Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ике әбиле... авыл

"И-и-и балам, без шәһәргә бөтенләй дә кызыкмыйбыз. Монда бик рәхәттә яшибез бит. Иң мөһиме: бернинди ыгы-зыгы, шау-шу юк", - дип каршы алдылар безне Бөяр авылының “тотка”лары: 88 яшьлек Серафима һәм 81 яшьлек Зоя Григорьевалар.

И, зарланырга яратабыз да соң! Урам юлларында чокыр-чакырлы урыннар барлыкка килсә дә, краннардан су акмый башласа, берничә сәгатькә генә ут сүнеп торса да, дөнья беткәндәй хафаланабыз кайвакыт. Ә менә районыбыздагы иң кечкенә авылларның берсе булган Бөярдә кибет тә, клуб, мәктәп, медпункт, газ, су, юл да юк. Өлкәннәр пенсияне Янилдән барып ала, авырып китсәләр, ашыгыч ярдәм номерына шалтыраталар, азык-төлекне исә туганнары кайтара. Шулай да офтану сүзенең ни икәнен дә белми, тормышны ничек бар, шулай кабул итеп, булганына шөкрана кылып яши алар.

Тарихны белү мөһим

Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан, өлкәннәрнең сөйләвеннән билгеле булганча, Бөяр авылына 1770 елга кадәр нигез салына. Әлеге урыннарда бер якта - ерып чыккысыз сазлык, ә икенче якта кара урман була. Монда килеп урнашучылар, агачларны кисеп, йорт-кура торгызалар. 1860 елларга кадәр биредә яшәүче керәшен татарлары дәүләт крестьяннары категориясенә кертелә. Алар башлыча җир эшкәртү, терлек асрау белән шөгыльләнәләр. 1869 елда авылга хәзерге Питрәч районына керүче Чуча авылыннан руслар килеп төпләнә. XX гасырлар башында изге Гурий Туганлыгы ачкан мәктәп эшли. 

1920 елга кадәр авыл Казан губерниясенең Мамадыш өязе, Ядегәр волостенә керә. Шулай ук ул төрле елларда Мамадыш кантоны, Кукмара, Саба районнары составында булып тора, ә 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмараныкы дип санала. Халык телендә Кече Семен-Головина дип йөртелгән авылның исемен, Бөр елгасына бәйле рәвештә, 1929 елдан “Бөяр” дип үзгәртәләр. Биредә “Победа” колхозы оешып, ат, сарык фермалары эшли, бер-бер артлы ашлык амбарлары тезелеп китә, тимерчелек алачыгы төзелә. Ә инде бер елдан хуҗалыкның исеме “Самолет” дип үзгәртелә. 1952 елда ул “Кызыл сукачы” колхозы белән берләштерелә.

Авылда 1782 елда – 31 (барысы да - ир-атлар), 1859 елда – 105, 1897 елда – 151, 1908 елда – 174, 1920 елда – 209, 1926 елда – 239, 1938 елда – 220, 1949 елда – 68, 1958 елда – 60, 1970 елда – 44, 1979 елда – 45, 1989 елда – 20, 2019 елда 9 (4се генә даими торучылар) кеше теркәлгән.

Рәхәттә яшибез

- Яз һәм җәй айларында авылыбыз табигатенең гүзәллеген күрсәгез сез, исең китәрлек, - дигән иде бервакыт тумышы белән Бөярдән булган ут күршебез, типографиядә эшләүче Лидия апа Федорова.

Бу юлы авылның ап-ак шомырт чәчәкләре эченә күмелгән, болын һәм су буйларының каен һәм җир җиләкләренә төренгән вакытларын күрә алмасак та, һич үкенерлек булмады – сихри тынлык эчендә әкрен генә кышкы йокыга талып баручы Бөяр дә үзенчә бик матур.

- И-и-и балам, без шәһәргә бөтенләй дә кызыкмыйбыз. Монда бик рәхәттә яшибез бит. Иң мөһиме: бернинди ыгы-зыгы, шау-шу юк, - дип каршы алдылар безне авылның “тотка”лары: 88 яшьлек Серафима һәм 81 яшьлек Зоя Григорьевалар.

Теркәлү буенча 9 кеше исәптә булса да, бүгенге көндә ике генә хуҗалыкта җанлылык бар. Серафима апа 100 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән бертуган апасының улы һәм оныгы белән яшәсә, Зоя апа берьялгызы гомер кичерә.

