25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Салкыннар аркасында мәктәпләрдә укулар туктатылырга мөмкин
Һава температурасы сизелерлек салкынайту сәбәпле, әти-әниләр сорау алдында калды: баланы мәктәпкә җибәрергәме? Исегезгә төшерәбез, канун буенча шәһәр мәктәпләрендә һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын өчен һава температурасының шәһәрдә - 27, авылда -25 градустан...
-
Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән
Әлеге мәгълүматларны Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җиткерә. Татарстанда бу көнгә "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән. Шуларның сигезе - Казанда, өчәр очрак - Чаллыда һәм Питрәч районында, диелә. Республикада узган атнада кискен тын юллары авыруының 16 229 очрагы теркәлгән. Шуларның 8088е - Казанда....
-
Татарның мәшһүр артисты Наил Шәйхетдинов вафат
Татар сәнгате зур югалту кичерә. Бүген, 25 гыйнвар көнне Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов бакыйлыкка күчте. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм...
-
Әнидән барыбер эләкте (балачак истәлекләре)
Балачакта җәйге каникулларны көтеп ала идек. Туешта Кәбир тыкрыгыннан, хәзерге "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге каршыннан инеш буена төшеп, су коенып, яр буенда җиләкләр җыеп, вакытны шунда уйнап үткәрә идек. Бервакыт кызлар - бер җирдәрәк, малайлар икенче урындарак су коенып ятабыз. Миннән өч яшькә олырак абыем кычкырды:"Илсөяр, әйдә, чык судан, йөгер. Әнә,...
-
Кунакханәдә 1 миллион сум онытылган
Великий Новгородның бер кунакханәсендә, Иванна исемле бүлмә җыештыручы туташ матрац астыннан килеп чыккан бер миллион сумга тап була. Акчаны әлеге номерда тукталган кеше онытып калдырган. Араларында доллар да, евро һәм сумнар да була. Великий Новгородтагы әлеге кунакханә җитәкчелеге клиентларына шалтыратып бу хакта хәбәр итә. Тегесе кунакханә хезмәткәрләренең риясызлыгына һәм шулкадәр...
-
Районыбызда көнгә 161 тоннадан күбрәк сөт җитештерелә
Сөт җитештерү буенча Кукмара республикада Балтач районыннан соң икенче урында бара. Шуның төп өлеше "Рассвет", "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларына туры килә. Әлеге хуҗалыкларда бер сыердан уртача 20-27 килограмм сөт саусалар, кайбер агрофирмалар аның яртысы күләменә дә җитә алмый. Шуңа күрә күбесе акчасызлыктан интегә. Терлекчеләрнең хезмәт хаклары да түбән булып...
-
Райондашларыбызга медальләр тапшырылды
Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан, райондашларыбыз - янгын сүндерүче Мансур Әхмәтшин "Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгына - 25 ел", машина йөртүче Илнур Гатин, каравыл начальнигы Радик Галимҗанов, диспетчер Юрий Демьяновлар "Маршал Василий Чуйков" дигән истәлек медальләре белән бүләкләнделәр.
-
Әти-әни салган сукмактан...
(әтием һәм әниемнең якты истәлегенә багышлана) Әтием Шәйхимулла Хәбибуллин 1919 елны Әсән-Елга авылында, әнием Бәдрикамал Шәрипова 1927 елны Туеш бистәсендә ишле гаиләдә туганнар. Әтием Бөек Ватан сугышында катнашып, бик күп яралар алган, һәр үлемне йөрәге аша кичергән кеше иде. Һәр вакыйга турында күз яшьләре аша сөйли, озак кына бер ноктага...