Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бер нигездә - 100 ел

Йөзьяшәр әбинең бүгенге көндәге байлыгы:7 баласы, 17 оныгы, 25 оныкчыгы, оныкларының 2 баласы.

Күз тимәсен, сөбханалла, Олыяз авылыннан Нәзифә апа Мәхмүтова турында бу сүзләр. Менә бер гасыр инде ул үзенең төп нигезендә тыныч, матур гомер кичерә. Билгеле, тормышында сикәлтәле вакытлар да була. Әмма ул сынмый-сыгылмыйча, әле бүген дә бөтен якыннарын бер йодрыкка  туплап, бердәм итеп яши. 

Без барган көнне дә Нәзифә апаның барлык балалары, килен-кияүләре, туганнарының төп нигезгә җыелган чагы иде. Биредә яшәүче киленнәре Гөлсидә апаның гомер бәйрәме икән. Ишегалдында шау-гөр киләләр, җырлап та алалар, бииләр дә. Нәзифә апа да - түгәрәк уртасында. Кадерлеләренә сокланып, әкрен генә тормыш йомгагын сүтә ул...

Йөзьяшәр әби Олыяз авылының ишле, гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Кызганычка каршы, әнисе ун балага гомер бирсә дә, бертуганнары бер-бер артлы дөнья куйган. Нәзифә апа үзе генә исән калган.  

- Балачак, яшьлекне күрергә вакыт булмады. Кояш чыкканчы, басуга уракка җибәрерләр иде, аннан кич, караңгы төшкәч кенә кайттык. Бик авыр булды. Әти белән Кукмарага таш юл салырга да йөрдем. Ул җәеп торды, мин таш-балчык ташыдым. Әти бик уңган кеше иде, нинди авыр вакытлар булса да, безне ач-ялангач итмәде, эшсез дә тотмады. Бәрәңгесен дә үстердек, малын да асрадык, - дип, яшьлек хатирәләрен яңарта ул

Нәзифә апа – соклангыч кеше. Ул әле дә тик торуны белми: бакчада да бил бөгеп керә, камыр ашлары да пешерә, чеби түшкәсен дә чистарта, печән дә әйләндерә, җиләккә дә йөри икән. “Беркөнне генә дә, бакчага чыгып, кишер чүбе утаган.  Әле дә безгә булышыйм дип яши ул”, - диләр балалары. “Эшләтмиләр шул хәзер. Әз генә кыймылдый башласам, җитәкләп алып кереп куялар”, - диде Нәзифә апа, бераз үпкәләп.

- Әнинең әти-әнисе дә озын гомерле булды. Әби – 93, бабай 86 яшендә дөнья куйды, - дип сүзгә кушыла йөзьяшәр әбинең кызы Рәсимә апа. – Бу – безнең әнинең төп йорты, алар гомер буе шушында тормыш иткәннәр. Әни бердәнбер кыз булгач, аны үзләренең яннарыннан читкә җибәрәселәре килмәгән, һәм әти дә сугыштан бу нигезгә кайткан. 
Алай да Нәзифә апа яшь чагында Мәскәүгә бару турында хыяллана торган булган.

Тормыш иптәше Мәкъсүт абый өйләнешкән вакытта аңа: “Мин сине Мәскәүгә алып китәм”, - дип вәгъдә дә биргән. Әмма каһәр суккан сугыш егет белән кызның планнарын челпәрәмә китергән. “Мәскәүгә алып барам диде дә үзе “Ташкентка” китеп барды. Мин бер бала белән торып калдым”, - дип искә ала Нәзифә апа. Шул китүдән егет бары тик биш елдан соң гына туган якларына әйләнеп кайта ала. Башта хатлар язып тора, ә соңгысында: “Без Орлов өлкәсендә, чолганышта калдык, исән чыксам, хат салырмын”, - дип яза. Шуннан соң хәбәр-хәтере югала. Дүрт ел гомерен әсирлектә үткәрә. “Туган якларга кайтып, ун көн яшәсәм, рәхмәтле булыр идем”, - дип хыяллана ул анда.

Нәзифә апаның әнисе бик кырыс кеше була. Кызы кияүгә чыгып куймасын тагы, дип, баласын биш яшькә кадәр имезергә куша. Ирен юксынып, хәбәрсезлектән борчылып яшәгән көннәрнең берсендә Нәзифә апа төш күрә: күгәрчен тотып алдым, кулымда бер уч йоны калды, ди. Ирем сугыштан кайтыр, һәм бик күп балаларыбыз булыр, дип юрый ул моны. Чыннан да, шулай була.

