Кукмарада халыкның массакүләм җыелу объектлары тикшерелә
Бүгенге көнгә кадәр районда җиде янгын чыгу очрагы теркәлде. Китерелгән зыян 229345 сум тәшкил итә. Янгыннарның дүртесе - торак секторда, ә өчесе авыл хуҗалыгы объктларында (сакчы будкасы, өеп куелган саламнар янды) булды.
Нормабаш, Чарлы, Байлангар, Ядегәрдә янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу, Балыклыда мичтән дөрес файдаланмау,...