Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Без монда ничек төн кунарбыз соң? Аю янәдән килмәсме?"

    Моторлы көймә Вилюй елгасының нәкъ уртасыннан йөзеп бара. Елганы ике яклап уратып, көймәне озата баручы тайгадан Нурисәнең күңеленә ниндидер бер рәхәтлек тула шикелле. Көн матур, җылы. Елгада башка көймә-фәлән күренми. Көзге кебек ялтырап яткан су тигезлегенә көймә үз эзен салып бара да бара.

     

    - Бүген эш көне булганга, тайгада да, су өстендә дә кеше юк, - дип сүз башлады Коля, Нурисәнең уйларын сизгәндәй. - Ял көннәрендә монда балыкчыларны күп очратырга була.

    - Безгә балык күбрәк тияр инде, - дип сүзгә кушылды Әнзәр.

    - Безнең Вилюй сусаклагычында балык җитәрлек. Аны тотып бетерерлек кенә түгел. Ә елга балыгы бик тәмле, - дип әйтеп куйды Таня.

    Әнзәр бирегә тәүге тапкыр гына килми. Ә Нурисәнең әле Вилюй елгасын беренче күрүе. Чөнки алар яшәгән Полярный шәһәре бу елгадан дүрт йөз чакрым ераклыкта, тайганың тундра белән очрашкан җирендә - Төньяк Поляр түгәрәк өстендә ята. Анда табигать тә үзгәрәк. Сирәк агачлы урманда кыска буйлы карагай агачлары котып салкыннарына түзә алмыйча, кәүсәләре борылып-борылып, бик тилмереп үскәннәр. Ә монда әнә шул ук карагайлар нинди киң ябалдашлы, биек булып күтәрелгәннәр. Биредә хәтта каен агачлары да үсә.

    Хәтерли әле Нурисә: мәктәптә язгы каникул вакытында кызлары Айгизәне дә үзе белән алган иде Әнзәр. Ул вакытта балыкны Вилюй сусаклагычының аскы ягында, каналдан су агып чыккан җирдә, эре-эре ташларга басып тотканнар иде. Тик алар ул чакта ике генә балык алып кайттылар. Нурисәнең: “Ник шулай аз тоттыгыз?” - дигән соравына Әнзәр, бик серле итеп елмаеп: “Ә без Байанайдан шулай гына сорадык. Кызыма - бер кечкенә, үземә бер зур балык бирсәң, шул җитә, дип әйттек”, - дигән иде.

    Якут халкы ышануларына караганда, Байанай ау хуҗасы санала. Балык тотарга яисә ауга чыккан кеше Байанайдан аның уңышлы булуын сорарга, ә  кайтып киткәндә рәхмәт әйтергә тиеш.

    Елга буйлап ике сәгать чамасы барганнан соң, яр буенда агачтан салынган җыйнак кына өй күренде. Көймәне шул тирәгә китереп туктаттылар.

    - Килеп җиттек, коелышыгыз!

    - Менә шушы була инде безнең балыкчылар йорты, әйдәгез, әйберләрне соңрак алып керербез, хәзер өйгә рәхим итегез! Карап чыгыйк әле, - диде Коля.

    Җыйнак кына булып күренгән бу корылма әле бик иске дә түгел, шактый зур булып чыкты. Такталардан гына эшләнгән верандада өстәл, эскәмия һәм өй стенасына беркетелгән кечкенәрәк шкаф тора. Тик аның ишекләре ачык, ә эчендәге әйберләре тәртипсез, туздырылган иде.

    - Безнең монда кунаклар булып киткән икән. Мишка дәдәй кулы сизелә, - дип нәтиҗә ясады Коля.

    - Балыкчылармы? - дип сорап куйды Нурисә, кызыксынып.

    - Әйе. Балыкчының да ниндие генә әле! Менә карагыз бу калай банкаларга. Күрәсезме, Мишка дәдәй тәмле генә тамак ялгап киткән.

