан сыйпап алуы күңелләрне эретә, җылылык бирә, сабый чакка алып кайта.
Прасковья Александровнаның җиде оныгы, ун оныкчыгы бар. Аларның “әби” дип өзгәләнеп торулары йөрәгенә сары май булып ята.
- Сеңлем Гөлнара белән авылга еш кайта, җәйге каникуллар һәрчак әби-бабай янында уза иде. Бабайга ияреп печәнгә, урманга җиләккә барулар, иртән иртүк торып көтүгә чыгулар исемдә. Әби белән сепарат аера, аннары каймак белән тәмләп чәй эчә идек, - дип искә ала оныгы Эльмира балачак елларын. – Әбидә чисталык элек-электән бик көчле булды. Буялмаган өй идәнен ышкый-ышкый көнгә ике тапкыр юдыра иде. Чиста булмаса, уенга, яисә кич белән клубка чыгу юк, маңгай тирләрен сөртә-сөртә кабат юарга туры килә. Әнә шулай эшкә өйрәтеп үстергәне өчен без әбиебезгә бик рәхмәтле.
Ул-кызлары үзләре янына алырга биш куллап риза булсалар да, 90ны тутырган әби бүгенге көндә берьялгызы яши. Чөнки Иван абыйның: “Карчык, йортны ташлап чыгып китмә. Балаларда үз өең булмый ул”, - дигәне Прасковья апа өчен закон! Аннары үз өеңдә үз көең шул...
фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев