Кукмара районыннан килешү буенча хезмәт итүче Александр Артемьевның әнисе: «Бик горурланам улым белән»
Бүгенге көндә үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезнең азатлыгы өчен көрәшүче, удмурт егете Александр кечкенәдән үк якыннарын яклаучы, саклаучы була. Андыйлар турында, кыска гына итеп, «канына сеңгән», диләр.