    Нурисә белән Таня банкаларны кулларына алып, әйләндереп карадылар. Алар ачылмаган, өч урында зур-зур тишекләре генә бар иде.

    - Аңламадыгызмени? - дип көлде Әнзәр. - Аю килеп, сыйланып киткән монда. Әнә күрәсезме, нинди зур теш эзләре калган.

    Тайга хуҗасы берничә банка арасыннан куертылган сөт банкасын аралап алып, тешләрен калайга батырып, сөтен суырып эчкән. Шул ук шкафта ачылмаган берничә яшел борчак банкасы да тора. Аю аларга кагылмаган. Кайсы банкада баллы сөт, кайсында яшел борчак икәнен каян белгән диген!

    Нурисәнең күңеленә шом керде.

    - Без монда ничек төн кунарбыз соң? Аю янәдән килмәсме?

    - Юк, килмәс, борчылмагыз, мин үзем белән ау мылтыгы алдым, олы җир белән сөйләшергә рациябез дә бар. Аю ябык ишекне ачып керә алмый. Әнә күрәсезме, ишек ачылмаган, без ничек каккан, шул көенчә тора, - дип, барысын да тынычландырырга ашыкты Коля.

    Ул арада Әнзәр, өйнең такта сугып кадакланган ишеген ачып җибәреп, өй эченә үтте. Аның артыннан башкалар да кузгалды. Монда аларны тагын бер сюрприз көтә иде. Әйтерсең, алар өйгә түгел, ә умарта оясына килеп керделәр! Монда бар җир озынборын, тагын әллә нинди бөҗәкләрдән гүләп тора иде. Аларның исәбе-хисабы юк. Өй эче томандагы кебек кенә күренә. Кеше исен сизеп, алар шунда ук тәннең барлык ачык җирләрен тешләргә тотындылар, авызга-борынга тулып, күз ачарга да ирек бирмәделәр. Әйтерсең, бөтен тайганың озынборыны шул өй эченә җыелган! Өйдәгеләрнең барысы берьюлы кычкыра-ахылдый ишеккә ташландылар. Ачык һавага чыккач та аркага, җилкәгә, чәч, күз кабакларына кунган озынборыннардан тиз генә арына алмадылар. Тышта да күп бу бөҗәкләр, ләкин алардан тәнгә май сөртеп котылып була иде. Җылы җәй җитеп, тайгада кар эри башлауга, барлык оешмаларда эшчеләргә төрле канечкеч бөҗәкләрдән саклану өчен бушлай май бирәләр. Әнзәр аны монда да күп итеп алып килгән иде.

    - Иртән сөртенгәннең көче беткән, ахрысы, озынборын моның кадәр тешләмәс иде, - дип сөйләнә-сөйләнә, ул, көймәдән май алып килеп, дусларына сузды.

    Реклама

    Бераз тынычлангач, ир-атлар, көймәдәге кирәк-яракларны бушатып, өй алдына ташыдылар һәм, читкәрәк китеп, нәрсәдер казый башладылар. Агач ботаклары, чыбык-чабык белән капланган чокырдан бәрәңге, суган, сыек май, тоз, борыч һәм башка ашамлыклар тартып чыгардылар. Бу өйдән һәм чокырдагы ризыклардан башка балыкчылар, аучылар да файдалана ала икән, ләкин бу юлы аларга кагылучы булмаган. Ризыкларны күтәреп өйгә таба барганда, янәшәдән генә бер җәнлек йөгереп үтте. Ул песидән бераз гына зуррак, йоны соргылт-кара төстә, ә башында аклы-каралы ике сызыгы бар икәнен күреп калды Нурисә. Алар өй янына килеп җиткәндә, мондый берничә җәнлек йөгерешеп йөри иде инде.

    - Килдегезме, матурларым? Сагындыгызмы мине? - дип, Коля җәнлекләр алдына берничә алма тәгәрәтте. - Бурсыклар болар, алма яраталар. Балык тотудан калган суалчаннарны да ашарга килеп җитәләр, безне күзәтеп кенә торалар.