Авылның киләчәге юк

- Балачак, яшьлек елларыбыз авыр вакытларга туры килде. 1921 елгы ачлыкны үзебездә татыган, черек бәрәңге ашап үсеп, исән калган буын без. Фермада бозаулар караган вакытлар да бүгенгедәй күз алдымда. Малларга ашатырга булмагач, астыннан чыккан саламны җыеп алып, шуңа су, бераз бәрәңге кушып пешерә һәм әлеге катнашманы бирә идек. Үзебез генә түгел, терлекләр дә бер кабым ризыкка тилмерде шул, - дип искә ала Серафима апа ул елларны. - Ут юк. Көз-кыш айларында караңгы тиз төшкәнлектән, чыра яктысында эшли идек. Өйдән киеп чыгып киткән чабаталар да фермага барып җиткәнче манма су була. Тик менә бер дә салкын тидереп авырып ятканны хәтерләмим, нык булганбыздыр инде. Хәзер дә, шөкер, саулыктан зарланган, фельдшерны борчыган юк.
Бозауларны Кукмарага сугымга (бойня) алып барган вакытта башыннан кичкәннәрне дә елый-елый сөйләде ул:

- Малларны таң атканчы абзардан куып алып чыгып китәбез, кабул итмәсәләр, киредән кайтабыз. Соңга калганда Кукмарада да кунып кала идек. Яңгыр астында бозауларны саклап чыккан төннәр дә аз булмады. И-и-и, заманалар диген...

Гомер юлында күпне күрергә туры килгән Серафима апаны һич кенә дә тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче әби дип әйтәсе килми. Күзләре күрә, колаклары ишетә, зиһене дә ачык. Улы белән бергә төп йортта яшәүче энекәшенә дә терәк ул. Ашарга пешерү, өй җыештыру, керләр юу кебек эшләрнең барысын да үзе башкара икән.

- Энем Валентинга инсульт булды, улы Олег та өч тапкыр операция кичерде. Сәламәтлекләре булмагач, алар бер җирдә дә эшләмиләр, - ди ул. – Үзем тормышка чыкмасам да, туганнарым миңа үз балаларым шикелле якын һәм кадерле. Элегрәк мал-туар асрый идек, әмма моннан берничә ел элек каралты-кураларыбыз янып кара күмергә әйләнде. Киредән торгызырга көчебез булмады. Бакчада бераз бәрәңге, суган, кишер-чөгендер утыртабыз. Суны җәен насос белән чишмәдән суыртабыз, ә көннәр салкынайткач, көянтә-чиләк белән ташыйбыз. Керләрне кул белән уам, телевизорлардан күрсәтүче машинада юудан бер дә ким түгел, ап-ак була.

Авылның киләчәге булмауга борчыла туксанны түгәрәкләп килүче әби.

- Бездә бигрәк бернәрсә юк шул. Юл, газ кергән булса да, бер хәл. Уңайлыклар булмагач, яшьләр табигатьнең матурлыгына, һаваның сафлыгына гына кызыкмаслар шул, - дип көрсенә ул. - Җәй торырга өч кеше кайта инде, көзгә алар да кире китәләр. Дача итеп тә файдаланучылар күренми. Ярый әле авылга аз булса да җанлылык бирүче ике фермер бар. Алар гына күченә күрмәсеннәр берүк. Аннары күршем Зоя исән-сау булсын. Киңәшчем дә, сердәшчем дә ул минем.

Үз өеңә ни җитә!

Тормышка чыгып, әни булу бәхетен татырга насыйп булмаса да, энекәшенең ике кызын үз нарасыйлары кебек тәрбияләп үстергән олы йөрәкле кеше ул Зоя апа Григорьева. Бөяр авылында дөньяга килә, үсеп буйга җитә һәм бүгенге көндә дә туган ягында, төп нигезләрендә берьялгызы яшәп ята ул.

- Кызлар үзләре янына чакыралар. “Апа, кышка гына булса да кил инде”, - диләр. Нишләп аларга комачаулыйм соң?! Аякларым йөреп торганда, егәрле чагымда үз өемдә рәхәтләнеп яшим әле. Ишегалдына чыксам, анда якын дустым – этем, өйдә исә минем белән бер юрган астында җылынып йоклаучы песием бар. Иптәш алар миңа, - ди ул. - Аннары көн узганы сизелми дә, кайвакыт күршем Серафиманың хәлен белергә дә вакытым калмый.

...Алты почмаклы кечкенә генә өйдә, чыннан да, шундый рәхәт, уңайлы. Иртән торуга ике якта да мичләргә ягып җибәрә, песие белән этенә иртәнге аш бирә, ишегалдында кеткелдәп йөрүче тавыкларын “сыйлый” әбекәй.

