Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 апрель 2015 яңалыклары

    • 12 апрель 2015 - 13:53
      Кукмарада көннәр җылыта
      Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 13 апрельдә Кукмарада һава температурасы 13 градуска кадәр җылытачак. Атмосфера басымы 752 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Җылы һава торышы алдагы көннәрдә дә сакланачак. фото: https://yandex.ru/
      0
      0
      0
    • 12 апрель 2015 - 12:47
      Мал бөртекләгәнне ярата
      1960-70 еллар. Үзәк хисап идарәсенең бик көчле эшләгән чоры. Һәр колхозга һәм совхозга җиткерелгән планнар төп канун булды. Бөртекле ашлыкны җыеп алганда иң элек дәүләткә сату планын үтисе. Урып-җыю төгәлләнгәннән соң, мөмкинлекләрен исәпләп, һәр хужалыкка өстәмә сату билгеләнә. План үтәгәннәргә дә җиткерелә бу өстәмә. План үтәлмәсә, хисап идарәсе вәкилләре хуҗалыктагы...
      325
      0
      0
    • 12 апрель 2015 - 11:43
      Кукмара кешесе кафедан кәрәзле телефон урлаган
      29 март-4 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 88 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның икесе җинаятьләр турында, дип яза http://kukmor-ovd.ru сайты. -23 мартта Лубян кешесе үзенең авылдашының хуҗалыгына үтеп керә һәм аннан борынгы самовар урлап чыга. Әлеге факт полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана. -2 апрельдә, көндезге...
      318
      0
      0
    • 12 апрель 2015 - 10:34
      Федор Бондарчук “КАМАЗ” заводы турында сериал төшерәчәк (+ФОТО)
      Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "КАМАЗ" заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде. Яңа проектта әлеге автопредприятие белән тормышларын бәйләгән кешеләр турында, Чаллы шәһәре тарихы һәм "КАМАЗ-мастер" командасы турында сүз барачак. Сериалга сценарий язу өчен популяр "Молодежка" сериалында эшләгән авторлар төркеме җәлеп ителгән....
      364
      0
      0
    • 12 апрель 2015 - 09:31
      Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әниләре үлгән
      Әле күптән түгел генә "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән очрашуда Дилә Нигъмәтуллина үзенең әнисендә яман шеш табулары турында әйткән иде. Бар да яхшы булыр, Алла боерса, дип таралыштык ул чакта. Әмма безнең кодрәттән генә тормый шул. Яман чир беркемне дә аямый. Бүген иртәнге унберенче яртыда Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның сөекле әниләре Флера...
      478
      0
      0
    • 12 апрель 2015 - 07:19
      Әҗәл басмасы
      Безнең Янил авылы МТСлары, базарлары белән районда элек-электән дан тоткан. Авылның бер ягыннан Бөр елгасы, ә уртасыннан, авылны икегә бүлеп, инеш ага. Элек, без кечкенә вакытта шушы инеш аркылы басма бар иде. Нишләптер ул басманы "Әҗәл басмасы" дип йөрттеләр. Аның киңлеге 80 сантиметр булса, озынлыгы 20 метрлап кына булгандыр. Ярның...
      550
      0
      0
    • 12 апрель 2015 - 06:14
      Хатын-кызлар колагына
      Үзем Кукмара ягыннан булсам да, чит илләрдә яшәп, күп җирләрне күрергә туры килде. Төрле милләт кешеләре белән аралашып яшәдем. Кайда гына, нинди генә тормышта торсаң да туган як бер дә истән чыкмый икән. Мин дә лаеклы ялга чыккач, сулар һавасы да шифа дип, үзебезнең нигезгә кайтып төпләндем. Ара-тирә концерт-театр баргалыйм,...
      350
      0
      0
    • 12 апрель 2015 - 05:10
      Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны Пасха белән тәбрикләде
      Бүген районыбызның православие динендәге кешеләре христианнарның төп бәйрәме - Пасханы яки Христосның яңадан туу көнен билгеләп үтәләр. Пасха тантаналары миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен ярату һәм шатлык хисләре белән тулыландыра, изге эшләргә илһамландыра, җәмгыятебездә шәфкатьлелек, якын кешең турында кайгырту, ярдәм итү кебек рухи кыйммәтләрнең ныгуына хезмәт итә. Безнең районда төрле милләт вәкилләре...
      294
      0
      0
    Реклама