    Өй тирәсеннән генә карагай, чыршы, нарат күркәләрен җыеп килделәр. Аларның бер өлешеннән Коля учак тергезде. Калганын Әнзәр төрле зурлыктагы калай банкаларга салып ут кабызды. Тәмле сагыз исе чыгарып, ялкынсыз гына яна башлаган күркәләрне Әнзәр өй эченә алып кереп куйды. Өй эче тиз арада төтен белән тулды. Ачык ишектән төтен белән бергә озынборыннар очып чыга башлады. Аларның кайберләре тиз арада күздән югалды, ә кайсысы ишек төбендә үк тәгәрәп калды.

    Учак янында ашарга пешерү белән мавыккан арада озынборыннар да онытылып торды. Бераздан Әнзәр, төтеннең артык куерып китүеннән шикләнеп, өйгә кереп караса, анда матраслар кып-кызыл ялкын белән яна иде. Аларны өстерәп елга ярына алып чыктылар. Шулай итеп, өйне янгыннан саклап калдылар.

    Ашап-эчеп алганнан соң, ирләр, кармакларын алып, уңайлырак урын эзләп, балык тотарга киттеләр. Кояш офык сызыгына җиткәнче, шактый гына балык тотып алып кайттылар. Ә хатын-кызлар табак-савытларны юып алганнан соң, өйне җыештырып чыгардылар.
    Иртән йокыдан торуга, барысы да бер-берсенә карап, көлешергә тотындылар. Кичтән битләренә, кулларына крем сөртеп яткан булсалар да, өй эчендә калган озынборыннар һәрберсенең күз кабакларын, иреннәрен, колакларын тешләп, танымаслык хәлгә китергән иде. Вилюй елгасында озынборыннар да эрерәк икән. Шуңа күрә дә алар катырак тешлиләр иде.

    Егетләр тотылган балыкларны чистартып, бераз гына тоз сибеп, кисмәкләргә тутыра бардылар. Чөнки җылы җәй айларында аларны берничә көн буена саклау мөмкин түгел иде.

    Елга балыгыннан тәмле уха пешереп, көн саен су коенып, вакытның үткәне сизелмәде дә. Көннәр дә кояшлы, матур булды. Рәхәтләнеп ял иттеләр. Елга ярыннан ерак китмичә генә тайгадан нарат җиләге, күк җиләк җыйдылар. Икенче көнне иртән кайтыр юлга чыгарга булдылар.

    Кичке аштан соң Әнзәр белән Коля, тагын бераз балык тотып кайтырга уйлап, күбрәк чиртә торган урынга киттеләр. Хатыннарының:

    - Һава бозылып тора, тотылган балык та күп булды инде, бармасагыз да ярар, - дип үгетләве дә ярдәм итмәде. Алар китеп бераз вакыт үткәннән соң, күкне яңгыр болыты каплап алды, давыллап ява да башлады. Көн тагын да караңгыланды. Ирләрен озак көттеләр Таня белән Нурисә, яр буена да чыгып карадылар, яңгырда юешләнеп, яңадан өйгә керделәр.

    Караңгылык тиз төште. Коля белән Әнзәр кайту ягына борылганда, яңгыр ява иде инде. Елга өстендә берни күренми. Алар яңгырдан сакланырга үзләре белән берни дә алмаган булып чыктылар.

    - Әйдә, яр буена табарак бор әле көймәне, берни дә күренми, кайда соң безнең өй? 
     Әнзәрнең туңудан тешләре тешкә тия, бөтен тәне калтырый иде.

    Елганың сай җиреннән барганга, көймәнең асты комга утырды. Алар аны этеп чыгарып, тагын да юешләнеп көймәгә кереп утырдылар. Ә яңгыр ява да ява. Көймәнең койрык очыннан бер эскәтер табып алып,  яңгырдан ышыкланыр әйбер булганына сөенештеләр. Эскәтер кечкенә иде - Әнзәр үзенә таба тартса, Коляның өсте ачыла, Коля үзенәрәк алса, Әнзәргә җитми.

