24 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Иркә дүртенче баласын табарга әзер!
- Сөембикә тугач, ике атна үтүгә эшкә чыктым. Өйдә тик ята торган кеше түгел мин! Эш кирәк, эшсез «бетәм» мин. Балаларны няня караша. Бу эшне 14 яшьлек олы кызым Айсылуга да ышанып тапшырабыз. Ул да балаларны безнең белән бертигез карый. Тагын да бәби алып кайтсам да, өйдә утырмаячакмын. Ә алып...
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Кукмарада “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы бара
Татарстанда, шул исәптән районыбызда 30 сентябрьгә кадәр "Экстремистлыкка - юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында мәгариф, мәдәният, спорт, дини оешмаларда төрле чаралар үткәрү каралган.
-
Кукмара мәдрәсәсе укырга чакыра
Кукмара мәдрәсәсе 2016 - 2017 уку елына укучылар кабул итә. Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә. Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Алар имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме (мөгаллимәсе) белгечлекләрен үзләштерә алачак. Дәресләр атнага...
-
Мәскәүгә күченгән ИндиВаның яңалыгы бар
ИндиВа иҗатына гашыйк тамашачысына куанычлы яңалык җиткерде: бу көннәрдә җырчының "Яратсаң ярат" исемле тәүге җыентыгы дөнья күргән. Эстрадада үз урынын тапкан, берәүне дә кабатламаучы ИндиВаның әлеге җыентыгын күпләр зарыгып көтеп алды. - Тәүге җыентыгымда 4 ел дәвамында тупланган "Мизгелләр", "Яратсаң ярат инде", "Җепләре сүтелә", "Йә, әйт" кебек популяр җырлар белән...
-
Әй, малай, шәһәр кызы икенче инде
Чыбыксыз телефон бүген хәбәр җиткерде: күршегә кунак кызы кайткан, үзе курчактай матур, кигән киеме дә импорт, бик фасонный ди. Андый кызлар безнең авылга гел кайтмый. Эшләр беткәч, аннан-моннан капкаладым да клубка чаптым, егетләр белән сөйләшеп, чибәркәйне үзем озатырга исәп. Кыз, чыннан да, чибәр икән. Үзем дә төшеп калганнардан түгел, язгы...
-
Ишетми, белми калмагыз! Кукмарада бүген бушка заманча эстрада концерты була
Бүген, 24 сентябрьдә, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда заманча эстрада концерты була. Программада: җырчы Рәдиф Кашапов һәм "OSCAR" с7с5 музыкаль төркемнәре чыгышлары. Башлана сәгать 14.00дә. Рәхим итегез!
-
Район җитәкчелеге “Родничок” ширкәтенең дача хуҗалары белән очрашты
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының актлар залында "Родничок" дача участоклары ширкәте хуҗалары белән очрашу булды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин очрашуга килүчеләргә дача кишәрлекләре эшчәнлеген яңадан үз куәтенә эшләтеп җибәрү хакында киләчәккә булган планнар белән уртаклаштылар. Әлеге фикер бертавыштан куәтләнде, милекчеләр үзләре арасыннан...