21 октябрь 2013 яңалыклары
-
Кукмарага ике-өч көннән тагын яңгырлар килә
Бүген көн гаҗәеп матур: кояш күзләрне чагылдыра! Күңелләр күтәрелеп китте. Язгы көн, диярсең. Иртәгә дә, берсекөнгә дә шушындый аяз һава торышы сакланачак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Пәнҗешәмбедән исә янә күк йөзен болытлар сарып алып, пыскак яңгырлар башланыр дип көтелә. Мондый күренеш атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Яфракларын койган агачларга карап,...
-
Беренче сыйныфларга ЮХИДИ инспекторы велосипед бүләк итте (+фото)
Күппрофильле лицейның беренче сыйныф укучылары белән "Яшь җәяүле" дигән дәрес уздырылды. Дәрестә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин катнашты. Берсеннән-берсе кечкенә малай кызлар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Балалар юл билгеләрен таныйлар, сорауларга да дөрес һәм төгәл җаваплар бирәләр. Инспектор укучыларга юлларда...
-
Кукмара киез итек-киез комбинаты белгечләренә Мактау грамотасы тапшырылды
Текстиль һәм җиңел промышленность хезмәткәрләре көне уңаеннан, текстиль һәм җиңел промышленность үсешенә керткән зур өлешләре, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен Кукмара киез итек-киез комбинатының баш хисапчысы Раузалия Гарипова, кадрлар бүлеге җитәкчесе Ирина Кисиль Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Бүген иртәнге якта Кукмара өстеннән НЛО узмадымы икән?
Кукмара өстеннән уза торган һава юлы аша көненә ничәмә-ничә самолет очып үтәдер. Офыкның төньяк-көнчыгышыннан ак юл сызып, алар зур тизлек белән очып киләләр һәм тиз арада көньяк-көнбатышка таба китеп югалалар. Бүген иртән исә самолетлар килә торган якта бер-бер артлы ике якты объект пәйда булды. Авышкан тәлинкәне хәтерләткән бу объектлар күктә...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакка бурычлар билгеләнде
Район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакта көн үзәгендә торган мәсьәләләр - кышка хәзерлек, дәүләт программаларын уңышлы үтәү һәм киләсе ел программаларында катнашуга хәзерлек, төзелешләрне дәвам итү, санитар-чисталык мәсьәләсе һәм башка хәл ителәсе бурычлар турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында исә терлекчелектә кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү, кыр эшләрен...
-
Җиңүчеләр Татарстан беренчелегенә бара
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шахмат, шашка буенча республика беренчелегенә сайлап алу ярышлары узды. Хатын-кызлар арасында шахмат буенча Нина Исламова җиңде, икенче урында - Валентина Борисова. Ирләр арасында Альберт Сәләхов - беренче, Хәйдәр Гарипов - икенче, Дамир Галиәхмәтов өченче булдылар. Шашка буенча Нина Исламова янә беренчелекне...