12 октябрь 2015 яңалыклары
-
"Дружба" агрофирмасында семинар булды (+фото)
"Сөт иле" җәмгыятенең "Дружба" агрофирмасында техниканы ремонтлау, терлекчелек, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты. Семинар барышында алар "Дружба" агрофирмасының машина-трактор паркында булдылар, мал торакларын карадылар. Пленар өлештә бу елның тугыз аена йомгак ясалды һәм бурычлар билгеләнде.
-
Купка авылында дини лагерь эшләде
Купка авылында быел беренче тапкыр балалар белән җәйге лагерь оештырылды. Мәчетебез имамы Дамир Басыйров август аенда балаларга дин дәресләре укыту белән беррәттән, ял итеп алу мөмкинлеге дә бирде. Мәчеткә дин дәресләрен өйрәнергә килүче булырмы икән, дигән уй белән, имамыбыз биш баланы укырга чакырган иде. Ни гаҗәп, биш бала урынына утыз...