- Чәйләр эчеп, плитәгә төшке аш әзерләргә куюга, көн кичкә авыша башлый, - ди ул. – Җәй көне бәрәңге бакчасында кайнашсам, хәзер инде күп вакыт өйдә уза. Почтальон булмагач, газета-журналларга языла алмыйбыз. Дөнья һәм район яңалыкларын радиодан тыңлап, телевизордан карап беләм. Балалар атна саен киләләр, я Янилгә, я Кукмарага мунчага алып баралар. Керләремә хәтле юалар, рәхмәт инде үзләренә. Кияү ике трактор утын кайтарган иде, шуның вакларын ярам, лапаска ташыйм. Балалар: “Үзебез, үзебез”, - дисәләр дә, мәшәкатьләмим, әлегә үзем дә булдырам ләбаса...

Зоя апаның да балачагы бик авыр вакытларга туры килә. Әтисе сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Әнисе Дарьяга өч баланы үстерү, тормышны алып бару бер дә җиңел булмый. “Ярый әле, Зоя, син бар, иң зур ярдәмчем бит син”, - дип әйтә торган була ул.

- Әни черек бәрәңгедән көлчә пешерә дә: “Озын тәнәфестә генә ашарсыз, алайса кичкә кадәр тамагыгыз ачар”, - дип, кесәбезгә сала иде. Мәктәпкә барып җиткәнче вакланып бетә, бөртеген дә калдырмый ашап бетерә идек. Без бик күпне күрдек, балаларга андый михнәтләр насыйп булмасын, - ди ул. – Энем Александр 1969 елда фаҗигале төстә вафат булды. Әтисе үлгәндә Лидиягә – ике, ә апасы Ларисага дүрт кенә яшь иде. Сигез елдан сабыйлар әнисез дә калдылар. Без әни белән бергәләп берсеннән-берсе кечкенә ике кызны үстереп кеше иттек. Мин пенсиягә чыкканчы Янил мәктәбе ашханәсендә эшләдем. Аллага шөкер, балалар минем өчен үлеп торалар. Бәхетемнән еракка кияүгә чыкмадылар, дип сөенәм. Кайбер аналар үзләре тудырган ул-кызларыннан да мондый кадер-хөрмәт күрмидер. Бик рәхмәтле мин аларга.

Зоя апа җәен хуҗалыгында чебешләр асрый, тавыклары да, көн саен йомырка тәгәрәтеп, әбиләрен сөендереп торалар.

- Әби белән апабыз янәшәсендә беркайчан ятимлек ачысын тоймадык, - ди Лидия апа. - Укыттылар, тиешле тәрбия бирделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Инде үзебез оныклар сөйсәк тә, Зоя апабыз өчен һаман да бала әле без. Бишәр килограммлы итеп чебешләр үстереп бирә. Бакча нигъмәтләреннән, болындагы җиләкләрдән дә нинди генә кышкы ризыклар, кайнатмалар әзерләми ул! Без аның җитезлегенә, тырышлыгына, сабырлыгына сокланабыз. Картаймасын, безгә терәк һәм кирәк булып, тагын бик күп еллар яшәсен иде әле.

Авыл әбиләренең капка төбенә кадәр чыгып, изге теләкләрен теләп, кул болгап озатып калулары күңелгә моңсулык иңдерде. Кабат очрашулар насыйп булсын.

Илгизәр КОРБАНОВ, Янил авыл җирлеге башлыгы:

Бөяр авылында яшәүчеләр белән һәрчак очрашып, өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз. Чыннан да, уңайлыкларның берсе дә юк шул анда. Махсус программаларга кертү өчен дә халык саны җитми. Кеше аз булгач, үзара салым акчалары хисабына да әллә ни эшләп булмый. Кыш көннәрендә урам юлларын ачабыз, ут баганаларына да светодиодлы лампочкалар куйдык. Җәй көне чишмәдән насос ярдәмендә су суырту өчен шланглар белән ярдәм итәргә җыенабыз. Авылда Янилдән Илдар Хөрәмшинның – ат, Пчеловодтан Рөстәм Хәбибуллинның үгез фермалары бар. Бәлки киләчәктә фермерларга ярдәм йөзеннән нинди дә булса программа кереп, юлны төзекләндерә алырбыз, дип хыялланам.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балачак каникуллары шунда узган,искиткеч матур табигатле авыл.

    erid: 2VtzqxWHLUk