12 май 2015 яңалыклары
-
Татарстаннан бер тамада туйда "айфон" урлаган
Чувашия республикасының Батыр районында бер елга якын элек туйда кәләшнең телефонын урлаганнар. Шушы көннәрдә генә полиция хезмәткәрләре урлаучыны тапкан. Кәләшнең айфон салынган кечкенә сумкасында алтын бизәнү әйберләре дә булган. Урлауда Татарстаннан килгән тамаданы шикләнәләр. Полиция аны кулга алган һәм Чувашиягә алып киткән. Кәләшкә якынча 50 мең сумлык зыян килгән. Чыганак:...
-
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында “Кайнар линия” эшләячәк
13 майда Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында "Кайнар линия" эшләячәк. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре шалтыратучыларның сорауларына тәфсилле җаваплар бирәчәкләр, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә булышлык күрсәтәчәкләр. Иртәнге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр 8(843) 236-40-17, 8(843) 236-89-15, 8(843) 236-40-62 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин....
-
Көндәлектә - сугыш авырлыклары
Фәния апа Нигъмәтҗанова белән редакциядә таныштык. Чираттагы акциядә катнашу өчен квитанциясен күрсәтергә дип килгән иде ул. "Хезмәт даны" газетасын күптән алдыруы, яратып укуы, хәтта редакция урнашкан бинаның да күңеленә якын булуы турында әйтте. Баксаң, Фәния апаның әтисе - Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Лотфулла Заһидуллин...
-
"Хезмәт даны" газетасы өр-яңа акция игълан итә
14 майдан 23 майга кадәр газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә. Декада уңаеннан "Хезмәт даны" газетасы өр-яңа акция игълан итә. Ункөнлек кысаларында газетабызга язылучылар арасында махсус приз уйнатачакбыз. Акциядә катнашу өчен 14-23 май көннәрендә "Хезмәт даны"на язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Приз иясе 29 майда...
-
Кукмарада халыкның массакүләм җыелу объектлары тикшерелә
Бүгенге көнгә кадәр районда җиде янгын чыгу очрагы теркәлде. Китерелгән зыян 229345 сум тәшкил итә. Янгыннарның дүртесе - торак секторда, ә өчесе авыл хуҗалыгы объктларында (сакчы будкасы, өеп куелган саламнар янды) булды. Нормабаш, Чарлы, Байлангар, Ядегәрдә янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу, Балыклыда мичтән дөрес файдаланмау,...