Леонид атакай: Һәр эшебез рухи тәрбия бирүгә багышланган
Җәйләрен куе чикләвек агачлары белән капланган биек тау итәгендә Нырья авылының мәһабәт Космодемьянск мәхәлләсе күренеп тора. Мәхәлләнең башлыгы – протоиерей Леонид атакай. Ул актив рәвештә җәмәгать эшләрен дә алып бара. Аллаһка аның үз юлы, диләр. Нинди ул, авылдагы чиркәү башлыгы? Леонид атакайны ачык, ягымлы, акыллы киңәшче буларак белеп, үземнең сорауларыма җавап табарга тырыштым.