21 февраль 2015 яңалыклары
-
“Хезмәт даны” газетасына языл һәм автомат кер юу машинасы от
2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-җурналларга язылу башланды. Әлегә бәяләр үзгәрмәде - "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 438 сумнан язылырга мөмкин. Быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар! фото: http://sidlot.ru/?p=8796
-
Кукмаралылар Казанда узган бокс буенча чемпионат һәм Татарстан республикасы беренчелегендә катнашты
Казан шәһәрендә 1997-1998 елгылар арасында бокс буенча чемпионат һәм Татарстан республикасы беренчелеге үтте. Тренерлар Ленар Галеев һәм Ленар Әүхәдиев кул астында шөгыльләнүче Руслан Ходайбиргәнов (49 килограмм), Тимур Валуевлар (75 килограмм) бронза яуладылар. фото: http://union.ua/news/sports/03_07_2013_mariupolskii_sportsmen_chempion_po_boksu/
-
“Освенцим” сүзен ишетүгә үк йөрәгем елый, тамакка төер утыра
Мин үзем 1941 ел баласы, әтием дә, кайнатам да фронтның утлы-канлы юлларын кичеп кайтканнар. Сугыш белән бәйле һәр вакыйга миндә авыр хисләр тудыра. "Освенцим" сүзен ишетүгә үк йөрәгем елый, тамакка төер утыра. Бөек Ватан сугышы чорында фашистларның Польша дәүләте җирендә оештырылган әлеге концлагерьда әсирләргә карата чәчләр үрә торырлык явызлыклар кылынган....
-
“Шәфкать”тә дартс буенча ярышлар узды
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә 10-18 яшьләрдәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында дартс буенча ярышлар булды. Илсинә Якупова (Сәрдекбаш), Тимур Антипов (Кукмара) - беренче, Алина Петрова, Максим Баймаков (Түбән Комар) - икенче, Динә Зәкиева (Балыклы), Руслан Степанов (Кәчимир) өченче урыннарга лаек булдылар. Коляскада хәрәкәтләнүче балалар арасында Кукмарадан Жан Насыйбуллин...
-
Эшмәкәр Рамазан Юнысовка Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы дипломы тапшырылды
Эшмәкәр Юнысов Рамазан Касыймхан улы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек - 2014" республика конкурсында катнашып, җиңүче исеменә лаек булды һәм Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз.