25 апрель 2013 яңалыклары
-
Кукмарада 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмарадагы күзәтү бүлекчәсе Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелүен хәбәр итә. Авыл җирлекләрендә, предприятие-оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда бу чорда учак ягу, үсемлек сабакларын, коры үлән һәм чүпләрне яндыру, башка янгын куркынычы булган эшләр башкару катгый тыела. Янгыннарга...
-
Кукмаралыларны май бәйрәмнәрендә 9 көн ял көтә
Быел май башында бакчада эшләргә дә, ял итәргә дә вакыт күп булачак. 1, 2, 3, 4, 5 майларда Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үткәннән соң 6, 7, 8 майда эшләп 9, 10, 11, 12 майда Җиңү бәйрәме уңаеннан ял көннәре булачак. Күңелле һәм файдалы яллар теләп калабыз.
-
Кукмара район Советының 26нчы сессиясе булды
Сессиядә авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү, контроль-хисап палатасының 2012 елгы эшчәнлегенә хисап, 2013 елның беренче кварталында Кукмара муниципаль район бюджеты үтәлешенең барышы, 2013 елгы район бюджетына үзгәрешләр кертү, тышкы муниципаль финанс контролен тормышка ашыру вәкаләтләрен тапшыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Әлеге көн тәртипләре буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары...
-
Кукмарада "Паркон" системасы эшли - 105 кешегә "бәхет хаты" килде
Кукмарада "Паркон" приборы эшли башлады. Ул автомобильләр тукталышы кагыйдәләрен бозган очракларны терки. РФ административ хокук бозулар кодексының 12.16 маддәсе, 4 бүлеге буенча автомобилен тиеш булмаган урында калдырып киткән шоферга 1,5 мең сум штраф түләү каралган. Кукмара районында 105 кешегә әнә шундый "бәхет хаты" килде инде. Юлда автомобилеңне калдырып китеп, кире...
-
Кукмарада исерек килеш рульгә утырган 40 шофер тоткарланган
Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең саны көннән-көн арта. Әмма каны кызган исерек шоферлар моны аңлыймы соң?! Юк, билгеле. Батыраеп рульгә утырган сәрхүш бераздан үзенең гамәлләре белән контрольлек итә алмый башлый, игътибары югала, аңы томалана, йокымсырап китә... һәм машина, каядыр килеп бәрелеп, мизгел...