22 февраль 2016 яңалыклары
-
Мамадыш районында кызның кулын сорарга ак атка атланган принц килгән (+фото)
Оксана Гарипова үзе Казан шәһәреннән. Ул егете Костяның Гашыйклар төнендә шундый үзенчәлекле бүләк ясавына бик сөенгән. Алар бергә укыганнар, бер ел очрашып йөргәннәр. Оксана ак атка атланган принцка кияүгә чыгарга ризалык биргән. Чыганак: http://www.mamadysh-rt.ru
-
Эстраданың парлы җырчылары Фазлыевларда күңелле мәшәкатьләр
Эстраданың парлы җырчылары Алсу һәм Азат Фазлыевлар бу арада яңа фатирларына ремонт ясау белән мәшгуль. Дөрес, үзләренең вакыты тыгыз булу сәбәпле, ремонтка кирәк-яракларны гына китерәләр, башка эшләрне исә махсус ялланган кешеләр башкара икән. - Аллага шөкер, фатирыбыз зур, иркен, өч бүлмәле. Хатын-кыз өчен мөһим булган аш бүлмәсен аеруча уңайлы, матур...
-
Дүрт яшьлек малай 76 яшьлек әбине бәрдереп үтергән
Бу уникаль вакыйга Калининград өлкәсендә теркәлгән. Бабасы оныгын машинада калдырып, үз эшләре буенча автомобильдән чыккан, ә ачкычны үзе белән алырга оныткан. Нәтиҗәдә, дүрт яшьлек малай уйнап утырган җиреннән ялгыш кына машинаны кабызган һәм ул кузгалып киткән. Автомобиль 76 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Ул алган җәрәхәтләреннән вафат булган. Хәзерге вакытта әлеге гадәттән...
-
Китапханә яңалыклары
Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова, башлангыч сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышлап,"Муса Җәлил патриот шагыйрь" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, аның эшләгән батырлыклары белән танышты. Аның иҗатына карата балаларга презентация күрсәтелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова,...
-
Алимент түләмәсәң, кар чистарт!
Чаллыда бер ир-атны машина йөртүдә чикләүләре булганга тоткарлыйлар. Җитмәсә, аның алимент түләмәгәнлеге дә ачыклана. Судта әлеге ир-атка 40 сәгать мәҗбүри эшләргә дигән карар чыгаралар. Якын арада ул шәһәр урамында кар чистартыр, дип көтелә. Ел башыннан республикада суд приставлары шундый эчтәлектә 250 карар чыгарган. чыганак: http://intertat.ru
-
Зур Сәрдектә балалар белән очрашуга Шрек белән Феона килде (+Фотолар)
2016 ел - Рәсәйдә кино сәнгате елы! Шул уңайдан Зур Сәрдек нәниләре белән очрашуга мультфильм геройлары Шрек белән Феона килделәр. Шрекны хатыны белән күргән балалар бик кызыксынып һәм гаҗәпләнеп төрле сораулар бирделәр, шаккатып торучылары да күп иде. Мәдәният йорты китапханәсендә менә шундый могҗиза булды. Рәмзия Хөсәенова хәбәре һәм фотолары