30 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмарада “Игътибар - балалар” кисәтү акциясе бара
"Көзге каникуллар" оператив-кисәтү чаралары хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. Агымдагы елның 9 аенда республикада балалар катнашында 473 юл фаҗигасе булган, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 498е төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында балалар белән бәйле 9 һәлакәт теркәлде,...
-
Татарстанда Идел елгасында ике ир мәете табылган
Бүген сәгать көндезге 1дә 1 нче номерлы янгын-коткару зональ отряды хезмәткәрләре Идел елгасыннан ике ир-егетнең үле гәүдәсен тартып чыгарганнар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге кешеләрнең кем икәнлекләре һәм һәлак булу сәбәпләре ачыклана. Кешеләрне табып алуда 13 кеше, 5 берәмлек техника...
-
Мамадышлылар Кукмара музее белән танышты (фото)
"Мамадыш шәһәренең яшь инвалид спортчылар җәмгыяте" вәкилләре Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда булып киттеләр. Экскурсия вакытында төп игътибар район тарихына һәм спортның үсешенә бирелде. Мөмкинлекләре чикләнгән егет-кызларның яхшы кәефе барыбыз өчен дә үрнәк булырлык, диләр музей хезмәткәрләре.
-
Буран, өермәле җил, бозлавык: Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә - республикада буран, кар һәм бозлавык көтелә. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 30 октябрьдә Татарстанда бераз кар көтелә, төнлә температура 1-6 градус салкын булачак, көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын. 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә һава торышы сизелерлек...
-
Кукмара мәдрәсәсендә шәмаилләр күргәзмәсе ачылды
Кукмара мәдрәсәсендә якташыбыз - Мәмәшир авылында яшәүче Галимов Муллахмәт Мирзахмәт улы иҗат иткән шәмаилләр һәм табигать күренешләрен сурәтләгән картиналардан торган күргәзмә ачылды. Үзешчән рәссам иҗаты белән танышырга теләүчеләр әлеге күргәзмәне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр карарга килә ала. Керү ирекле.
-
Гөлгенә: Гаиләбезгә кайгы килгәч намазга бастым
Автор башкаручы һәм юмор остасы Гөлгенә юкка гына "Яулыклы такмаклар"ны җырлап йөрми, хәзер ул сәхнәгә яулык ябып чыга һәм хәтта намазын да укый. Күптән түгел Гарифҗан Мөхәммәтшинның Балтачта узган юбилей кичәсендә мулла: "Сәхнәгә яулыктан чыгып җырлаганын күргәч бик куандым", - диде Гөлгенә турында... - Гөлгенә, син сәхнәдә генә яулык бәйлисеңме?...
-
Иске Оча авылында юл проблемасы кайчан хәл ителер икән?
Безнең Иске Оча авылындагы Восточная урамында йөри торган түгел. Бик пычрак, машиналар да үтә алмый. Берәр бәла-каза була калса, Ходай сакласын, һич ярдәм күрә алмаячакбыз. Җирлек башлыгы сентябрь аенда юл мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип ышандырган иде. Бу проблема кайчан хәл ителер икән? Валентина АФАНАСЬЕВА Әлеге сорауга Түбән Үрәс авыл җирлеге...
-
Ир “җилкә”гә утырса...
"Миләүшә бәби тапкач, өйдә ярты елга якын гына утырды. Баланы калдырды да эшкә чыкты. Моңа бөтен күрше-тирә аптырады. "Нарасый кем белән соң?" - дип тә кызыксындык. Баланы ирем карый, ди. Миләүшә бер оешмада җитәкче урынбасары булып эшли. Вазыйфасы әйбәт, хезмәт хакын да яхшы түлиләр. Эш урынын югалтасы килмәгән, күрәсең. Ә...
-
Кукмарада хәзер газета-журналларны киосктан да алырга була
"Почта" автобус тукталышында газета-журналлар һәм башка товарлар сата торган киоск эшли башлады. Анда шулай ук чиратсыз барлык төр түләүләрне түләргә, "Товары-почтой" каталогы буенча һәм подпискага заказлар бирергә мөмкин.
-
Йөк һәм җиңел машиналар бәрелешкән: ике кеше һәлак (фото)
Бүген иртән 8 туларга 10 минутта Чистай - Аксубай - Нурлат трассасының 72 нче чакрымында "Лада Приора" белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет, Нурлат ягыннан Чистайга таба килгәндә, зур тизлектә каршы як юлга чыккан һәм рулендә 28 яшьлек егет барган "Фредлайнер" йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә җиңел машинаны йөртүче һәм...
-
Ташлы-Елга кызы Гөлназ Сәлләмовага ярдәм итү йөзеннән Кукмарада хәйрия концерты оештырыла
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 11ноябрь көнне район Мәдәният йортына Ташлы-Елга авылында яшәүче Гөлназ Сәлләмовага ярдәм итү йөзеннән оештырылачак хәйрия концертына көтеп калабыз. Билет бәясе: 200 сум. Башлана: 19.00 сәгатьтә. Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар: СБЕРБАНК: карта номеры 4276 6200 2500 2332 Алучы: Саллямова Гульназ Мунировна. МЕГАФОН: +7 937 570 67 45 КИВИ...
-
Судьялар Кукмарада хоккей уйнады (фото)
"Олимп" боз сараенда "Содружество" Кубогына хоккей буенча турнир узды. Анда Кукмараның "Ветераннар", Сосновканың "Витязь", Татарстан Югары судының "Фемида" хоккей командалары көч сынашты. Турнирның ачылу тантанасында Татарстан Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев, район прокуроры Ришат Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллиннар чыгыш ясады. Турнирда беренче урынны кукмаралылар алды. Икенчедә...
-
Айгөл Рәхимованың никахы ни сәбәпле өзелгән?
Соңгы арада Айгөл Рәхимованың шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Җырчы кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргән булган, тик яраткан кешесе белән кавыша алмаган. Сәбәпләре нидә икән соң? "Октябрь аеннан бирле никахка әзерләндем, тик барып чыкмады. Яраткан кешем белән никах алдыннан аерылышырбыз, дип бер дә уйламадым. Без уртак дуслар аша таныштык. Мин...