Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 март 2015 яңалыклары

    • 20 март 2015 - 10:58
      Ныртыда "Җиңү Салюты" дигән музыкаль - әдәби кичә булды (+ФОТО)
      Анда сугыш ветераннары Сәләхов Зиннур һәм аның тормыш иптәше Мөкәрәмә апа язмышлары театраль күренеш ярдәмендә бик матур итеп сәхнәләштерелгән иде. Кичә моңлы җырлар һәм үзенчәлекле биюләр белән үрелеп барды. Бу матур кичә һәркемнең күңеленә үтеп кереп, йөрәкләрне дулкынландырды һәм бик якты тәэсирләр калдырды.
      314
      0
      0
    • 20 март 2015 - 09:44
      Кәҗә сөтенең файдасы бик зур
      Элек кәҗә асрау фәкыйрьлек билгесе булып саналган. "Мур кыргыры" бу хайванның соңгы елларда абруе нык артты. Сөте бик файдалы дип, асраучылар күбәйде. Моны күршебез, Рудник авылында яшәүче Мансура Гайнетдинова да раслый: -Мин балаларны сөт эчертеп үстердем, шуңа күрә авырмадылар, аларны табибка алып барганым булмады. Дөрес, без үзебез сыер асрадык. Ә...
      430
      0
      0
    • 20 март 2015 - 08:46
      Итле гөмбә пирогы пешерү рецепты
      Суга чүпрә, тоз, эреткән ат мае салып, камыр басам. Бер әйберне дә үлчәп салганым юк, күз белән генә чамалыйм. Эчлеген болай әзерлим. Пешереп катырылган гөмбәне майлы чи ит белән бергә иттарткычтан чыгарам, шуңа суган турап салам, борыч һәм тоз сибәм. Чи кәбестәне ваклап турап, тоз белән уам да, фаршка салып...
      438
      0
      0
    • 20 март 2015 - 06:44
      Кукмаралыларны Римма Ратникова кабул итәчәк
      24 мартта, сәгать 9.00дә район Советы бинасында кукмаралыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова кабул итәчәк. фото: http://www.tatarstan24.com/?page=news&date=0&num=493
      367
      0
      0
    • 20 март 2015 - 06:24
      Кукмаралылар бүген кояш тотылуын күрә алачак
      Бүген, 20 мартта кояш тотылу булачак. Бу күренеш сәгать 12.29 башланып 14.34тә тәмамланачак. Казанда максималь фаза сәгать 13.33тә булыр дип көтелә.Кояш тотылу күренешен яктылыктан саклаучы махсус фильтр аша күзәтергә мөмкин. Мондый фильтр белән җиһазландырылмаган бинокль яки телескоп, кояштан саклаучы күзлек аша кояшка карарга ярамый: күзләрегезне харап итүегез бар. фото: http://www.u-f.ru/News/u351/2015/03/11/706163
      308
      0
      0
    • 20 март 2015 - 06:10
      22 мартта районыбызның поселок һәм авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк
      Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча, 2013 елдан башлап, җирле территорияләрне үстерү проектын республика бюджетыннан софинанслау, ягъни дәүләт ярдәме күрсәтү тормышка ашырыла. Әлеге программа гражданнардан үзара салым җыю механизмын стимуллаштыра, шулай итеп, республикада яшәүчеләргә үз территорияләрендәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу өчен шартлар тудыра. 22 мартта, мәгълүм булганча, районыбызның поселок һәм...
      388
      0
      0
    • 20 март 2015 - 05:39
      Дәваханәдә терапия корпусының беренче катында балалар поликлиникасы ачарга ниятлиләр (+ФОТО)
      Район үзәк дәваханәсендә быел зур күләмле капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. "Строй-Гарант" җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән терапия корпусының беренче катындагы ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә. Анда балалар поликлиникасы ачарга ниятлиләр. Киләчәктә дәваханәнең балалар тудыру бүлегендә дә капиталь ремонт эшләре башкарырга һәм хирургия корпусының тышкы өлешен вентфасад белән әйләндереп алырга...
      371
      0
      0
    • 20 март 2015 - 04:21
      Суд приставлары кроликка арест салганнар
      Татарстанда бер хатын фирманы үстерү өчен алынган кредит буенча поручитель булган. Фирма ике айдан эшчәнлеген туктаткан, ә аның бурычы поручитель өстенә күчкән. Бурычны каплау өчен суд приставлары кроликны, Япониядә эшләнгән җиңел автомобильне һәм көнкүреш техникасын алып чыкканнар. Хатын март ае азагына кадәр бурычын каплый алмаса, кроликны һәм башка әйберләрне сатып...
      288
      0
      0
    Реклама