“Сәлам белән Рабига апагыз” (анкеталардан фикерләр)
* "Хезмәт даны" газетасы елдан-ел кызыклырак чыга, килгәнен көтеп торабыз. (Нурзидә Закирҗанова, Кукмара)
* Яратып, бер сүзен дә калдырмыйча укыйм. "Бакчачы почмагы"на, халык медицинасына аз урын бирелә, ай календаре, гомумән, чыкмый. (Маһиәнвәр Мәрданова, Березняк)
*Кеше үзенең хокукларын белми, хокук саклау һәм законнар темасына газетада язмалар сирәк чыга. (Фирая Шәфигуллина, Кукмара)...