28 июль 2017 яңалыклары
-
Роберт Миңнуллин Хәния Фәрхигә багышлап шигырь язган
/vk.com/intertatgazeta
-
“Мөхәммәтшин кубогы”на уза торган футбол турнирының расписаниесе
Турнир алга таба районнар арасында дәвам итәчәк. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз.
-
Полиция хезмәткәрләре “Нараткай” лагереның хәрби-патриотик сменасы ачылу тантанасында катнашты (фото)
Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагерендә "Көндезге күзәтчелек отряды" хәрби-патриотик юнәлештәге смена үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
-
Хәния Фәрхинең кайда һәм кайчан җирләнәчәге билгеле булды
Кичә, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды. "Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга...
-
Ташламалы бәягә "Хезмәт даны"на язылып калырга ашыгыгыз
2018 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен август ахырына кадәр район газетасына ташламалы бәя тәкъдим ителә, 6 айга 616 сум 44 тиеннән, ә оешмалар 706 сум 44 тиеннән язылырга мөмкин. Редакция 31 августка кадәр газетабызга язылучылар арасында акция игълан итә. Инде бәхетле отыш ияләренә бүләкләр дә әзерләп куйдык. Төп приз -...
-
Иртәгә Нормабашта балык тотучылар ярышы була
29 июльдә Кукмара районы Нормабаш авылы буасында IV төбәкара балык тотучылар ярышы була. Ярышның шарты - бары тик поплавоклы (тәләкәле) бер кармак белән генә тотарга. Урыннар ир-атлар, хатын-кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында аерым билгеләнә. Шул ук вакытта җиләк җыючылар өчен дә ярыш оештырыла. Иң күп җиләк җыйган өч кешене бүләк...
-
Кукмарадагы асфальт ясау җайланмасы сәгатенә 160 тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештереп чыгара ала
Илшат ВИЛДАНОВ, "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы: -Без үзебезнең карамакка керүче райондагы 370 чакрым озынлыктагы юлга (313 чакрымы - асфальт өслекле) хезмәт күрсәтәбез. Юлларның торышын карап, ремонтлап тору өчен участокта барлык төр техника да бар. Кышкы чорда трактор, грейдер, бульдозер, "КамАЗ" һәм башка техникалар юлларны...