5 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кукмарада чәршәмбедән салкынайта
Их, җылы, кояшлы көннәрне сагынып сөйләргә генә кала: көзнең тагын күшектергеч яңгырлы, салкын чорына керәбез. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә һава температурасы түбәнәеп, +6 градуска кала. Көн болытлы булып, яңгыр явып торачак. Ә чәршәмбедә инде иртә-кичен 1 градус салкынлыкны сизәрбез. Тиз туңа торган кешеләрне көндезге 1 градус җылылык та сөендермәс, өстәвенә...
-
Милли ашларга өстенлек бирәбез, ди Розалия Хәйруллина
Җәмәгать туклануы оешмаларының гөрләп торган вакытларын күпләр хәтерлидер әле. Гадәттә, авылдан Кукмарага килүчеләр төшке ашка базар янындагы "Чайная" дип йөртелүче ашханәгә керми калмыйлар иде. Анда күпләрнең кайнар аш белән тамак ялгап чыкканы үземнең дә истә. Хәзер андый ашханәләрнең күбесен кафе-рестораннар алыштырса да, ул вакытлардагы ризыкларның тәме әле бүгенгедәй тел очымда...
-
Район Мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Өлкәннәр көне уңаеннан район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буена "Гөргери кияүләре" спектакле һәм зур бәйрәм концерты күрсәтелде. Концертта ретро җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, "Акварель" ансамбле башкаруында хореографик номерлар тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Концерт программасы һәм театр һәркем күңелендә матур кичерешләр калдырды.
-
5 октябрь - Укытучылар көне!
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телибез. Укытучым Исемдә алтын сукмакка Тәүге кат баскан көнем. Тәүге кат мәктәп ишеген Үрелеп ачкан көнем. Укытучым! Шундый назлап Карадыгыз күземә. Сүнмәслек дәрт өстәдегез...
-
Түбән Өскебаш мәктәбеннән Нәфисә Хаҗиева - хөрмәт һәм мактауга лаек мөхтәрәм укытучы
Үзенең 38 ел гомерен Түбән Өскебаш мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бик күп егет-кызларны олы тормыш юлына чыгарган Нәфисә Хаҗиева - хөрмәт һәм мактауга лаек мөхтәрәм укытучы ул. -Укытучы булу - балачак хыялым иде. Шуңа унынчы сыйныфны тәмамлау белән, озак та уйлап тормыйча, читтән торып педагогия университетына укырга...