29 декабрь 2016 яңалыклары
-
Коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Утырышта 2016 елда Кукмара районында коррупцияне кисәтү буенча хокук саклау органнары эшчәнлеге турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевның чыгышы тыңланды. Район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан башкарылган чаралар һәм комиссия карарларының үтәлеше белән таныштырды.
-
Татфондбанк клиентлары булган эшкуарларга банклар ташламалы кредитлар бирә башлаган
Берничә көндә шуның буенча кредит оешмаларына ун эшкуар мөрәҗәгать иткән. Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентлары булган эшкуарлар, счетлары буенча акча бирү туктатылганнан соң, банкларга ташламалы кредитлар сорап мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә «Ак Барс» банкы һәм Саклык банкы (Сбербанк) вәкилләре белдерде. «Ак Барс» банкының корпоратив бизнес...
-
“Форпост”лылар Лубянда узган Яңа елда тәртип саклады
Лубян урман-техник көллиятендә Яңа ел бәйрәме гөрләде. Программада күңелле җырлар, дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар бар иде. Иң матур кар сыны ясаучы һәм стена газетасы чыгаручы студентларга Мактау грамоталары, кыймәтле бүләкләр тапшырылды. Хокук саклаучы "Форпост" хәрәкәте студентлары бәйрәм барышында җәмәгать тәртибен саклауда активлык күрсәттеләр, дип яза "Наш Кукмор".
-
Кукмара музеенда балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды (фотолар)
Балалар бакчасына йөрүчеләр Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең осталыкларын күрсәтте Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда балалар белән һәрдаим төрле чаралар оештырыла. "Тылсымлы предметлар музее" дигән Яңа ел бәйрәме дә бик күңелле үтте. Бәйрәмгә поселокның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасына йөрүче нәниләр чакырылган иде. Балалар конкурс-бәйгеләрдә катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр....
-
"Ак Барс" банк "Татфондбанк" кертемчеләренә иминият түләүләренең яртысын башкарган
Барлыгы "Ак Барс" бүлекчәләре аша 18,5 мең кеше түләү кабул итәчәк. "Ак Барс" банк "Татфондбанк" кертемчеләренә 1,3 млрд сум акча түләгән, бу "Ак Барс" аша үтәргә тиешле иминият түләүләре күләменең яртысын тәшкил итә, дип хәбәр итә банкның матбугат хезмәте. Барлыгы "Ак Барс" бүлекчәләре аша 18,5 мең кеше түләү кабул итәчәк....
-
Кукмарада юл фаҗигаләрендә 11 бала тән җәрәхәтләре алган
Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 8 гыйнварга кадәр "Кышкы каникуллар" акциясе бара. Бүгенге көнгә кадәр балалар катнашында 9 юл фаҗигасе булды, 11 бала зыян күрде. Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре...
-
Сөт эшкәртүдә республикада иң зур өлешне Кукмара районы керткән
Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә. Татарстанда, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә һәм сатыла, дип белдерә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Мәсәлән, 27 декабрь...
-
Нәбиуллина: Татфондбанкта булган хәл Татарстанның банк системасына җыелма йогынты ясамый
Россия Банкы рәисе республиканың банк секторындагы вазгыятьне тотрыклы дип бәяли. Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында Татфондбанкта булган хәл Татарстанның банк системасына җыелма йогынты ясамый, дип белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Нәбиуллина сүзләренчә, Татфондбанкның күләме нинди булуга карамастан, хәтта аның белән булган хәл дә Татарстанның...
-
“Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек – 2016” бәйгесенең лауреатлары арасында кукмаралылар да бар (фото)
Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек - 2016" бәйгесенең лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстанда бизнесның үсешенә ярдәм итү, эшмәкәрлек эшәчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә статусын күтәрү максатында оештырылган бәйгенең җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар. "Авыл хуҗалыгы" номинациясендә Таһир Бариев, Илфат Сафин, Васил Сафин һәм Лена Галиевалар җиңү яулады. "Җитештерү"...
-
Нинди явызлык! Нурминкә яр буендагы боздан ясалган "йорт"ларны җимерә башлаганнар (фотолар)
Кукмараның Нурминкә яр буе быел әкияти матурлыкка күмелде. Боздан Кар бабай мәйданчыгы да төзегәннәр иде. Анда кышкы каникуллар чорында балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрү планлаштырыла. Әмма инде әлеге мәйданчыктагы "йорт"ларны җимерә дә башлаганнар. Аларны булдыру өчен никадәр хезмәт, көч кирәк, ләбаса. Ничек итеп куллары күтәрелә икән? Әлеге начарлыкны чит...