27 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Районыбызның Әсән-Елга һәм Сәрдекбаш авылларында полиция йортлары төзелә
Дәүләт программалары нигезендә төзелүче күп объектлар районыбызда инде сафка басты. Бу көннәрдә Сәрдекбаш һәм Әсән-Елга авылларында полиция йортлары төзү буенча кызу эш бара. Әсән-Елгада инде эшләр төгәлләнү алдында, тиздән әлеге йортны файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Сәрдекбашта исә соңгы эчке бизәү, сантехника кирәк-яраклары, җылылык системасын көйләү, җиһазлар урнаштыру, тышкы төзекләндерү эшләре генә...
-
Техника янында җыр-моңга да урын табыла
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Сәләхетдинов Фәрит Расим улы 27 сентябрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. ...Вакыт тәгәрмәче артыннан һич кенә дә куып җитәм димә! Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче Фәрит Сәләхетдиновка да мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләү факультетына укырга керүе,...
-
Кышка кишерне ничек сакларга?
Кишерне саклау ысуллары бик күп. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып, кышка әзерләп калдыра. Элеккеге ысул буенча бидонга тутырып, ком белән күмүчеләр дә бар. Кыргычтан кырып, туңдыргычка куябыз, дип әйткәннәрен дә ишетәбез. Ә мин тагын бер ысул тәкъдим итәргә телим. Кыш буена җитәрлек кишерне яхшылап юасы, төпләрен кисеп, чүпрәккә салып киптерәсе. Аннары целлофан...
-
Кукмарада полициянең гарнизон разводы булды (+фото)
Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт итеп тора, бер-бер артлы урнаштырылган автомобильләрендә дә бер тузан әсәре күренми. Бу...
-
Кара-Елга мәчетенә шушы көннәрдә айлы манара куелды (+фото)
Кара-Елга авылында мәчет төзелеше бару хакында хәбәр иткән идек инде. 26 сентябрьдә мәчеткә айлы манара куелды. Заһид Мөхәммәтҗанов хәбәре һәм фотолары.