23 март 2016 яңалыклары
-
Кукмарада “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең зона бәйгесе бара (+Фото)
"Созвездие-Йолдызлык - 2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона бәйгесе район Мәдәният йортында уза. Бәйгедә үз осталыкларын күрсәтергә Балтач, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Кукмараның сәнгать сөючеләре җыелган. Фестивальдә катнашучылар "Ялгыз җыр", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография", "Алып баручы"; "Иң яхшы җыр көе" композиторлык номинациясе; "Иң яхшы җыр тексты"...
-
Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...
-
Китапханә яңалыклары
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Бөтендөнья су көненә карата "Су - яшәү чыганагы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар белән су турында сөйләшү алып барылды. Кукмара районының елгалары, күлләре, чишмәләре белән таныштылар. Су турында презентация күрсәтелде. Балалар су белән төрле тәҗрибәләр ясап карады. Ахырдан...
-
Кукмарада умартачылар җыелышы була
26 мартта авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында умартачылар җыелышы була. Башлана сәгать 9.00да. Рәхим итегез!
-
“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәде (+Фото)
Казанда "Республикада мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүне үстерү системасы" дигән темага Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе узды. Утырышны Татарстанның Премьер-министры - республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алып барды. Коллегиядә балалар тәрбияләү һәм укытудагы хезмәтләре һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен поселокның "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Габделхәева Татарстан Мәгариф һәм...