9 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарстанда фән олимпиадалары башланырга тора. Сезнең балалар катнашамы?
Республикада мәктәп укучылары арасындагы бөтенроссия бәйгесенең төбәкара туры һәм Татарстан бәйгесенең финалы 12 гыйнварда башланачак. Әлеге фән олимпиадаларының максаты - укыту программасын камилләштерү, алдынгы укучыларны барлау һәм бүләкләү. Моннан тыш ул балалар белән өстәмә эш алып бара торган, үз эшенә иҗади якын килә белүче укытучыларны да аерып күрсәтүне күз уңында...
-
Янгын вакытында һәлак булган биш баланың атасы бик авыр хәлдә
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Лениногорск районында килеп чыккан янгында исән калган бердәнбер кеше - гаилә башлыгы - хәзерге вакытта бик авыр хәлдә. Аның тәненең 70-75 проценты янган, дип хәбәр ителә. Пациентның хәле бераз яхшыруга, аны Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатачаклар. Шунысын да исегезгә төшерәбез, фаҗига 8 гыйнвардан...
-
2016 елда Татарстанда 184 социаль ипотека йорты гамәлгә куелырга тиеш
2016 елда Татарстанда барлыгы 184 социаль ипотекайорты үз хуҗаларын табарга тиеш. Бу турыда Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда торакны кулланылышка тапшыру 100,2 процент тәшкил иткән. 2016 елда исә республикада барлыгы 2,401 миллион...