4 май 2015 яңалыклары
-
Сугыш ветеранына кунакка ЗАГС бүлеге җитәкчесе килде
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова сугыш ветераны Наил Якупов һәм аның тормыш иптәше Рәйхана ханым янында булды. Бәхеитле парларның быел бергә тормыш коруларына 64 ел тула. ЗАГС җитәкчесе аларга юбилей таныклыгы, истәлек бүләге тапшырды. Без дә тигез матур тормыш, сәламәтлек телибез.
-
Кукмара районының Югары Шөн авылы янында ике "ундүрт"ле бәрелешкән: зыян күрүчеләр бар
2 майда, кичке сәгать 20.15ләрдә районыбызның Югары Шөн авылы янында юл фаҗигасе була. Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган "ундүрт"ле шоферы юлның каршы як полосасына чыга, руль белән идарә итүен югалта һәм каршысына килүче "ундүрт"ле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче "ундүрт"ленең шоферы белән пассажиры зыян күрә, төрле тән җәрәхәтләре алалар....
-
“Шәфкать” үзәгенең “Тылсымлы тубал” проекты социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулады
"Шәфкать" физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең "Тылсымлы тубал" проекты "Лукойл" иганәчелек фонды һәм "РИТЭК" җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган. "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә моңа кадәр кергәнем булмаса да, бары тик җылы сүзләр генә ишеткәнем бар иде. Тернәкләнү узарга районыбыздан гына түгел, күрше-тирәләрдән дә киләләр....
-
Район мәшгульлек үзәге укучылар өчен тегү фабрикасына экскурсия оештырды
Район мәшгульлек үзәге 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга өстәмә белем бирү һәм эшче, инженер һөнәрләрен популярлаштыру буенча 2014-2015 елларга төзелгән республика программасын үтәү буенча күпкырлы эш алып бара. Шушы көннәрдә Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен тегү фабрикасына экскурсия оештырылды. Укучылар фабриканың тарихы, бүгенгесе һәм киләчәккә планнары...
-
Якташыбыз Фоат Галимуллинның "Хезмәт даны" газетасы белән бәйле истәлекләре
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы: -Мин район газетасының "Большевик» исеме белән чыкканын да хәтерлим әле. Ул сугыш арты еллары иде. Аннан соң ул "Коммунизмга" дигән исем белән чыга башлады. Беренче әсәрләрем, язмаларым әлеге газетада дөнья күрде. Мин, армиядән кайтып (1965), Кукмара фирка комитетында инструктор булып эшли...
-
Россреестр идарәсенең Кукмара бүлеге 8 майда “Кайнар линия” үткәрә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россреестр идарәсенең Кукмара бүлеге 8 майда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 8 (84364) 2-64-01 телефоны буенча "Кайнар линия" үткәрә. Граҗданнарның милекне теркәү буенча сорауларына бүлек начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ибраһимова Эльмира Равил кызы һәм дәүләт җир күзәтчелеге буенча сорауларга Закиров Ильяс Гарәфетдин улы җавап бирәчәк. фото:...