- Мәкъсүт авылга урманга агач-ботакка барган авылдашларның атына утырып кайткан иде. Шул кешенең хатыны миңа ирең кайтты, бездә, дигән хәбәрне җиткерде. Ул әсирлектә бик ябыккан, сөяккә калган иде. Аның белән очрашу, кочаклап алулары кияүгә чыгуга караганда да дулкынландыргыч булды, – дип елмаеп искә ала бу вакытларны акъәби. – Иптәшләре аңа: “И-и, Нәзифәң күптән кияүгә чыккандыр, балалары бардыр инде”, - диләр икән. Шуңа күрә ул турыдан-туры өйгә кайтырга базмаган. Әтисе кайтканчы минем белән йоклаган улым гына сөенмәде, сугыш әттәсе китсен, дип елый иде.

Нәзифә апа тормыш иптәше Мәкъсүт абый белән тугыз балага гомер биргәннәр. Әмма бүгенге көндә җан кисәкләренең икесе вафат икән. 1963 елны Рәмзия исемле бер кызчыклары язгы суга агып киткән. Мәктәпкә укырга барам дип торган сабыйның үле гәүдәсен боз астыннан табып алып кайтканнар. Ә иң өлкән уллары, авыртып, 53 яшендә дөнья куйган. Мәкъсүт абый үзе дә сугыштан соң сәламәтлеккә туена алмаган, 67 яшендә гүр иясе булган. 

Ул авылда бригадир булып эшләгән, иске мәктәп, клуб, фермаларда мал торакларының төзелешендә күп хезмәт куйган. Ә Нәзифә апа колхозда төрле эшләрдә көч түгә.
- Ире бригадир булганга эшкә чыкмый, дип әйтмәсеннәр өчен, балаларым кечкенә вакытта ук уракка төштем. Аларны имезергә кайтасым булса да, сорарга ояла идем. Ә бергә эшләгән хатыннар, бар, балаларыңны ашатып кил инде, дип, мине озатып җибәрәләр иде. Ә мин өйдән, куеныма тыгып, аларга ипи кисәге алып килә идем. Соңыннан гына аларның мине ипигә җибәргәннәренә төшендем, - диде Нәзифә апа, хәтер йомгагын сүтеп. 

Лаеклы ялга чыкканнан соң, унбер ел Казаклар авылында урнашкан алмагачлыкта эшли. Бик зур мәйданны били ул, анда агач төпләрен йомшарталар, печәнен чабып, җиләк-җимешләрен җыя торган булалар. 

- Без ишле гаилә булсак та, җитеш-мул тормышта яшәдек, әти-әни бик тырыш булдылар. Әнинең, башына куеп, печән ташыган вакытлары әле дә күз алдымда, бөтен койма башлары, түбәләр хуш исле болын печәне белән тула иде. Ул аш-суга оста булды, һәрвакыт камыр ризыклары пешерде. Бер казан тутырып, эремчек пилмәннәре (вареники) пешергәне бүген  дә хәтердә. Авылда бәлеш ясарга һәрвакыт аны чакыралар иде. Әле дә майда кабартмалар йөздерә. Үзе дә коймакларны эретелгән ак майга манчып, тәмләп ашый. Имеш, хәзер камыр, майлы ризыклар ашарга ярамый, дигән булалар... – диде Рәсимә апа. – Әни төп нигездә бертуганыбыз Камил һәм аның тормыш иптәше Гөлсидә белән гомер кичерә. Башка балалары Кукмарада, Киров өлкәсендә яшиләр.  Әни киленнәрен бик ярата, шуңа күрә алар да аңа кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Безне дә туганчылыклы булырга өйрәтеп үстерде, бер-беребез өчен җан атып торабыз. Бәйрәмнәрне уздырырга төп нигезгә җыелабыз, барлык эшләрне бергә-бергә башкарабыз. Шулай күңелле генә яшәп ятабыз. 


Йөзьяшәр әбинең бүгенге көндәге байлыгы:7 баласы, 17 оныгы, 25 оныкчыгы, оныкларының 2 баласы.


Озын гомерле булуның сере нидә?

Нәзифә апаның озын гомерле булуының сере аның тормышны яратуы, уен-көлкене үз итүендәдер, ди балалары. Ул әле дә шаяртырга ярата, җор телле. Бервакыт аннан танышы: “Нәзифәттәй, камырың шулкадәр уңа, ничек куясың син аны, миңа да өйрәт әле”, - ди. Нәзифә апа исә: “Бер чиләк су, бер кап тоз, бер кап чүпрә” , - дип тезеп китә. Ул әйткәннәрне чын күңеленнән ышанып язып барган хатын соңыннан гына исенә килеп, шаяртканын аңлап ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk