16 сентябрь 2015 яңалыклары
-
“Балалар иминлеге” айлыгы барышында инспектор укучылар белән очраша
"Балалар иминлеге" айлыгы кысаларында янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәд Кәримуллин район мәктәпләрендә укучылар белән очрашты, "Янгыннарны кисәтү" дигән темага чыгыш ясады, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тукталды.
-
Бүген Хәйрия мәчетендә Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе була
16 сентябрьдә кичке сәгать 7.00дә Хәйрия мәчетендә Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе була.
-
14- 20 сентябрьгә йолдызлар фаразы
Кучкар Бу атна матур истәлекләр вәгъдә итә. Ул кызыклы һәм көтелмәгән очрашуларга бай булачак. Гомумән тормышыгыз активлашып китәр, җәмәгать эшләрендә дә катнашырсыз. Үзегбозау Артык алҗымас өчен вакыт-вакыт үзегезне яңа тәэсирләр белән шатландырырга тырышыгыз. Бу атнада сезнең өчен вакытында ял итү аеруча мөһим. Игезәкләр Оптимистик рухлы, әмма игътибарга лаек булган кайбер...
-
Кукмараның өстәмә белем бирү педагогы грант откан
Өстәмә белем бирү педагогы Владислав Абдулов "Өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы" республика грантлар конкурсында җиңү яулап, 50 мең сум күләмендә грантка ия булды.
-
Бер көндә – өч һәлакәт...
Сентябрьнең 14 көнендә Татарстандагы юлларда кешегә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 191 һәлакәт очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 25 кешенең гомере өзелгән, 225 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына таянып, "Татар-информ" хәбәр итә. Кешеләр үлеме белән тәмамланган һәлакәтләрнең берсе кичә 6:55тә Кәминкә - Дөбьяз - Әтнә...
-
Көз тыныч һәм җылы булачак
Мул яңгырлы, салкын җәйдән соң чын көзгә аяк басуыбызны сизми дә калдык. Кырларда инде уңыш җыелып бетеп бара, бакчалар да йолкыш кошны хәтерләтә - җиләк-җимеш, яшелчәнең күбесе җыеп алынган... Узган атнада, өч көн ялдан файдаланып, яңгыр яумый торган арада бәрәңге алучыларда булды. Ул, елдагыча, кайдадыр ишелеп уңган, кайдадыр мактанырлык түгел....
-
Каенсар авылының Мәктәп урамына вак таш җәеләчәк
Каенсар авылында халыктан җыелган үзара салым хисабыннан быел Мәктәп урамына вак таш җәяргә җыеналар. Бу хакта "Чиста шәһәр" оешмасы белән контракт төзелгән инде, ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов. Үткән елда исә әлеге авылда Яшел һәм 1 Май урамнары төзекләндерелеп, шулай ук вак таш белән каплатылган. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Коръән ятларга теләүчеләр өчен Камышлыда курслар ачыла
Коръән ятларга теләүче ир-атлар һәм балалар өчен Камышлы авылында курслар ачыла. Укулар октябрь аеннан башлана, теләүчеләрдән 89375223060 (Дамир хәзрәт) телефонына шалтыратып, алдан язылу сорала.
-
Урта Комар җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә ия булды
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Исынбаев Юрий Исланович Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Рөстәм Миңнехановка чебиләр бүләк иттеләр (+Фото)
Кичә Казанда Татарстанның инвесторлары клубы утырышы булды. Рөстәм Миңнеханов республикадагы җирле һәм чит ил инвесторларын ниләр борчыганын, кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген белеп тору мөһимлеген ассызыклады. Клубтагы инвесторларның берсе Рөстәм Миңнехановка чебиләр бүләк итте. http://matbugat.ru