17 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Ландыш Нигъмәтҗанова: Таянычым һәрвакыт янәшәмдә (+ФОТО)
Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова Яңа ел чорында, башка күп кенә артистлар кебек үк, бик күп җирдә чыгыш ясаган. Хәер, әле дә җырчы җыелма концертларда катнашып йөри. Әйтик, бу көннәрдә ул Уфада узган "Өч артист" проектында катнашып кайткан. - Ландыш, бу проектның авторы кем? Тамаша күңелле уздымы? - Оештыручысы...
-
Лотереяга откан миллион долларны Мөхәммәтҗановлар эчеп бетергән
2001 елның гыйнварында уфалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә күктән ишелеп бәхет төшә - "Бинго-шоу" лотореясына иске курс буенча 28 миллион сум оталар! "Комсомольская правда" газетасы миллионерларның 15 ел үткәч ничек яшәп ятуларын ачыклаган. "Куш" эләктергәч тә бәхетле гаилә шатлыкны "юарга" керешкән. Берничә ел эчеп, ниһаять айныгач, шәһәр үзәгендә премиум-класслы фатир, шулай ук...
-
Табибларга рәхмәт
Яшь барган саен авыру да көчәя башлый икән. Сабый чакта күргән авырлыклар эзен калдыргандыр, мөгаен. "Тыны беткәннең көне беткән" диләр халыкта. Сулыш ала алмау, чыннан да, бик яман хәл. Авыр хәлдә район үзәк дәваханәсенә барырга туры килде. Ходай рәхмәте белән бик яхшы табиблар кулына эләктем. Терапевт Әлфия Мәүлиева берсүзсез кабул...
-
Нырты халкы китапханәгә теләп йөри
Китап - адәм баласы уйлап чыгарган могҗизаларның берседер ул. Интернет, телевидение заманында да аңа ихтыяҗ кимеми. Китапның якын дуслары зур теләк белән китапханәгә йөри. Нырты авылына әби-бабасына кунакка кайткан балаларның да китапханәгә керүләре йөрәккә җылы өсти. Ел саен китапханәгә берсеннән-берсе кызыклы китаплар кайтып тора. Үткән ел авыл китапханәсенә барлыгы 398...
-
Татарстанлылар ник ипотека алмый башлаган?
2015 елда республикада ипотека теркәү 30 процентка диярлек кимегән. Теркәлгән ипотекаларның саны 69 меңнән арта. Татарстанда барлык ипотека төрләренең бары тик социаль дигәне генә 0, 1 процентка арткан. Ә, гомумән, республика күләмендә ипотекага алынган милек теркәү эшләре 14, 5 процентка азайган. http://intertat.ru
-
Рөстәм Миңнеханов: "Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз"
Лениногорскидагы янгыннан соң, республика киңәшмәсе узды. Анда социаль рискта булган гражданнар белән эш алып бару турыннда сөйләштеләр. Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Татарстан Президенты карары белән, күпбалалаы һәм имн булмаган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып барылуын белдерде. - Гаиләдә кечкенә балалар булганда,...
-
Фердинантым – канатым
Тормыш иптәшем Фердинант Яңа Чәбья авылында Таһирә һәм Хаҗи Шәриповлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Хезмәт сөючән гаилә мал асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яшәгән. Хаҗи абый бер куллы гына булу сәбәпле, хуҗалыктагы авыр эшләр күбрәк Фердинант җилкәсенә төшкән. Өлкән сыйныфларда ул, сигез чакрым араны җәяүләп, Нырты мәктәбенә укырга йөреп кенә...
-
Кукмарада быел иң беренче булып кыз бала туган
Бәйрәм каникуллары сөенечле вакыйгаларга бай булган. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа елның беренче атнасында Татарстанда 208 малай, 187 кыз дөньяга аваз салган. Ә менә Кукмара үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 2 гыйнвар көнне 3,300 килограмлы кыз бала туган.