    - Шушы тирәдә генә булырга тиеш бит инде безнең йорт, - диде Коля, түземлеге бетеп. 
    Никадәр тырышып күзәтсәләр дә, яр буенда балыкчылар өе күренмәде. Арып-алҗып, юешләнеп беткән ике дусны йокы баса башлады. Өйне табудан өметләрен өзеп, икесе бер карарга килеп, алар, шушы урында туктап, төн үткәрергә булдылар. Җәйге төн кыска, тиз яктырыр. Яңгыр туктады, әмма киемнәре баштанаяк юешләнгән иде, алар, калтыранып, аркага арка терәп утырдылар. Бер-берсенә эндәшерлек хәлләре дә, теләкләре юк иде...
    Елга өстендә болытлар таралып, таң яктысы сизелер-сизелмәс кенә беленә башлауга, Әнзәр күзләрен ачкач шаккатты: аларның көймәсе балыкчылар өеннән берничә йөз метр гына ераклыкта комга терәлеп туктап калган иде. Дуслар, суга сикереп төшеп, өйгә таба йөгерделәр.

    Алар хатын-кызлар торганчы, көймәне бушатып, үзләре белән алып китәсе төенчекләрне төйнәп куйганнар иде инде. Ашап-эчеп алганнан соң, өйне бикләп, калган ашамлыкларны балыкчылар гына белә торган чокырга күмеп, кайтыр юлга кузгалдылар.

    Көймә барган уңайга йомшак җылы җил битләрне иркәли, әллә елгадан, әллә көймәдәге балык тутырылган кисмәкләрдән балык исе килә. Тыныч. Рәхәт. Нурисә тайганың матурлыгына   сокланып, яр буйларын күзәтеп бара.

    - Карагыз әле, яр буенда бер эт йөгереп йөри, - дип, кинәт ярга таба күрсәтте. Барысы да шул якка таба борылып карадылар.

    - Аю балалары, әнә тагын берәү күренде, - дип куйды Коля. - Димәк, әниләре дә ерак түгел, шушы тирәдә булырга тиеш.

    - Аю суда яхшы йөзә, безгә тизрәк бу тирәдән ераккарак китәргә кирәк! - диде куркуы йөзенә чыккан Таня.

    - Балаларын ташлап, аю суга кермәячәк, курыкмагыз, без ярдан ерак, - дип тынычландырса да, Коля ау мылтыгын капшап куйды. Алар аю балалары уйнап йөргән ярдан ераклашканнан-ераклаша барды.

    Барысы да артта калды дип, иртәрәк сөенгән булып чыкты балыкчылар. Кинәт көймәнең бер моторы туктады да көймә янтайды. Аның кырыйларыннан су тула башлады. Шәһәргә дә ерак калмаган иде бит инде, ничек кенә исән-сау кайтып җитәргә? Көймәгә кергән суны кем ничек булдыра, шулай бушатырга тотынды. 

    - Сусаклагычның иң тирән җире монда, - диде Коля. - Су тагын да күбрәк керә башласа, балык тутырылган кисмәкләрне суга атарбыз, әзер булыгыз! Минем сезне исән-сау алып кайтып җиткерәсем бар.

    Юлдашлар аңа ышанып, ул кушканның бөтенесен дә төгәл үтәделәр. Бер якка янтайган, бер генә моторы эшләгән көймә әкрен генә ярга килеп туктады.

    Маҗаралар белән тулы бу күңелле көннәрне алар бик еш искә төшерерләр әле. Бөтенләйгә  туган якларга кайтып киткәч тә, ерак Якутиянең кеше аягы сирәк баскан тайгасын төшләрендә күреп, елмаеп уянырлар. Күңелләреннән генә Байанайга рәхмәт укырлар.

    Суфия МОСТАФИНА, 
    Янсыбы авылы

    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: