Дуслар кирәк (шигърият)
Күңел халәтең тарайса,
Ямь тапмасаң дөньядан,
Дусларыңа хәбәр бир син
Көч алырсың яңадан.
Яшәү ямен арттырырга
Алар ярдәм итәрләр.
Битарафлык хисен җуеп,
Тормыш дулкыннарына
Алып кереп китәрләр.
Дусларның да төрлесе бар,
Сайлый белергә кирәк.
Яхшы дус дип танысаң да,
Ихласлары бик сирәк.
Бу тормышта җан дусларсыз
Бик авыр яшәүләре.
Иманы...