8 октябрь 2015 яңалыклары
-
Район Мәдәният йортында Укытучылар көне үткәрелде(+фото)
Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм үткәрелде. Әлеге тантаналы чарага укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде һәм бер төркем укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
10 октябрьдә Кукмараның Ленин урамындагы "Добреев" кибете һәм "Татнефтепродукт" ягулык салу станциясе арасындагы мәйданда Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана сәгать 7.00дә. фото http://www.s.0542.ua/section/newsIcon/upload/images/news/icon/-iarmarka-2013_143452508028.jpg
-
"Корстон-Казан" сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткән бәйрәмдә райондашыбыз да бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкалабызның "Корстон-Казан" сәүдә-күңел ачу үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Тантанада районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары да катнашты. "Басу-кырлардан 3,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу -авыл җирендә яшәүче һәркемнең авыр, катлаулы хезмәт җимеше",-дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бәйрәмдә иң яхшы...
-
Ворошилов урамы 20нче йорт каршында Ишегалды бәйрәме үткәрелде(+фото)
Төзекләндерелгән күпкатлы йортлар янында Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән мондый бәйрәм Ворошилов урамындагы 20нче йорт каршында да үткәрелде. Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллиннар катнашты. Күпьеллык фидакарь хезмәте, йортны һәм йорт тирәсен яхшы хәлдә...
-
Җир файда китерсен
Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында эшкәртелмичә ятучы 2-3 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды. Мондый җирләр бигрәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть...