7 май 2015 яңалыклары
-
Татарстанның Эчке эшләр бүлеге министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов якташыбыз Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды (+ФОТО)
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызга Татарстанның Эчке эшләр бүлеге министры урынбасары, генерал-майор Рафаиль Гыйльманов килде. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды. Башкала кунагы Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә булып, музей белән танышты, укучылар белән аралашты. Фотолар http://kukmor-ovd.ru сайтыннан...
-
Вахит авылында батыр сугышчылар истәлегенә һәйкәл ачылды (+ФОТО)
Районыбызның Вахит авылында тантаналы вакыйга булды - сугышчан каһарманнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге чарада район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, җирлек башлыгы Илгизәр Корбанов, чакырылган кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Тантаналы өлештән соң, концерт булды, өлкәннәрне чәй өстәле артында кунак иттеләр,...
-
Кукмарада 9 май көнне үзәк урамда юл вакытлыча ябылачак
9 май көнне, Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелү сәбәпле, иртәнге сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр Кукмара поселогының Ленин урамында - Җиңү Паркы яныннан Добреев кибетенә кадәр арада транспорт хәрәкәте туктатылачак. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмараның бер төркем ветераннары Президент белән очрашуга китте
Бүген 7 майда Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур чара үткәрелә. Анда районыбыздан бер төркем ветераннар - Березняктан Миннәхмәт Хуҗин, Зур Кукмарадан Әминә Хөсәенова, Вахиттән Мәрфуга Гарипова, Урәсбаштан Мария Андреева, Манзарастан Закирә...
-
7 май – Радио көне
"Кукмара авазы" радиосы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан саекмасын!!! Бәйрәм белән! фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге атнасы бара
10 майга кадәр Татарстанда өченче глобаль юл хәрәкәте иминлеге атнасы узачак. Ул балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын киметүгә, аларның иминлеген тәэмин итүгә багышлана. Атналык кысаларында Кукмара 4нче урта мәктәбенең 6 сыйныфында белем алучы яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре белән берлектә рейдка чыктылар һәм шоферларга, аларның пассажирларына, җәяүлеләргә календарьлар,...