28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмараның Ленин бакчасында кәҗәләр “ял итә” (фото)
Кукмара көннән-көн үсә, матурлана. Яңа юллар, тротуарлар, ял парклары - барысы да халык өчен! Тик менә булганны саклап тота беләбезме соң?! Сүзебез поселок үзәгендәге Ленин бакчасы хакында. Аны бүген кәҗәләр көтүе "басып" алган иде. Әле кайчан гына әлеге ял паркына газон печәне чәчелгән, агач-куаклар утыртылган иде, бүген исә сакалбайлар рәхәтләнеп...
-
Гөмбәгә барган хатын-кыз аягын сындырган (фото)
Ул урманнан үзе чыга алмау сәбәпле, улына шалтыраткан. Кичә Яшел Үзәндә 67 яшьлек хатын-кыз урманга гөмбәгә киткән, әмма өйгә үз аягында кайта алмаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Урманда хатын-кыз егылып аягын сындырган. Ул улына шалтыратып ярдәм сораган. Малае урманга...
-
Байлангар клубында якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевны искә алу кичәсе үтәчәк
6 октябрьдә, сәгать 10.00да Байлангар авылы мәдәният йортында күренекле якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевны искә алу кичәсе үтәчәк. Рәхим итегез! Мәгълүмат өчен Тәлгать Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын "Саба таңнары" газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган җәмәгать эшлеклесенә, районыбызның...
-
Фирдүс Тямаев: Минем концертка халык яшәргә килә!
Фирдүс Тямаев - бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Ә кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк була. Соңгы арада Фирдүс турында тискәре фикерләр еш ишетелә башлады. Моны "тикшерү" максатыннан җырчы белән очрашу оештырырга булдык. Хәзерге вакытта Фирдүс Тямаев гастрольләрдә йөри, ягъни аны бер урында "тоту" җиңел түгел....
-
Лубян авыл җирлеге тракторлы булды
Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхразиев хәбәр итүенчә, район булышлыгы белән Лубянга МТЗ-82 тракторы кайткан. Әлеге тракторны без кирәк-яраклар өчен файдаланачакбыз, ди җирлек башлыгы.
-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы барышында инспекторлар укучылар белән очрашты (фото)
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында районда эшләп килүче гаилә бәхетсезлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспекторлар Нырты, Нырья, Лельвиж, Югары Арбаш мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре уздырдылар, акцияләр оештырдылар. Укучыларга терроризм һәм экстремизмның куркыныч афәт булуы төшендерелде. Шулай ук инспекторлар үзләренең чыгышында халык күпләп җыелган җәмәгать урыннарында, транспортта игътибарлы...
-
Беренче сыйныфларга яктылыкны кире кайтара торган “смайлик”лар таратылды (фото)
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов Зур Кукмара мәктәбенең 1"А" һәм 1"Б" сыйныф укучыларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында сөйләде, юлларда сак һәм игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. Әңгәмәдән соң балаларга яктылыкны кире кайтара торган "смайлик"лар таратылды.
-
Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы министры вазифасында эшләвен дәвам итәчәк
Татарстан Президенты Марат Әхмәтовның депутат мандатыннан баш тарту карарына аңлатма бирде. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" сәяси партиясе кандидатларының федераль исемлеге составында Дәүләт Думасына сайланган Марат Әхмәтовның депутат мандатыннан баш тартуына аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. "Марат Гата улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең...
-
Зөя, Нократ Аланы һәм Бөрелегә поездлар йөрми башлый
3 октябрьдән - 31 декабрьгә кадәр биш шәһәр яны поездын җәдвәлдән чыгарыла. Электричкалар шул вакыт аралыгында түбәндәге маршрутлар буенча башка йөрмәячәк: Казан - Зөя (22.27-23.43), Казан - Нократ Аланы (6.15-9.25), Нократ Аланы - Казан (11.48- 15.10), Казан - Бөреле (10.32-11.32), Васильево - Бөреле (4.43-6.07). http://intertat.ru
-
Моңсуланмыйк (шигырь)
Көзгә кердек диеп моңсуланмыйк, Табигатьнең иң бай фасылы. Игеннәр өлгерә, муллык көтә, Ризык белән табыннар тулы. Гомер көзенә кердек дип моңсуланмыйк, Ул бит безнең горурлык чоры. Артта - үткән еллар, узган юллар, Барысы да гомер байлыгы. Горур атлыйк гомер көзләренә Көч-дәрт булсын әле йөрәктә. Гел шатылкта, саулыкта, байлыкта Язсын әле...
-
“Подписка өчен –телевизор” акциясендә катнашкан райондашыбыз кызыксындыру бүләгенә лаек булды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте карамагындагы газета-журналларга иң күп язылучылар арасында барган "Подписка өчен -телевизор" акциясенә йомгак ясалды. Өркеш авылында яшәүче Ленара Гибадуллина әлеге акция кысаларында кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
-
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда бүген “Кичке уен” узачак
Җырлы-биюле тамашаны Чарлы һәм Поч.Сутер җирлеге үзешчәннәре оештыра, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме. Программада: берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар. Башлана сәгать 19.00да. Рәхим итегез!
-
Казанда узган ярминкәдән фоторепортаж
Казанның агросәнәгать паркында көзге ярминкә узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Анда 31 белем бирү учреждениесе, 10 поселок балалар бакчасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге, Кукмара аграр көллияте, Лубян урман-техник көллияте катнашты. Ярминкәдә актив катнашканы өчен Кукмара районы диплом белән бүләкләнде.
-
Фура җиңел машина белән бәрелешкәч ауган (фото)
Һәлакәт М7 трассасында булган. Кичә М7 трассасының 872 нче километрында DAF йөк машинасы һәм «Тойота Королла» автомобиле бәрелешкән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Һәлакәт Татарстанның Питрәч районында булган. Бәрелешүдән соң "КАМАЗ"лар өчен запас частьлар төягән фура ауган....
-
Ныртыда яшәүче Минҗамал Харисовадан гөмбә маринадлау рецепты
Гөмбәләрне яхшылап юып, ут өстендә 5 минут кайнатасы. Суын түгеп, кабат юганнан соң, гөмбәләр өстеннән 2-3 сантиметр биегрәк итеп су салып, аңа 1 килограмм гөмбә исәбеннән 5-6 түгәрәк кара борыч, шулкадәр үк хуш исле борыч, 1 лавр яфрагы, чәй калагы очында лимон кислотасы, бер чеметем корица, 1 чәй калагы шикәр...