27 август 2016 яңалыклары
-
Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда"Татарстан командасында бул!" дигән спорт чарасы үткәрелде(+фото)
Бүген Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда "Татарстан командасында бул!" дигән спорт чарасы үткәрелде. Аның кысаларында муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормалары тапшырдылар, район Советы, район Башкарма комитеты хезмәткәрләреннән һәм район мәктәпләре директорларыннан торган командалар футбол уйнадылар.
-
Түбән Өскебаш һәм Түбән Үрәс авыл җирлекләрендә халык җыены үткәрелде
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары Түбән Өскебаш һәм Түбән Үрәс авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов һәм Гөлсинә Гарифуллиналарның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны...
-
Бүген “Кукмара районы көне” билгеләп үтелә(+фото)
Бүген "Кукмара районы көне" билгеләп үтелә. Аның кысаларында Атлас Булатов исемендәге ял паркына 1965-1980 елларда Кукмара партия район комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкарган Атлас Булатовка һәйкәл-бюст куелды. Әлеге тантаналы чарада Атлас Минхаировичның тормыш иптәше Лена Булатова, кызы, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм якыннары катнашты. Бәйрәм кунакларын район...
-
Терроризмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең утырышы үткәрелде
Терроризмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда Россия Дәүләт Думасына сайлауларга хәзерлек һәм аны үткәрү чорында, шулай ук Республика һәм белем коннәрендә терроризм актларын кисәтү буенча үткәрелгән чаралар, транспорт, җылылык-энергетик комлпекс обьектларында куркынычсызлык чаралары күрү мәсьәләләре тикшерелде. Комиссия каршындагы пропаганда бүлегенең хисабы тыңланды. Киңәшмәдә катнашучылар райондагы җәмгыять-сәяси,...
-
Үзең теләгәнне аңа бирерсең!
Мөхтәрәм җәмәгать, Әбү Хәнифәнең гаделлек сыйфатына да ия булуын күрсәтә торган тагын бер кечкенә генә хикәяне сөйләп үтәсем килә. Бер кеше бик каты авырып китә дә, үләр алдыннан күршесенә мең дирхәм салынган кошелёгын, ягъни янчыгын тапшыра һәм әйтә: - Минем кечкенә улым үскәч, шушыннан үзең теләгәнне аңа бирерсең! Малай үсеп...