30 июль 2016 яңалыклары
-
Туембаш җирлегендә семинар узды (фото)
Бүген Туембаш авыл җирлегендә үткән семинарда район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре, җирлек башлыклары катнашты. Семинарда катнашучыларны Туембаш җирлеге башлыгы Илфат Гарипов җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды. Пленар өлештә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, полиция хезмәткәре Ленар Закиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның урынбасарлары Розалия Галиева,...
-
Веломобильдә җилдерүче әбиләрнең кайсы районныкы булулары билгеле белды
Веломобильдә йөрүче татар әбиләре уйламаганда бүгенге көн геройлары булды да куйды. Казан әбиләре дип фаразлау дөрес булмады, алар Казан күрергә килгән Балык Бистәсе әбиләре булып чыкты. Олы Елга авылында гомер итүче Дания Хөснетдинова, Маһруза Габидуллина, Асия Сафиуллинага әлеге сәяхәт бик ошаган. Киләсе елга, исән-сау булып, тагын килергә хыяллана икән әле...
-
Ришвәт түгел, күчтәнәч
Район газетасында коррупциягә каршы район комиссиясе әгъзалары тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре бирелгән иде. Алар бездә борчу тудырды. Үзәк район дәваханәсендә берничә тапкыр дәваланырга туры килсә дә, табибларның бездән беркайчан да акча сораганы булмады. Шулай да рәхмәт йөзеннән конфет яки башка тәм-том калдыруыбызны яшермибез. Аякка басарга ярдәм иткән, сәламәтлегеңне кайтарган кешегә...
-
Төп юнәлеш орлыкчылык булачак
Киров өлкәсе белән чиктәш урнашкан "Тойма" ширкәте районда иң компактлы хуҗалыкларның берседер. Алар үз "почмак"ларында тыныч кына эшлиләр, яшиләр. Биредә һәр өлкәдә тәртип, оешканлык сизелә. Үткән атнада орлыкчылык буенча үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучыларда да бары уңай фикерләр генә калдырдылар алар. Әлеге чарага тоймалылар белән хезмәттәшлек итүче район һәм республикадан хуҗалык җитәкчеләре,...